“Балкыш” ветераннарны яңадан балкыта
Районыбызда яшәүче өлкәннәрнең яшьләр кебек җитез, актив, тырыш булуына күптән күнектек инде: спортта да, иҗатта да үрнәк алар. Ел да “Балкыш” үзешчән ветераннарның республика фестивалендә катнашып, уңышлар яулап кайталар. Шушы көннәрдә генә күңелле хәбәр килеп иреште: Өчиле авылыннан ветераныбыз Фәрхәт Зыятов 25 апрель көнне Татарстан делегациясе белән бергә Мәскәүгә татар җәмәгатьчелеге каршында чыгыш ясарга бара.
Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” шигырен, Мөфтәдин Гыйләҗевның Уран Кинҗәбулатов сүзләренә язган “Кулда тальян гармун” җырын бар хисләрен кушып башкарып, мәскәүле-ләрне дә таң калдырып кайтсын әле!
Фәрхәт абый узган ел “Балкыш”та катнашып, жюри тарафыннан югары бәя алган иде. Районыбызның талантлары арасыннан Мәскәүдә чыгыш ясарга да аның сайлануы юкка булмагандыр. Димәк, ул районның барлык ветераннары исеменнән чыгыш ясаячак.
Фәрхәт абый кала тамашачысын әсир иткән вакытта, 25 апрельдә үзебезнекеләр йомгаклау концертына җыелачак. Ә аңарчы, авылларда зонаара сайлап алу турын үтәселәре бар.
Сайлап алу туры 20 апрельдә Ташкичү мәдәният йортында башлана. Биредә Яңа Кенәр, Ташкичү, Яңа Кишет, Апаз, Шушмабаш, Яңа Кырлай авыл җирлекләрендә яшәүче ветераннар көч сынашачак. 22 апрельдә Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәге Сеҗе, Урта Курса, Яңасала, Иске Чүриле, Кәче, Наласа, Иске Кырлай, Урта Аты, Утар Аты, Үрнәк авыл җирлекләре һәм мәдәни–спорт үзәгенә, Арча питомнигы клубына йөрүче ветераннарны җыячак.
Район ветераннар советы катнашырга теләүче ветераннарны һәм пенсионерларны (яшь буенча һәм тиешле еллар хезмәт итеп пенсиягә чыгучылар) алда хәбәр ителгән көннәрдә сәгать 10да башланачак сайлап алу турына чакыра. Катнашырга теләүчеләр үз җирлекләрендәге авыл мәдәният учакларына мөрәҗәгать итә ала.
Фестивальнең республика зона сайлап алу туры сентябрь аенда 5 район катнашында Арча Мәдәният йортында узачак. белешмәләр өчен район ветераннар советына 3–28–45 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Розалия ЗИННӘТОВА