10 бәхетле әни “Ана капиталы”на сертификат иясе булды

2014 елның 28 марты, җомга
10 бәхетле әни “Ана капиталы”на сертификат иясе булды
26 мартта Арча ЗАГСында Пенсия фонды идарәсе вәкилләре 10 бәхетле анага тантаналы шартларда “Ана капиталы”на сертификатлар тапшырды. Иң яшь сертификат иясе—Яңа Кишеттән ике бала анасы Алия Хәмидуллина, иң өлкәне—Арчадан өч бала анасы 37 яшьлек Гөлназ Газизова. Тантанада катнашкан аналарны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Люция Фатыйхова, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова котлады. Шулай ук очрашуда “Автоградбанк” акционерлык җәмгыяте вәкилләре дә катнашты. Сертификат ияләренә бүләкләр тапшырылды. “Созвездие–Йолдызлык—2014” район бәйгесендә чыгыш ясаган 6 яшьлек Адилә Нигъмәтҗанова “Мин әнигә булышам” дигән җырын тантанага килгән һәм барлык әниләргә багышлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International