Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Безнең әбүнәчеләр
2014 елның 4 апреле, җомга
Безнең әбүнәчеләр
Узган җомгада редакциядә беренче тапкыр Әбүнәчеләр көне үткәрдек. Бу хакта алдан район газетасына яздык, “Арча” радиосы сөйләп торды. 1 апрельдән бәяләр артачак, дип, газетага арзан бәягә язылып калырга чакырдык.
Иртәнге сәгать 8 тулуга редакциягә Арча педагогика көллияте физик тәрбия укытучысы Бари Бакиров килеп керде. Спортчылар гына булдыра ала торгандыр мондый төгәллекне. Бари Каюмович кебек кешеләргә, үзенә дә, укучыларына да тынгылык һәм тынычлык юк, диләр. Андыйлар бик сирәк. Спорт темасына язган иң актив хәбәрчеләребезнең берсе ул. Безне дә тынычлыкта калдырмый, рәхмәт. Җиңүләрен уртаклашырга ашыга. Теге яки бу спорт төре буенча “Казанда республика күләмендәге ярышларда беренче урынны алдык!” дигән хәбәрләре әледән–әле килеп тора.
— Узган ел республикада 80 урта уку йорты арасында физик тәрбия куелышы, спорттагы уңышлар буенча беренче урынны алдык, — дип иң зур җиңү-ләре белән уртаклашты ул.
Аның белән бергә килгән 4нче “Б” төркеме укучысы Зөһрә Ситдыйкова көллияттә укуда, спортта, җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен “2013 ел студенты” исемен алган кыз. Бер кочак грамоталары уңышлары турында сөйли. Җиңүләре белән котлыйбыз!
Курса–Почмак мәктәбенең физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов спортчы балалар белән килде редакциягә. Ул да безнең актив хәбәрчебез. Хәлил 1980 елда республикада 42 км. марафонда 3нче урынны алган, Яңа Кырлайга 24 км. марафонда 1нче урынны яулаган йөгерүче!
— 2014 елның 3 аенда безнең мәктәп укучылар командасы районда үткән кул көрәшендә, чаңгы эстафетасында, турникта тартылу, йөгерү, озынлыкка сикерү, чаңгы шууда, туристлар слетында, “Чын егетләр” хәрби–спорт уенында 1нче һәм 2нче урыннарны яулады, — дип сөйләде ул. — Яр Чаллы шәһәрендә туристлар ярышында 29 район арасында 6нчы нәтиҗәгә ирештек. Ярышларга әзерләнүдә булышкан һәм матди ярдәм күрсәткән “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте җи-тәкчесе Шәйдулла Сәлаховка рәхмәт. Аңа сәламәтлек, уңышлар телибез.
— Уңышларның сере нидә?— дип сорыйбыз Хәлилдән.
— Тик тора белмәүдә, — дип елмая ул. — Әни ягы бик хәрәкәтчән. Әни 82 яшьтә булса да, һаман “йөгерә”.
Чаңгычылар Фәнис Фатыйхов, Денис Минһаҗев, кул көрәштерү-челәр Гөлгенә Рәхимова, Рәмзилә Фәсхиева укытучылары Хәлил абыйлары турында:
— Шаян, шук ул безнең, әмма таләпчән, сүзендә тора торган әйбәт кеше, — диделәр.
Носы мәктәбе директоры Вәсим Бәдертдинов тел һәм әдәбият дөньясы, матбугат белән даими кызыксынып тора. Казан дәүләт университетын тәмамлаган телче һәм әдәбиятчы. Студент вакытында язучылар дөньясында кайнаган кеше. Укытучыларның, укучыларның язмаларын тәкъдим итә ул газетага. Һәм алар укыла торган әйбәт язмалар була. Бу юлы да, Әбүнәчеләр көнендә, редакциягә кереп, уй–фикерләре белән уртаклашырга вакыт тапты. Үзе генә килмәгән. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Абдуллина, 5нче сыйныф укучылары Инзилә Заһидуллина, Алинә Степанова, газетага язылып, безнең редакция-нең кунаклары булды.
— Носы мәктәбендә “Яшь хәбәрче” түгәрәге алып барам, — дип сөйләде Эльмира ханым. — “Авылым хәбәрләре” газетасы чыгарабыз. Информатика укытучысы, мәрхүм Булат Усманов оештырган иде аны. Матур яза торган балалар бар. Әмма алар күп түгел. Язмаларны газетага юллагач, аларның басылуын түземсезлек белән көтәбез.
Безнең актив хәбәрчеләребез Арчадан Роза Шәйхетдинова, Факия Шәрәфетдинова, Зиннур Тимергалиев, Халидә Фәйзрахманова, Майфәрваз Миннебаева, Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтов килми каламы соң инде Әбүнәчеләр көненә?! Газетага язылганнан соң, түгәрәк өстәл артына җыелды алар. Берсе дә буш кул белән килмәгән. Куен кесәләрендә шигырьләре, язмалары... Районның “Җидегән чишмә” халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов баян белән килеп кергәч, Әбүнәчеләр көне тагын да җанланып китте. Яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов, театрның үзешчән артисты Илдус Хәбибуллинның җырлаулары бар әбүнәчеләрне түгәрәк өстәл артына җыйды. Сүз остасы Рафис Сәләхетдинов сөйләп, сәнгать мәктәбе музыка белгече Рәдис Харисов баянда уйнап, җырчыларыбыз җырлап, шагыйрьләребез шигырьләрен укып торды. Җанга рәхәт мохит булды ул.
— Дөнья шундый матур, яшәү рәхәт. Шуны ничек инде аңламый кайберәүләр?! Гомер бит бик кыска, — ди “Каурый каләм” иҗат түгәрәге җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова. — Тискәре күренешләрне үзгәртү минем көчемнән килми. Әмма фикеремне әйтми калсам борчылам. Күңелдә шигырь юллары туа. Ул тәнкыйтьчән була.
Сәясәткә керсәң,
чыгып булмас,
Бик катлаулы,
гаять куркыныч.
Лирик хисләр белән яшик әле,
Куркыныч та түгел,
җан тыныч.
Шигырь бушлыкта тумый, диләр. Аңа нәрсәдер этәргеч бирә. Шушы ук сорауны без Роза апа Шәйхетдиновага бирдек.
— Беренче шигырем 6 яшьтә малайларның алма урлауларын күргәч туган иде. Әти сугыштан кайтмады. Әтисезлек, тормыш иптәшемнең яшьләй вафат булуы, балаларны ялгыз үстерүем, толлык — барысы да тормыштагы гаделсезлекләргә ризасызлыкны, күңел дуамаллыгын тудыргандыр, йөрәктән саркып чыккан сүзләрне шигырь юлларына салам... Шулай ук туган авылым, табигать турында язарга яратам.
Роза Шәйхетдинова һәм Факия Шәрәфетдинованың китаплары дөнья күрде. Сокланам мин шундый тынгысыз җаннарга. Күрче, Факия ханымны, ветераннар театрының үзешчән артисты, “Каурый каләм” иҗат түгәрәге әгъзасы, концертларда нәфис сүз остасы, җырчы да ул. Әле без белмәгән һөнәрләре дә бардыр. Бүген дә ул әбүнәчеләр алдында рәхәт-ләнеп бер җырлап алды.
Безгә даими язып торучы Майфәрваз Миннебаеваның җырлаганын ишеткән юк иде әле. Шундый матур җырлый икән!
Арча 7нче мәктәп (Айван) җитәкчесе Альмира Гатауллина булган җирдә һәрвакыт җанлылык хөкем сөрә. Мәктәбендә ныклап төзекләндерү эшләре бара, үзенең гомер бәйрәме — юбилей алды көннәре, ә барыбер дә Әбүнәчеләр көнендә редакциягә кереп чыгарга вакыт тапты. Аларның коллективы район газетасына күмәкләшеп язылды.
— Тормышны яратыгыз! — дип өндәде Альмира ханым. — Мин кайчакта балаларны да, нинди 15 яшьлек картлар соң сез, дип җанландырып җибәрәм.
Әбүнәчеләргә “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән бер күренешне уйнап, күңелле ял да бүләк итте ул һәм җырлап, кәефләрне дә күтәреп җибәрде. Альмира ханым, сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! Бәхеттә, шатлыкта гомер кичерергә язсын!
Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов район газетасының әһәмиятен аңлый. Ул иң актив 10 профсоюз әгъзасына район газетасын бушлай яздырды. Рәхмәт.
Әбүнәчеләр көненә Арча педагогика көллияте коллективы да илтифатсыз калмады. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Тамчылар” иҗат түгәрәге җитәк-чесе Фәридә Гайфуллина укучылары белән килгән иде. Заманында атаклы әлифбачылар Рәмзия апа Вәлитова һәм Сәләй ага Вагыйзов җитәкләгән түгәрәк бу.
— Сәләтле яшьләр бар, — дип куандырды Фәридә ханым.
Арчадан ветеран укытучы Илдус Сәгъдиев, Укучылар сараенда яшь каләмчеләр белән эшләүче Дамир Таҗиев, Яңа Кенәрдән элеккеге мәдәният хезмәткәре Җәүдәт Галимуллин, газетага язылып, уй–фикерләре белән уртаклашты.
— Безнең Яңа Кенәрдән матбугатка Марат Абдулин, Рифат Габидуллин, Фәрит Вафин һ.б. актив язып тора, — дип сөйләде Җәүдәт Галимуллин. — Өлкәннәрне һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Ирек Исмәгыйлев бик матур итеп шигырьләр яза, төрле иҗат кичәләре үткәрә.
