Төземәгәннең киләчәге юк

2014 елның 4 апреле, җомга
Төземәгәннең киләчәге юк
Районыбыз осталары төзелеш эшләрен ел әйләнәсе башкарырга өйрәнеп бетсә дә, әлбәттә, моны җәйге чорда эшләү күпкә уңайлы. Хәзер төзелеш сезонына кереп киләбез. Шул уңайдан без районда гамәлгә ашырылучы дәүләт программаларының үтәлеше, быелгы планнар турында муниципаль район башлыгы Алмас Назиров белән әңгәмә кордык.
—Алмас Әминович, сүзне барыбызны да кызыксындырган торак төзелешеннән башлыйк әле.
—Төземәгән кешенең киләчәге юк, диләр халыкта. Бу, һичшиксез, шулай. Республика җитәкчелеге дә бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Торак төзелешенә килгәндә, мин бу юнәлештә алып барылган эштән канәгать. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Без тулысынча дип әйтерлек ветераннарыбызны, тол апаларны, әбиләрне фатирлар белән тәэмин итә алдык. Ил, республика җитәкчеләренә зур рәхмәт. Соң булса да, уң булсын, дип бу мәсьәләне хәл иттеләр. Бу бик куанычлы хәл. Моны кадерле ветераннарыбызга дәүләтебезнең олы бүләге шикелле кабул итәм. Алар моңа, һичшиксез, лаек. Районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 47 йорт төзелде, 703 ветеран фатирлы булды. Аларга барлык уңайлы шартлар тудырылган, җылы, салкын су, канализация, шәхси җылыту системасы булдырылган фатирларда яшәү мөмкинлеге тудырылды. Шуны да әйтергә кирәк, бу категория гражданнарга фатирларны без, нигездә, үзебез төзеп бирдек. Фатирлар үзебездә җитештерелгән кирпечтән Арчаның үзәк өлешендә төзелде. Бу социаль объектларга, сәламәтлек саклау учреждениеләренә якынрак булсын өчен шулай эшләнде. Агымдагы елда тагын 3 ветеранга фатир биреләчәк.
Яшьләрне торак белән тәэмин итүгә килгәндә исә, бу мәсьәләне хәл итү өчен республикада тиңе булмаган социаль ипотека программасын тормышка ашыру хәлиткеч роль уйный. Бу—дәүләтнең халкыбыз турында кайгыртуының ачык дәлиле. Социаль өлкәдә, бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр, бигрәк тә яшь гаиләләр өчен, бу искиткеч файдалы программа. Аның буенча 2005 елдан башлап 1117 гаилә үзенең торак шартларын яхшырта алды. 2013 елда гына да 154 фатир тапшырылды. Әлеге программа буенча тагын 200дән артык кеше чиратта тора. Дәүләт гражданнарны 3 ел эчендә фатирлы итәргә мөмкинлек тудыра. Бездә әле иртәрәк алырга да мөмкинлек бар. Быел шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә 12шәр фатирлы алты, Пушкин урамында 15 фатирлы бер, Кызыл Бистә урамында 24әр фатирлы ике йорт төзеп тапшырырга һәм шунда ук 60 фатирлысын төзи башларга ниятлибез.
Моннан тыш, шәһәрдә кешегә фатирларны ин-вестицион торак базарыннан да сатып алу мөмкинлеге тудырылды. 2013 елда безнең төзелеш оешмалары тарафыннан Зур, Зәйнуллин, М. Җәлил һәм Камал урамнарында яңа йортлар сафка бастырылды. Быел Борһанов урамында 15 фатирлы йорт төзеләчәк. Гомумән алганда, узган ел без пландагы 27 мең урынына 28,5 мең кв. м. торак төзеп тапшыра алдык. Соңгы елларда Арчабыздагы фатирларны башка төбәктән күчеп килүчеләрнең сатып алуы төзелгән торакның сыйфатын һәм районыбызның яшәү өчен уңайлы булуын раслый торган факт.
—Соңгы вакытта шактый шау–шу тудырган тузган торакны юкка чыгару программасы үтәлеше турында да әйтеп китсәгез иде.
—Безнең районда яшәргә яраксыз дип табылган 93 күпфатирлы йортларда 341 гаилә, 644 кеше яши. Республикада бу проблеманы хәл итү өчен махсус программа кабул ителде. Күптән түгел Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Дәүләт торак фонды җитәк-чесе Тәлгать Абдуллин белән очрашу барышында бу йортларда яшәүчеләргә программаның шартлары турында аңлатылды.
