Нәүрүз коймагын ашагач җиңүләр дә яуланды

2014 елның 28 марты, җомга
Нәүрүз коймагын ашагач җиңүләр дә яуланды
Узган атнада төрки халык дөньясы Нәүрүз бәйрәмен каршы алды. Безнең якларда да ел да көтеп алына, зурлап бәйрәм ителә.
Аны каршы алу тантанасындагы күренешләр һәр җирдә үзенчә булса, күңелле мизгелләре бертөрле: иртәгә бәйрәм буласы көнне балалар өйдән–өйгә кереп җыйган ярмалардан карга боткасы пешерелә, аннан Нәүрүз коймагыннан авыз итәләр, ә ахырдан бөтен явызлыклар, начарлыклар, чирләр янып көлгә очсын дигән ышану белән карачкы яндырыла. Урта Пошалым төп мәктәбендә дә әнә шундый рухта башланып китте бәйрәм. Бу мәктәп укучылары өчен генә түгел, бөтен авыл, хәтта күрше авыллар өчен дә бәйрәм, очрашу, көч сынашу көне булды. Карга боткасы, Нәүрүз коймагы бүген бигрәк тә тәмле.
Бу яклар элек–электән тырыш халкы белән данлыклы. Мондагы осталар кебек арба, чана, көянтә, бишек ясаучыларга тиңнәр тирә–якта гына түгел, республикада да бармы икән?! 70 елдан артык тарихка ия Урта Пошалым мәктәбендә белем алып, бүген инде исемнәре Татарстан күләмендә билгеле шәхесләре белән горурланып яшиләр. Мәктәпне тәмамлауларына дистә еллар узса да, балачак, яшьлек сукмакларына еш кайта алар. Әнә шул шәхесләр ярдәме, укытучылар тырышлыгы белән мәктәп укучылары җырчы, язучы, галимнәр белән еш кына очрашу кичәләрендә аралашып, кечкенәдән күңелләренә милли мирас туплап үсә. Укытучылар бүгенге укучылары белән бер горурланса, элеккеге укучыларының уңышлары турында ишетү, аларның ярдәмен тою горурлык катыш куаныч хисләре дә бүләк итә.
Биредә барлык фәннәр фәкать ана телендә алып барыла (рус һәм чит телләрдән кала). Балаларны да милли гореф–гадәтләргә нигезләнеп тәрбияләү максатыннан онытылып баручы йолаларны искә төшереп кичәләр уздырырга тырышалар. Бүген Нәүрүз бәйрәмендә уйналган күмәк уеннар, җырлар да шуның ачык мисалы. Шулай ук тарихны барлау, киләчәк буынга тапшыру максатыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чаралары кысаларында өч Пошалымда яшәүче ветераннарның тормышы белән танышу, аны истәлек дәфтәрләренә кертеп калдыру да укучыларга йөкләнгән.
Директор Роза Кәлимуллина мәктәпкә ярдәм күрсәтүләре өчен Даниял Зәйдиев, Насих Баев, Шәүкәт Гайнетдинов, Камил Фатыйховларга, әти–әниләргә, депутат Шамил Хәйруллинга һ.б.ларга рәхмәтләрен җиткерә. Бүгенге бәйрәмне башлап йөрүче Түбән Пошалымнан “Өмет” ширкәте җитәкчесе Камил Фатыйхов инициативасы белән 80нче елларда ук оештырылган спорт бәйрәме берара тукталып торса да, соңгы елларда яңартыла башлаган. “Максаты — яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше алып баруны тәрбияләү, спортка тарту”, — ди эшмәкәр. Иганәчеләрне дә үзе таба Камил Фатыйхов, алары да шушы төбәктән чыккан егетләр. Җиңүчеләргә Диплом һәм бүләкләр тапшырылса, җиңгән команда күчмә кубокка ия була. Аңа быел да Түбән Пошалым яшьләре лаек булды (узганында да кубок аларда иде). Түбән, Урта, Югары пошалымлылар һәм төрнәле-ләр шашка, шахмат, кул көрәше (ир–атлар, хатын–кызлар), волейбол, бау тартышу, күтәрелү, гер күтәрү һәм Пошалым чаналарында узышу буенча көч сынашты.
“Өч авылдан да яшьләр көн саен мәктәп спорт залына җыелып шөгыльләнде. Ул авыл халкы өчен төнге сәгатьләргә кадәр ачык”, — ди мәктәп директоры. Ә яшьләрнең үзләренә килгәндә, алар мондый бәйрәмнәрне оештыручыларга рәхмәтле, чөнки биредә читтә эшләүче, укучылар белән дә очрашып аралашу һәм үзең укып чыккан мәктәбеңне күрү, балачак эзләреңнән тагын бер кат үтү мөмкинлеге бар.
Бәйрәм тәмам. Тик таралышырга ашыкмыйлар, бу күңелле мизгелне һәр-кемнең озаккарак сузасы килә. Ә бакчада ялкыннарын күккә үрләтеп карачкы яна. Аның каракучкыл төтене, аклыкны җир өстендәге карда калдырып, барлык начарлыкларны юкка чыгарырга тырыша сыман.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International