Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Авыл җирлеге халыкны кайгыртып яши
2014 елның 28 марты, җомга
Авыл җирлеге халыкны кайгыртып яши
Иске Кырлай авыл җирлегенә “Авыл көне”нә килүчеләрне Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе коллективы капкадан ук Нәүрүз бәйрәменә багышланган күренеш белән каршы алды. Әлеге бәйрәмдә җырларны, күмәк уеннарны бергәләп башкарганнан соң, “Карга боткасы”ннан авыз итеп, карачкы яндыруга да шаһит булды кунаклар.
Җирлектә “Авыл көне” белән бергә авыл җирлекләренең эш-чәнлегендәге мөһим мәсьә-ләләр буенча киңәшмә дә узды. Һәр очрашу, тикшерү, киңәшмә — ул сабак. Соңгы вакытта район хакимияте белән авыл җирлекләре арасында мәгълүматларны алыш–биреш ясау, яңалыклар белешү электрон челтәр аша барса да, тәҗрибә уртаклашуның кулай ысулы булып һаман да күзгә–күз карап аралашу кала бирә.
— Нәкъ менә шуңа басым ясап җыелышабыз, — ди киңәшмәне алып барган район башлыгы урынбасары Любовь Осина. — Иске Кырлай авыл җирлегенә җыелуыбызның сәбәбе — җирлекнең үрнәк итеп күрсәтерлек хезмәтләре. Сәркатип Раушания Абдуллинаны коллегалары, аеруча яшьләр белән тәҗрибә уртаклашырлык эше бар,— дип бәяләде.
Вакыт тизләнеше һәр яңалыктан хәбәрдар булуны, замана белән бергә атлауны, белемеңне камилләштерүне таләп итә. Авыл җирлекләре дә халыкның гозерен тиз арада хәл итәргә тырыша: компьютердагы яңа программа нигезендә белешмә берничә минут эчендә әзерләнеп бирелә, хуҗалык кенәгәләрендәге мәгълүматларны да хәзер компьютерны ачып кына карарга мөмкин. Халык мәнфәгатьләрен кайгырту, тормышта уңайлы шартлар тудыру, кәгазь мәшәкатьләреннән арындыру максатыннан төрле органнар белән электрон бәйләнеш булдырылу, ике атна эчендә халыкның гозерен канәгатьләндерү турында Федераль кадастр палатасының Арча бүлеге җитәкчесе Нияз Галәвиев аңлатты. Киләчәктә авыл җирлегенә килеп, башка инстанцияләрдән үзеңә кирәкле белешмәне җирлек аша гына да соратып алып булачак.
Авылларда хуҗасыз, исәпкә алынмаган биналар күп. Нәтиҗәдә, район бюджетына тиешле салым керми. Өстәвенә, бина җимерек хәлдә булып янгын куркынычы тудырырга да мөмкин. Шунлыктан, аларны күзәтүгә алып, хуҗаларын табып теркәү уздырып бетерүне, җаваплыларны табуны тизләтергә кирәклеген әйтте районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Камил Гомәров. Мәчетләрне теркәүгә килгәндә, һәммәсенең кадастр паспортлары эшләнгән, җир һәм мөлкәтне теркәү чыгымнарын күтәрү өчен иганәчеләрнең ярдәме кирәк.
Һәр көнне башкара торган хезмәт булса да, документлар тутыруда, аларның әйләнешендә дә үзгәрешләр еш булып тора. Район хакимиятенең гомуми оештыру бүлеге вәкилләре хезмәт эшчәнлеген оештыру, документларны тиешле дәрәҗәдә төгәллек белән алып барудагы мөһим кагыйдәләрне аңлатты.
Сентябрьдә сайлаулар көтелә. Киңәшмәдә аңа әзерлекне бүгеннән үк башлау турында сүз булды.
8 авылны берләштерүче Иске Кырлай авыл җирлеге районда зур җирлекләрнең берсе санала. Башлыгы Фәргать Сираҗетдинов халык мәнфәгатьләрен кайгыртуда бар көчен куеп эшли. Әнә шуңа күрә аның башкаларга үрнәк булырлыгы бар.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз