Депутат — Яңа Кенәрдә

2014 елның 28 марты, җомга
Депутат — Яңа Кенәрдә
26 мартта Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Россия Олимпия комитетының генераль секретаре Марат Бариев “Бердәм Россия” партиясе көннәре кысаларында Яңа Кенәр авылы җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Депутат белән очрашуга килүчеләр юл төзелеше (Шурабаш–Байкал, Яңа Кенәр–Яңа Ашыт), урамнарны төзекләндерү, Яңа Кенәрдә чистарту корылмалары төзү, Яңа Кенәр авыл җирлеге хоккей командасына инвентарь алу, “Татарстан Республикасының атказанган тренеры” исемен бирү, милекне рәсмиләштерү проблемалары турындагы мәсьәләләрне күтәрделәр.
Депутат белән шулай ук “Җиһангирлар” хәрәкәте проектын тормышка ашыру белән шөгыльләнүче Яңа Кенәр лицее укытучысы Хәлил Гайнетдинов та очрашты. Ул һәм аның укучылары Марат Бариев ярдәмендә Мәскәүдә беренче хатын–кыз космонавт Валентина Терешкова белән очрашканнар иде. Бу юлы тынгысыз педагог космос тематикасын мәктәп программасына кире кайтару тәкъдимен әйтте, Яңа Кенәр авылында космонавтларга багышланган парк булдырырга тәкъдим итте.
Марат Бариев мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңлады, алар буенча аңлатма бирде, күтәрелгән мәсьәләләрне үз контрольлегенә алды.
Соңыннан депутат Яңа Кенәр лицее коллективы белән очрашты, сорауларга җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International