Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Концерт “җитми калды”
2014 елның 28 марты, җомга
Концерт “җитми калды”
“Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың җыры!” дигән исем астында узган атнада район мәктәпләре чыгышы дәвам итте. Бу юлы район Мәдәният йорты сәхнәсенә Арчаның 5нче гимназиясе һәм 7нче мәктәп укытучылары чыкты.
Бу сәнгать өлкәсендә дә көчле коллективларның концерты да көчле буласын алдан ук сизеп бардым. Һәм ялгышмадым. Концертның беренче минутыннан моң дөньясына кереп чумдым. Концерт бетте, тик...җитми калды. Һәр чыгыш җентекләп уйланган, бөртекләп эшкәртелгән. Болай да эшкә кереп чумган укытучыларның юк вакытларын бар итеп шундый чыгышлар әзерләвенә сокланып утырдым. Мәктәптәгечә бәя куярга кушсалар, ике коллективның да чыгышына 5ле куяр идем. Ә инде аерым номерларга килгәндә...
Беренче булып сәхнәгә 5нче гимназия укытучылары чыкты. Концерт халык музыка уен кораллары ансамбле чыгышы белән башланып китте. Аны фольклор күренеш алыштырды. Алар күрсәткән “Нәүрүз” бәйрәме бик күңелле чыкты. Ул көнне Арча сәхнәсенә укытучылар Ләлә Ибраһимова, Алсу Галәвиева, чыгарылыш сыйныф укучысы Сөмбел Заһидуллина яраткан җырлары белән чыкты, кызлар вокаль ансамбле дә матур чыгыш ясады, дәртле биюләр дә тамашачы күңелен яулады, алкышларга лаек булды. Гимназиянең горурлыгы булган ветераннар чыгышы һәркем күңелендә ихтирамга лаек кешеләргә карата соклану хисе уятты.
7нче мәктәп чыгышы үзенчәлеге белән аерылып торды. Аның шулай буласын алдан ук тойдым. Чөнки җитәкчесе Альмира Гатауллина фантазиягә бай, һәр нәрсәне энәсеннән җебенә кадәр җиренә җиткереп эшли, үзе дә башыннан ахырына кадәр шул дөньяда кайный. Ә концертның үзенчәлеге шунда, аны Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” геройлары кызыклы итеп “алып барды”. Халык музыка уен кораллары, вокаль ансамбльләре чыгышлары, Рәдиф Исмәгыйлев, Фидалия Мөхәммәтҗанова, хезмәт ветераны Татьяна Ибалакова, мәктәп директоры Альмира Гатауллинаның җырлаулары, рус халык биюе бик уңышлы чыкты. Скетчны тамашачы көчле алкышлар белән бәяләде, “Каз канаты сату” фольклор күренешен дә Арча халкы бик яратты.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз