Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Клара апа әтисе каберенә зиярәт кылды
2014 елның 4 апреле, җомга
Клара апа әтисе каберенә зиярәт кылды
Март ахырында Яңа Иябашта яшәүче Клара һәм Рәшит Сибәгатуллиннар Смоленск өлкәсенә, Клара апаның әтисе Низам Галәветдиновның җәсәде җирләнгән туганнар каберлегенә зиярәт кылып кайтты.
1942 елның сентябре. Илдә дәһшәтле сугыш бара.
Яңа Иябаштан Низам Галәветдиновның фронтка китүенә дә ярты елдан артты. Сентябрьнең авылга гына хас матурлык бөркеп торучы әнә шул бер көнендә дүртенче баласы — кызы Клара дөньяга килүнең куанычлы мизгелләрен гаиләсе янәшәсендә уртаклаша алмый шул ул.
43нең кышында әтисенең яу кырында һәлак булуы турында кара кәгазь китергән кайгы җиле бишектә яткан Клараны да читләп үтмәде, көн–төн яшь түккән әнисенең тынычсызлануына сабыйның да күңеле үрсәләнде. Ниндидер шом барлыгын сизде бугай. Үсә төшкән саен бик күп тапкыр әнисе күз яшьләренең шаһиты булачагын белми иде шул әле ул... Бүген дә балачагына бәйле хатирәләрне искә төшергәндә күңел касәсе мөлдерәп тула Клара Сибәгатуллинаның.
— Бала вакытта әни безне тезеп утыртыр да, әтинең хатларын кычкырып укыр иде. Ул чакта мин бала, берни аңламыйм. Иптәш кызларым “Әти”, — дип дәшкәч, безнең дә әйтәсе килә. “Әни, алар әйтә бит, без дә әйтик әле”, — дип ярасына тоз салуыбызны аңламаганбыз. Безгә, әтисез балаларга, кадер–сан булмады, бригадирмы, башкалармы, көче җиткәне тотып кыйный иде. Авыр тормыш әтисез балалар, тол хатыннар җилкәсенә төште. Бик газапланып үстек. Балачакта ашаган кычыткан, алабута витамин булып организмны яшәткәндер инде. Кар бетүгә күкебаш җыярга чыгып китәбез (әле аякка чабата булса, бик әйбәт). Кар астыннан чыккан черек бәрәңге алып кайта алсак, бәйрәм сыман була, чөнки басуны таптыйсыз, дип аны җыярга да кертмиләр. Әни шуны киптереп уып умач пешерә. Умачны, шуып төшеп китмәсен дип авызны каплап кына ашыйбыз... Бик күп сугыш чоры балаларының язмышындагы әнә шул күренешләр Клара апаныкына охшаш.
Клара ханым 5 яшеннән кеше баласын карап үсә. Бер сынык ипи ашау өчен. Ипи сыныгын өйгә алып кайткач, әниләре аны бишкә бүлә. Бишкә бүлмәгәндер, мөгаен, үз өлешен дә балаларына биргәндер. Юкса, үзенә яшьли ашказаны чире тиеп, тора–бара ул яман чиргә әйләнеп, 60 яше тулар–тулмас дөньядан китмәс иде.
Адәм баласы дөньяга килгәч, авыр тормышка да, әтисезлеккә дә яраклаша, үсә, балигъ була. Клара апа да беркөнне гүзәл туташка әйләнеп, Иске Өҗем егете Рәшитне үзенә гашыйк итә. 1965 елда өйләнешеп, Казахстанга бәхет эзләп китә яшьләр. 32 ел шунда гомер итсәләр дә, яңадан Яңа Иябашка кайтып урнашалар. Бәхет туган якта икән бит! Бүген өч улларының тормышына сөенеп, 6 оныкларын сөеп, тормышның рәхәтлегенә шөкер кылып яшәп яткан көннәре.
Клара апаның әнисе белән өлкән апасы гомерләре буе Низам абыйның каберен табу турында хыялланып яшәгән. Аның кайда җирләнгәнлеге турындагы хәбәрне әниләре генә ишетергә өлгерми. Ничек шатланыр иде! Барлык туганнарының хыялын тормышка ашыру Клара апага тәти. Озын юлларны урап кайту газапларын үзләре генә белсә дә, әтисе җирләнгән Смоленск өлкәсенең Демидов районы Пржевальское авылындагы туганнар каберлегенә зиярәт кылу белән бәхетле ул. “Күңелгә авыр булды, әлбәттә, туган як, әнинең, апа белән абыйның кабер туфракларын салып, сыпырып куйгач һәм Рәшит ясин чыккач, ниндидер җиңеллек тойдым, — дип сөйли ул. — Бу авылда һәлак булганнарның табылдыкларын музейга урнаштырып барганнар һәм исемнәре тәгаенләнеп туганнар каберлегендәге мәрмәр плитәдә урын алган. Сугыш барган чакта дошманнар авылны яндырып киткән, тарихта ике генә йорт калуы мәгълүм. Авылда, хәтта урман тирәсендә дә, көрәк тыккан саен кеше сөягенә тап буласың, диләр Тик ул якларда әле һаман юклык, йортлар бик начар: түбәләр рубероид белән ябылган, газ кермәгән. Авылда гына түгел, районда да җимерекләр күп, тормышлары начар. Ә туганнар каберлекләре каралган, чиста. 9 майга зиярәт кылырга килүчеләр күп була икән”.
Низам абыйның рухына дога кылырга мөмкинлек биргәннәре, юл чыгымнарын күтәрүдә ярдәм иткәннәре, һәрдаим хәбәрләшеп торганнары өчен Сибәгатуллиннар Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегенә, иганәчеләргә чиксез рәхмәтле.
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган якыннарының каберенә зиярәт кылу акциясе хәрби комиссар Алмаз Борһанов инициативасы һәм ярдәме белән оештырыла. Акциянең тәүге иганәчесе — “Водоканал–Сервис” ширкәте (җитәкчесе Тәлгать Миндубаев). “Тәүге карлыгач”ның гомере озын булыр әле, чөнки хәрби комиссариатта мондый сәфәрләрнең санын арттырырга исәплиләр.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз