“Әлифба” авторларына – истәлек тактасы

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
“Әлифба” авторларына – истәлек тактасы
Узган шимбәдә Арча педагогика көллиятендә истәлекле көн булды. Һәрберебез өчен бик тә якын булган, нәни бармакларыбыз белән һәр хәрефкә, һәр иҗеккә туктала–туктала укырга өйрәнгән “Әлифба” китабы авторлары, гаилә корып бергә балалар үстергән Рәмзия апа Вәлитова белән Сәләй ага Вагыйзов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Рәмзия апаның тууына 100 ел. Узган ел көзен көллияттә Сәләй ага Вагыйзовның 105 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар — озак еллар Арча педагогика көллиятендә эшләгән абруйлы укытучы–галимнәр. Көллияттә “Әлифба” музее эшләп килүе дә олы шәхесләребезнең хезмәтенә зур бәя.
Арча педагогика көллиятендә кунакларны каршы ала беләләр. Монда һәркем үзенә карата ихтирам, игътибар, олылау тоя. Ә кунаклар Казаннан, Самарадан һәм күрше–тирә районнардан да килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бүлек житәк-чесе, татар хатын–кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Казан федераль университеты профессоры, язучы Фоат Галимуллин, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге мөдире Алсу Шәрипова, электрон әлифба төзүдә катнашкан галимә Рәсимә Шәмсетдинова, Арча педагогика көллиятен тәмамлаган Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Флера Тарханова, Казан федераль университеты доценты, шагыйрә Рифә Рахман һ.б. килгән иде. Самара өлкәсе Камышлы районыннан Сәләй аганың туганнары, авылдашлары, якташлары белән якыннан таныштык.
Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова 40тан артык мәктәп дәреслекләре, фәнни эчтәлекле китаплар, методик кулланмалар, йөзләгән мәкаләләр язган галим–педагоглар Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзовка истәлек тактасы ачу митингын ачык дип белдерде. Заманында педагогика көллияте директоры булып эшләгән, бүген районда әдәбият һәм сәнгать музеен җитәкләгән Шәфигулла Гарипов:
— Сәләй ага белән сөйләшеп утырган бар, — дип сөйләде. — Безне беркем өйрәтмәде, дигән иде ул вакытта, бөтендөнья әлифбаларын күзәтеп, үзебезнекен булдырдык. Рәмзия апаның тыйнаклыгына исем китә иде. Аның әнисе үләргә ятканда кызга нибары 7 яшь була, мин китәм инде, син нишләрсең икән, дигән булган. Ятимнәр йортында үскән Рәмзия апа абруйлы укытучы–галим дәрәҗәсенә иреште!
Озак еллар Арча педагогика көллиятендә җитәкче булып эшләгән ветеран укытучы Илдус ага Сәгъдиев:
— Күңел тула.., Рәмзия апа белән Сәләй ага каршыбызга килеп чыгар сыман, —дип сөйләде. — Алар икесе дә укытучы үрнәге булдылар. Сәләй ага күпме авырлыклар, кимсетүләр күргән кеше. Сугышта әсирлеккә эләгә, котылгач, бер гаепсезгә 10 елга сөргенгә сөрелә, аннан соң да эш бирмичә тилмертәләр...
Сәләй аганың туган авылы Самара өлкәсе Татар Байтуганы авылыннан Нурания Абзалова:
—Сәләй аганың туган нигезендәге йорт ташландык хәлдә, — дип сөйләде. —Юк, дидем, бу нигезне бетерергә ярамый, Сәләй аганың исемен мәңгеләштерү максатыннан монда музей оештырачакбыз!
— Кар беткәч, төзекләндерү эшенә тотынабыз, — дип сүзне дәвам итте Сәләй аганың туганы Фәргать Абзалов.
... 2014 елның 29 мартында Арча педагогика көллиятендә Рәмзия апа Вәлитова белән Сәләй ага Вагыйзов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Рәмзия апаның нәкъ 100 яшь тулган көнендә. Аннан соң концерт залында “Хәтерлим мин бүгенгедәй...” “Әлифба” бәйрәме дәвам итте.
Тарихка күз салыйк. 60нчы елларда мәгариф өлкәсендә заман таләбенә туры килгән дәреслекләр эшләү максат итеп куела. Рәмзия апа белән Сәләй ага бу эшкә алына. Алар татар халкы мәгарифе һәм тугандаш халык әлифбаларын өйрәнә. Шулай итеп, эзләнүләр, зур тырышлык белән яңа “Әлифба” туа. 1965 елда “Әлифба”ны сабыйлар тәүге тапкыр кулларына ала. Зур бәягә лаек булган “Әлифба” 42 тапкыр басылып чыга. Барлык фәнни хезмәтләре өчен авторларга К.Насыйри премиясе бирелә.
Рәмзия апа Вәлитова Башкортстаннан. Ә менә Сәләй аганың туган ягы Самара турында күбрәк беләсе килә. Самара өлкәсе Камышлы районы мәдәният бүлеге мөдире Раилә Сафина чип–чиста татар телендә болай дип сөйләде:
— Безнең районда 14 авыл арасында 10сы татар авылы. Үзебезнең телне, гореф–гадәтләрне тулысынча саклыйбыз. 94 ел инде менә татар халык театры эшләп килә.
Музей оештыру уе белән янып йөргән Нурания Абзалова:
—Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров Сәләй аганың улы Камил Вагыйзовка, музей ачу изге гамәл, булышлык итәрбез, дип, җылы хат язды, —дип куанып сөйләде.
Нурания ханым бүләккә Сәләй аганың туган авылы Татар Байтуганы сүрәтен алып килгән иде.
Сәләй ага белән Рәмзия апаны искә алу, “Әлифба” бәйрәме эшлекле һәм җылы сөйләшү, җыр, музыка белән, чыннан да, хатирәләргә бай булды.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International