Ялган аракы сатучыларга карата закон каты

2014 елның 28 марты, җомга
Ялган аракы сатучыларга карата закон каты
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 238 маддәсе нигезендә, кеше тормышы һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәүче продуктларны һәм товарларны җитештергән, саклаган һәм алып кайткан өчен закон нигезендә 300000 сум штраф, 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү кебек җәзалар каралган. Шуңа карамастан, ялган аракы белән сату итүчеләр очрап тора.
Алкогольле эчемлекләргә бәяләр артканнан соң, Казахстан якларыннан арзанлы аракы керә башлады. Юк, сәүдә нокталарына түгел, ә яшерен яки, әбиләр сүзе белән әйткәндә, итәк астыннан сатарга. Беренчедән, арзан, икенчедән, сатучылар йоклап ятмый, теләгән кеше эчемлекне көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында юнәтә ала. Шуның белән тормышына һәм сәламәтлегенә күпме зыян салуы турында соңыннан гына исенә төшә. Ялган аракы кулланып тормышы белән саубуллашкан кешеләр азмыни. Кеше сәламәтлеген агулауга “үз өлешләрен керткән” сатучылар да мондый мисалларны күреп, алар турында ишетеп тә сабак алмый. Чөнки хезмәт кертмичә, җайлы юл белән генә акча эшләү ысулы аларның аңын бик тиз томалый. Кулланучылар сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләп-ләренә җавап бирмәүче тех-ник этил спирты саклаган һәм саткан өчен 48 яшьлек хатын–кыз җинаять җаваплылыгына тартылган. Безгә бу хакта Арча район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Радик Хәбибуллин хәбәр итте. “Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2013 елның ноябрендә Иске Җөлби авылыннан Венера Гәрәева тикшерүчеләр тарафыннан ачыкланмаган кешеләрдән сату өчен составына кеше тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган сыеклык кергән 5 литр спиртлы эчемлек сатып ала. Клиент та озак көттерми, Ш. ике шешәне сатып алырга да өлгерә. Тик күп акча эшләргә теләгән ханымның үзенә хәзер акча янчыгын бушатырга туры киләчәк. Полиция хезмәткәрләре йорт хуҗасы эзенә төшә, сыйфатсыз спиртлы эчемлекнең әле сатарга өлгерми калганын да таба. Хәзер Россия Федерациясе Жинаять кодексының 238 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаятьне эшләүдә гаепләнгән В.Гәрәевага дәүләт хисабына 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк”,—дип аңлата ул.
—Әйе, ялган аракы сатучыларга закон җитди чаралар күрә. Алкогольле һәм составына спирт кергән продукция әйләнеше өлкәсендә булган хокук бозуларны кисәтү һәм чик кую максатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре планлы, планнан тыш тикшерүләр үткәрә, сәүдә объектларын күзәтеп тора. 2014 елның гыйнвар–март айларында кичке 10нан иртәнге 10 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясе, ягъни, сыра саткан 4 очрак, лицензия таләпләрен һәм шартларын бозган 1 факт теркәлде. Шулай ук белгечләр ялган аракы сату очракларын ачыклау максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек хезмәткәрләре белән берлектә урыннарга чыгып рейдлар да үткәрәләр,—ди Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге җитәкчесе Ленар Вафин.—Февраль аенда булган рейдларның берсендә Яңа Кенәр авылында яшәүче Гөлнур Муллагалиеваның ике көн рәттән өеннән аракы сатканы ачыкланды. Беренче көнне ул 500 сумга —2, икенче көнне 250 сумга 1 шешә “Русская береза” аракысын сатып җибәргән. Шәхси хуҗалыгын тикшергәндә бозып ясалган билгеләр белән махсус федераль маркалы Россиядә җитештерелгән —32, махсус федераль маркасыз Казахстанда җитештерелгән 6 шешә аракы алынды. Бу факт буенча административ тикшерү бара.
Кырын эш кырык елдан соң да беленә, ди халык мәкале. Күргәнегезчә, дөрес юл белән бармаган кеше иртәме, соңмы, барыбер хокук саклаучылар кулына эләгә. Тик ул чакта суд кына түгел, үзеңнең вөҗданың алдында да җавап тотарга туры киләчәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International