...Әбүнәчеләр көнендә газетага язылучылар редакциягә агылды гына. Чәй, кайнар коймаклар өлгерсен генә! Без бик шат. Әбүнәчеләр көне спортчылар белән башланып киткән иде, спортчылар белән тәмамланды да. Район мәгариф хезмәткәр-ләренең башлангыч профсоюз оешмалары арасында оештырылган волейбол ярышында уңышлы чыгыш ясаганнан соң (икенче урын), “Арча” спорт мәктәбе җитәкчесе урынбасары Венера Таджибаева, хоккей тренеры Илнур Абдрахманов, аның хоккейчы малае Зөлфәт, Наласада көрәшчеләр тренеры Таһир Лотфуллин, кул көрәше тренеры Фәнис Мөхәммәтшин белән редакциядә рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырдык. Спорт уңышлары турында һәрдаим язып торабыз.
— Соңгы елларда хоккей уены буенча үсеш кичерәбез, — дип сөйли Илнур Абдрахманов. — Хоккей тартмалары булдырылды. Балалар хоккей белән чынлап шөгыльләнә башлады. Ярышлар булып тора. Көндәшлек барлыкка килде. Нәтиҗәсе дә бар: республикада “Алтын шайба” ярышында җиңдек! Арчада төзелүче Боз сараена өметебез зур. Шунысы сөендерә, малайлар хоккей белән кызыксына. Башта шөгыльләнүгә рөхсәт алу өчен табибка барабыз. Компьютер каршында көне–төне утырган ап–ак йөзле, күзләре эчкә баткан балалар килә безгә. Хоккей белән шөгыльләнә башлагач, аларның компьютер белән мавыгырга вакытлары да, теләк-ләре дә булмый инде.
— Республикада татарча көрәш ярышларында җиңү-челәр арасында арчалылар булмавына күңел әрни.
— Менә бит, җиңүчебез бар! — диде Таһир Лотфуллин. — Наласа мәктәбе укучысы Фаяз Зарипов Россия чемпионы булды! Хәзер балалар саны азлыгы да үзен сиздерә. Элек секциягә 50–60 бала йөрсә, хәзер 20–25 бала.
— Сочида үткән Олимпиадада Татарстаннан җиңүчеләр булмавына хәтер калды. Мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар уңышларга иреште, ә сәламәт-ләрнең хәленнән килмәде.
— Мәктәптә бала спорт белән шөгыльләнә, ә мәктәпне тәмамлагач, алар белән кызыксынучы юк, — дип җавап бирде Таһир Лотфуллин.
Илнур Абдрахманов гади спортчыга зур спортка юл яруы кыен икәнлеген аңлатырга тырышты.
Карап торышка ук куллары көчле Чиканас егете, тренер Фәнис Мөхәммәтшиннан үзе турында сөйләвен үтендек.
— 28 яшьтә. Өйләнгән. Ике балам бар, — дип сөйләде ул. — Әтнә техникумын тәмамладым. Аннан физик тәрбия белгечлегенә югары белем алдым. Беренче җиңүем 11 сыйныфта вакытта Өчиле сабантуенда булды. Кул көрәшендә өченче урынны алдым. Махсус шөгыльлән-гәнем булмады. Аннан кызыксынып киттем. Иң зур жиңүем, 2009 елда, Пенза шәһәрендә булды: 85 кг.га кадәрле үлчәүдә Россия чемпионы дәрәҗәсенә ирештем. Өч тапкыр Татарстан чемпионы булдым. Миндә шөгыльләнүче балалар арасында да уңышлар бар. Рамилә Әхмәтҗанова — Россия чем- пионы, Ильяс Сафиуллин — ике тапкыр Татарстан чем- пионы һ.б.
Соңыннан шау–гөр килеп фотога төштек.
... Әбүнәчеләр көне тәмамланды. Җомга көн иде ул.Әмма дүшәмбе көнне газетага арзан бәягә язылуның соңгы көнендә, 31 мартта, почта хезмәткәрләре яңадан җиң сызганып эшкә тотынды, оешмаларга барып яздырды. Арча педагогика көллиятендә (җитәкчесе Гөлнара Гарипова), Арчаның 1нче мәктәбендә (директоры Эльмира Сафина), 1нче балалар бакчасы (мөдире Энҗе Абдуллина), 5нче (Лилия Шәйхетдинова) һәм 10нчы балалар бакчасында (Зөлфия Хәкимова) “Арча хәбәрләре” газетасына күпләп язылдылар.
Матбугатка язылу дәвам итә. “Арча хәбәрләре” район газетасына ярты елга язылу бәясе — 438 сум. Хөрмәтле газета укучылар! Матбугатка язылу буенча уй—фикерләрегезне 3–10–58, 3–11–58 телефон номерларына шалтыратып әйтә аласыз. Хезмәт коллективларына барып яздыруны да оештыра алабыз. Уңышлар сезгә!
Румия НАДРШИНА,
хатлар бүлеге мөхәррире
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз