Иң яхшы укытучылар

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Иң яхшы укытучылар
27 мартта район мәгариф идарәсендә “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында 2014 елда акчалата бүләк алуга дәгъва итүче иң яхшы укытучыларны җәмәгатьчелек вәкилләре алдында тыңлау үткәрелде.
Арчаның В.Ежков исемендәге урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Әхмәтгалиева, Лесхоз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Тәнзилә Шәймәрдәнова, Арчаның 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрдия Нәбиуллина, Иске Чүриле урта мәктәбенең физкультура укытучысы Гәүһәр Сәйфуллина, Шушмабаш урта мәктәбенең физика һәм химия укытучысы Рәмлә Нуриева үзләренең эш алымнары, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.
Әлеге мәктәпләр вәкилләре, район иҗтимагый советы рәисе Ренат Һидиятов, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Вакыйф Харисов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева кандидатларның бик лаеклы булуы турында әйттеләр, эшләрендә уңышлар теләделәр.

Даими комиссия утырышы
31 мартта Арча район Советының закончалык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең утырышы булды.
Анда Арча район Советының чираттагы 36нчы утырышына кертелә торган мәсьәләләр, Арча муниципаль районы Уставына кертелә торган үзгәрешләр, муниципаль хезмәт турындагы Положениегә үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр каралды. Бу турыда муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, хокук һәм законнарны системалаштыру секторының баш белгече Ольга Митина чыгыш ясады.

Зур җиңүең белән, Ралинә!
Арча Укучылар сараеның инвалид балалар спорт секциясенә йөрүче Ралинә Шакирова Тула шәһәрендә узган бочче буенча Бөтенроссия ярышында өченче урынны яулады.

Балалар бакчасында бәйрәм инглиз телендә үткән
Гөлгенә Акбирова Арча педагогика көллиятен, Казан федераль университетын тәмамлаганнан соң 4 ел беренче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, хәзер дүртенче балалар бакчасында инглиз теле укыта. Үз хезмәтен бик яратып башкара, балалар белән инглиз телендә төрле чаралар оештыра. Инглиз теле атналыгында педагог Гөлнар Тихомирова белән кече, урта һәм әзерлек төркемнәрендә бик матур бәйрәм үткәргән. Балалар инглиз телендә җырлаган, шигырьләр сөйләгән, әкиятләргә кадәр куйган. Нәниләр “Теремок”, өлкәнрәкләр “Кызыл калфак” әкиятен сәхнәләштергән.

“УНИКС”та чыгыш ясаячак
“Созвездие – Йолдызлык —2014” республика бәйгесенең зона ярышында Арчадан Таһир Исмәгыйлев (җи-тәкчесе Лия Ильина) “Конферанс” номинациясендә икенче урын яулады. Хәзер ул “УНИКС” мәдәни–спорт комплексында чыгыш ясаячак.

Авиамодельләштерүдә — беренче урын
Казанда узган иң гади авиамодельләр ясау буенча республика чемпионатында Укучылар сараеның авиамодельләштерү түгәрәге шәхси һәм команда беренчелекләрендә җиңү яулады. Команда составында Арчаның 1нче урта мәктәбе укучылары Салават Фәрхетдинов һәм Әмир Хәкимов, 5нче гимназия укучылары Адель Фәйзрахманов һәм Раушан Дукарнаев чыгыш ясады. Раушан Дукарнаев моделе шулай ук беренче урынга лаек булды. Афәрин, егетләр! Бу турыда безгә түгәрәк җитәкчесе Руслан Сөнгатуллин хәбәр итте.

Район беренчелеге
5 апрельдә 10 сәгатьтә “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында волейбол буенча район беренчелеге була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International