Шушы яктан, шушы туфрактан без

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Шушы яктан, шушы туфрактан без
31 мартта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы очрашуы булды.
Кунакларны фойеда ук чәкчәк белән милли киемнәрдән кызлар каршы алды. Район Мәдәният йорты каршындагы гармунчылар ансамбле, җырчыларыбыз Расих Галимҗанов, Дамир Гасыймов, Арча педагогика көллияте каршындагы фольк-лор коллективының җырлы–биюле уеннары аларга чын бәйрәм рухы бүләк итте. Бинаның икенче катында татар халкының тормыш–көнкүрешен, һөнәрчелеген чагылдырган бизәлеш (“Казан арты” тарих–этнография музее), Шурабаштан “Чордашлар” фольклор коллективының “Чыпта сугу” музыкаль күренеше белән танышу мөмкинлеге туды.
“Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы 2003 елда барлыкка килгән. Аңа Иске Йорт авылында туып–үскән якташыбыз “Востокстройтрансгаз” җәмгыяте җитәкчесе Тәлгать Шиһабиев нигез салган. Быел эстафета икенче якташыбыз, Казанбаш авылы егете, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтовка тапшырылды. Аның тырышлыгы белән “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы рәсми теркәлү узды.
—Эстафета ышанычлы кулларда,—дип башлады сүзен тантананы ачып Арча районы башлыгы Алмас Назиров.— Мәдәниятле, тырыш, уңган халкы булган Арча төбәгеннән булуыбыз белән без бик бәхетле. Казанда яшәгән якташларыбызга рәхмәтлебез. Сезнең җылы карашыгызны, ярдәмегезне һәрвакыт тоеп яшибез. Нинди генә атаклы шәхесләр бирмәгән Арча төбәге. Алар бар да безнең горурлыгыбыз. Иң изге, иң матур теләкләребез сезгә, хөрмәтле якташларыбыз. Киләчәктә дә тыгыз элемтәдә торып, бер–беребезгә терәк булып яшәргә язсын.
Алмаз Назиров “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасына нигез салуда беренчеләрдән булып башлап йөргән, армый–талмый эшләп, очрашулар оештыруга зур хезмәт керткән Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдиновага олы рәхмәтен белдерде, сәхнәгә чакырып чәчәк бәйләме һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук район башлыгы “Арча якташлыгы”на нигез салган һәм 10 ел дәвамында аны җитәкләгән Тәлгать Шиһабиевка, оешма эшендә актив катнашкан, районыбызга даими ярдәм итүче якташыбыз “Таттелеком” акцио-нерлык җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллинга да рәхмәт сүзләре җиткерде.
Сүзне “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының яңа җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов алды.
—Очрашуга якын итеп, зал тутырып килүегез, кыю, данлы булып туган якны ташламый, туган төбәгегез өчен горурланып яшәвегезгә рәхмәт. Киләчәктә дә шулай араларны өзмик, бер–беребезгә терәк булыйк,—диде ул очрашуга килгән Казанда яшәүче якташларыбызга.
Очрашу театр сәхнә-сендә Арча үзешчән сәнгать коллективлары чыгышы белән дәвам итте. Ул көнне Арча төбәгендә туып–үсеп, Казанда яшәүче якташларыбыз хөрмәтенә туган җиргә, туган туфракка багышланган җырлар яңгырады. “Арча егетләре” халык җыр ансамбле, “Ләйсән” кызлар халык җыр ансамбле, “Ар–и–Эль” бию коллективы, район Мәдәният йорты каршындагы бию төркеме, “Җыен” фольклор коллективы, егетләр вокаль ансамбле, Дамир Гасыймов, Илүзә Галимуллина, Расих Галимҗанов, Сөмбел Заһидуллина чыгышлары көчле кул чабулар белән бәяләнде. Арчалылар чыгышын тамашачы яратып, җылы кабул итте.
—Татар халкы элек–электән берләшеп, аралашып яшәгән. Соңгы вакытта күрше күршегә керми, кеше белән кеше аралашмый башлады. Бер төбәктән чыккан кешеләрне берләштерү, очраштыру өчен менә дигән чара бу. Якташлар җәмгыяте кабызган учак бервакытта да сүнмәсен иде. Чөнки андый оешма республикадагы 43 районның 4сендә генә калды. Аның кирәклеген аңлап, эшләтеп килүче район башлыгы Алмас Назировка зур рәхмәт. Бүген аны җитәкләргә төпле акыллы, яшь кеше алынды. Фәнис Мөсәгыйтов якташлар җәмгыяте данын саклар, аны тагын да җәелдереп җибәрер, дип ышанам. Безнең халыкка бер–берсен таптап түгел, мактап яшәргә кирәк. Арча районына да һәрьяктан макталып яшәргә язсын,—диде Ашытбаш авылыннан чыккан бик күп җырлар авторы Наил Касыймов һәм “Халкыма” дигән шигырен укыды. Ә Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр аның Арча турындагы җырын башкарды.
Тәнәфес вакытында очрашуга килгән якташларыбыз белән күзгә–күз карап аралашу насыйп булды. Аларның һәрберсенең йөзендә шатлыклы нур балкый. Арча белән Казан арасы ерак та түгел, югыйсә. Көн дә кайтып йөрү мөмкинлеге дә бар. Тик хикмәт анда гына түгел икән шул. Менә шундый очрашулар алар күңелендә туган төбәкләре белән горурлану хисе уята.
Гөлнур Әхмәдуллина:
—Мин Яңа Сәрдәдән күптән чыгып киттем. Авылымда якыннарым да калмады. Күптән кайта да алганым юк. Биредә мин үземне туган ягыма кайткан кебек хис иттем.
Әлфия һәм Рәмзия Сөнгатуллиналар:
—Без Югары Пошалымнан. Еш кайтабыз. Бүгенге очрашуга килүебезгә чиксез шатбыз. Күпме гомерләр күрмәгән танышларыбызны очраттык.
“Идел” журналы баш мөхәррире, язучы–прозаик, Наласа авылы егете Рөстәм Галиуллин:
—Адәм баласын уртак тамыр, уртак җир берләштерә. Уртак тамырдан чыккан кешеләрне туплау, районыбыз алдында җаваплылык тою, аның абруен күтәрү өчен кирәкле чара бу. Ватанпәрвәрлек хисе берләш-терә безне. Арчада авылдашларны күрү кебек Казанда райондашларны очрату зур сөенеч. Район, авыллар безнең кайтып сыену урыныбыз.
Очрашу Арча төбәгеннән чыккан профессиональ артистлар чыгышы белән дәвам итте. Ул көнне Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров, Илназ Бах, Рәфинә Ганиуллина якташлары хөрмәтенә яраткан җырларын башкарды.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International