Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Үлемне кайда саталар
2014 елның 28 марты, җомга
Үлемне кайда саталар
Россия күләмендә “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” акциясе башланды. Наркотиклар шикелле, акциянең исеме үк куркыныч. Бүген район үзәк хастаханәсе табиб–наркологында 25 кеше исәптә тора, аның 9ы наркоман, 16сы наркотик матдәләр кулланып карасалар да, әле бу афәткә бәйле түгел. Узган ел полиция хезмәткәрләре наркотиклардан исергән 17 кешене район хастаханәсенә медицина тикшерүенә алып килгән. Ә республика буенча наркология диспансерында 17 меңнән артык наркотик кулланучы исәптә тора.
— Наркотик кулланучылар күбрәк Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә, — дип сөйли район үзәк хастаханәсе наркологы Рөстәм Әхмәтҗанов. — Мәктәпләрдә югары сыйныф укучылары, һөнәр алучы студентлар арасында наркотест үткәрү районда яшьләр арасындагы хәлне күзалларга ярдәм итә. Алар арасында наркотиклар кулланучылар ачыкланганы юк.
Узган җәйне Арча станция-се зиратында, кабер ташында таныш йөзне күргәч, тетрәнгән идем. Ничек? Ни өчен?! Мин бу егетне малай вакыттан беләм. Казан егете ул. Әнисе Арчадан. Әбиләренә кайтып йөрде. Кечкенәдән спорт белән мавыкты. Сабантуйларда үзе чибәр, үзе акыллы бу егетне сокланып күзәтер идек. Һәм менә, үзәкләрем өзелеп, кабере янында басып торам. Шунда ук танышларымның телефон номерын җыям. Коточкыч хәбәр: наркотиклар...
Яшьләр әрәм була. Ерак барасы юк, Наласа авылында базда киндер үстерү вакыйгасына да шаккаткан идек. Базда гөмбә үстергәнне ишеткән бар, ә менә... киндер — анысын юк.
— Узган ел без судка наркотик матдәләр белән бәйле ике җинаять эшен әзерләп бирдек, — дип сөйли район прокуроры урынбасары Радик Хәбибуллин. — Гаеплеләр тиешле җәзасын алды. Быел менә кыска гына вакыт эчендә тагын ике җинаять эше керде. Законнар кырыс булса да, наркотиклар белән бәйле җинаятьләрне эшләп торалар.
Арча эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе, полиция капитаны Ринат Котдусов белән сөйләшәбез.
— Арча кечкенә шәһәр булганлыктан, барысы да күз алдында, — ди ул. — Соңгы елларда бер наркопритон юк ителде, андый притоннарның башка ачыкланганы юк. Моннан 6–7 ел элек бер үлем очрагы булды. Узган ел наркотик матдәләрне кан тамырына яки мускулга укол белән җибәрү очраклары ачыкланмады. Күбрәк киндер үсемлеген куллану күренешләре күзәтелә.
Нинди генә наркотиклар, наркотик матдәләр кулланмыйлар. Ак порошоксыманнарын телевизордан күргән бар. Ә менә ацетонга мәк салып, кайнатып, шул коточкыч сыекчаны кан тамырына җибәргәнне ишеткән юк иде әле. Монда нинди кәеф, ләззәт, бу бит үз–үзеңне үтерү! Әнә, берәү жвачка сатудан башлаган. Акча ишелеп кергән. Рәхәтлектән, кәеф–сафа корулардан эш наркотикларга барып җиткән. Дәваланса да, бүген инде аның бөтен эчке әгъзалары сафтан чыккан.
Туганыбыз Раил Бикбаев Казанда ашыгыч ярдәм машинасында эшләп алды. Ул наркотик кулланучылар турында бик борчылып сөйли:
— Смена саен диярлек машина белән хәбәр килгән урынга чыгып чабабыз. Наркотик кулланучылар ярым үлем хәлдә булырлар иде. Кайсы подъездда, кайсы кайда. Табиблар шунда ук ярдәм итәргә тырыша. Әмма без килеп житкәндә инде үлү очраклары да булгалады. 18 – 20 яшьлекләр бит...
Төзүчеләрне әзерләүче Арча агросәнәгать көллияте филиалы мастеры, һәрвакыт яшьләр янәшәсендә булган Фоат Хаҗиәх-мәтов белән сөйләшәбез.
— Белгечләр белән наркотиклар темасына багышланган түгәрәк өстәл, лекцияләр уздырыла, — дип сөйли ул. — Наркотест үткәрелә. Безнең укучылар арасында наркотиклар белән бәйле хәлләрнең булганы юк. Кызыклы һәм файдалы чараларны оештырып торабыз. Әле менә күңелле итеп Нәүрүз бәйрәме үткәрдек.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз