Кошкайлар — безнең якын дускайлар

2014 елның 28 марты, җомга
Кошкайлар — безнең якын дускайлар
Әлеге көннең дөнья күләмендә билгеләп үтелүе тирән мәгънәгә ия. Чөнки кошлар өчен чикләр юк.
Мин шактый еллар элек булган бер вакыйганы еш искә алам. Чиканас авылы көтүчеләре бер кечкенә генә кошчыкның үле гәүдәсен табалар. Ә аягында — балдак! Без бу табышны Мәскәүдәге балдаклау үзәгенә җибәрдек. Аннан килгән җавап искитмәле иде — Чиканаста табылган кошчыкка балдакны Африканың Кения дигән илендә кидергәннәр!
Кыр казларының Голландиядә кышлаулары билгеле. Татарстанда кошларның 300дән артык төре очрый. Аларның күбесе — күчмә кошлар. Хәтта бездә яши торган ала каргалар да Ленинград өлкәсенә кадәр барып җитә икән.
Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, диләр бит. Чит җирләрдә кышларга мәҗбүр булган кошлар вакыт җитү белән туган якларга ашыга. Лесхоз урта мәктәбенең яшь урманчылары кошларның җылы яклардан кайту көннәрен язып бара, күп еллык күзәтүләрнең уртачасы болайрак: кара каргалар — 12 мартта, сыерчыклар — 27 мартта, тургайлар — 28 мартта, кыр үрдәкләре 4 апрельдә килә.
Бу мәктәп укучылары күзәтү белән генә чикләнми. Әлеге фоторәсемгә карап та чамалап була моны. Узган ел алар 82 сыерчык оясы, 42 җимлек ясаган. Быел — 57 һәм 39! Халыкара кошлар көненә багышлап газета чыгаралар, рәсемнәр һәм фоторәсемнәр конкурслары үткәрәләр.
Күп мәктәпләрдә кошлар көнен бик матур итеп үткәрәләр. Табигатьне, туган җирне ярату хисе кечкенәдән тәрбияләнә. Узган ел Арча шәһәрендәге 3 номерлы балалар бакчасында (элеватор янында) булырга туры килде. Шунда балаларын туйдыручы сыерчыкларны күргәч, күңелгә рәхәт булып киткән иде. Сабыйлар өчен нинди сөенеч бит бу! Тагын кайсы бакчада бар мондый күренеш?
Сикертән мәктәбенә килә-се килеп тора. Бинасы искиткеч, коллективы әйбәт. Ул керү юлындагы зифа каеннары, алардагы санап бетергесез сыерчык оялары!
Сыерчыклар килгән көн безнең гаилә өчен бәйрәм. Узган ел алты ояда бала чыгарганнар иде. Әти–әниләре — унике, утыз бала, барысы кырык ике сыерчык китте бездән. Хәзер инде күпмесе кайтыр, ничә оя хуҗалы булыр, дип көтәбез. Оялар тәрәзәдән күренерлек итеп куелган, телевизордан караган кебек карап утырабыз. Быел дүрт яшен тутырып килүче Айнур оныгыбызның үз оясы бар. Күп кошларны таный, исемнәрен белә ул. Бездә кошларның фоторәсемнәре күп (җай килгән саен төшерәм), кошлар турындагы китаптан шуларны таба да: “Менә песнәк, менә киндер чыпчык, менә сыерчык!” — дип шатланганын күрсәгез!
Мин авылларда булганда сыерчык ояларын да күзәтәм. Кайчандыр ата–бабалар куйган оялар инде кыйшайган, түбәләре, төпләре ачылган, яңалары бик сирәк. Балаларыбызны сыерчык сайрауларын тыңлаудан да мәхрүм итмик инде. Әйдәгез, кошлар көнендә генә булса да берәр сыерчык оясы ясап эләргә вакыт табыйк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International