Дәүләт бу очракта да халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып кешеләргә ярдәм итәргә омтыла. Авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә ике ел эчендә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша яңа фатирлар алу мөмкинлеге тудырыла. Арчаның Кызыл Бистә, Пушкин һәм Көнбатыш урамнарында социаль ипотека буенча төзелгән йортлардан әлеге гражданнар фатирлар сайлап алырга мөмкин.
Алай гына да түгел, социаль яктан мохтаҗ граж-даннарны тораклы итү өчен башка күптөрле программалар да га-мәлгә ашырыла. Әйтик, 27 ятим балага яңа фатир ачкычлары тапшырдык, шул исәптән узган ел — 2 балага. Быел да 1 ятим баланы фатирлы итәчәкбез. “Торак” федераль максатчан программасы нигезендә 11 гаилә яңа фатирлы булды, ә 2013 елда Чернобыль һәлакәтендә катнашкан кешегә торак бирелде. Болар бар да илебездә кешенең торакка булган конституцион хокуклары тормышка ашырылуын күрсәтә. Һәм без, үз чиратыбызда, бу программаларның барысын да уңышлы файдалана алуыбызга сөенәбез.
—Алмас Әминович, Арчада торак йортларның күп төзелүе һәрберебезнең күз алдында. Әмма бөтен кеше дә шәһәрдә яшәргә күчеп бетсә, авылларда кем калыр?
—Әйе, авыл халкы саны, бигрәк тә яшьләрнең кимүе, безне бик борчый. Авыл хуҗалыгы оешмаларында кадрлар кытлыгы үзен әле үк сиздерә, ә берничә елдан бу мәсьәлә кабыргасы белән килеп басачак. Шуны истә тотып республикада, шул исәптән безнең районда да авылда эшләүче яшь белгечләр, яшь гаиләләргә дәүләт субсидиясе ярдәмендә йорт җиткерү мөмкин-леге тудырылды. Узган елга кадәр ул “2013 елга кадәр авылның социаль үсеше” программасы дип аталды һәм аның буенча 2006 елдан башлап 236 гаилә авылда йорт төзеп керде. Узган ел бу бәхет 18 гаиләгә елмайды. Ә быелдан ул “2014—2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” дип атала. 2014 елда тагын 22 гаилә бу программадан файдаланыр дип көтелә. Дөрес, әле чиратта торучылар да бик күп, барысы 167 гаилә. Киләчәктә дәүләт бу программаны финанслауны арттырса, субсидия алучылар саны күбәер дип өметләнәбез. Авыл җирендә полициянең участок вәкаләтлеләренә административ–торак комплексы төзелү дә уңай күренеш. Узган ел Урта Аты, Яңа Иябаш авылларында төзелгән булса, быел Сикертән һәм Яңа Кенәрдә дә мондый йортлар файдалануга тапшырылачак.
—Торак мәсьәләсе бик әһәмиятле булса да, ул авылның киләчәге өчен бердәнбер шарт түгел әле. Районда авылларыбызның социаль йөзен яңарту өчен башкарылган эшләргә дә тукталсак иде.
—Дөрес әйтәсез, авылларыбызны саклап калу өчен андагы социаль объектларның тотрыклы эшләвен тәэмин итү бик мөһим. Без бу өлкәдә дә гамәлдәге төрле дәүләт программаларын максималь файдалануга омтылабыз. Дөрес, мәгариф учреждениеләрен яңарту, күпфункцияле үзәкләр булдыру, мәктәпләр төзү буенча алдагы елларда да районда бик күп эш-ләнде. Хәзер бу мәсьәләгә республика җитәкчелеге дә зур игътибар бирә, Президентыбызның мәктәпләрне төзекләндерү, авыл клублары төзү буенча махсус программалары тормышка ашырыла. Беренчесе буенча 2012 елда Арчаның икенче мәктәбе, узган ел Шушмабаш, Иске Чүриле, Лесхоз урта мәктәпләре ныклап төзекләндерелде, Арчаның өченче мәктә-бендә реконструкция эшләрен дәвам итәсе бар. Быел исә тагын дүрт: Арчаның җиденче, Түбән Мәтәскә, Шурабаш, Урта Курса мәктәпләре яңарыш кичерәчәк. Ә икенчесе нигезендә Төбәк–Чокырча, Сикертән, Симетбаш клубларына өстәп быел Пөшәңгәр һәм Иске Иябаш авылларында да халык яңа клубларда күңел ачу мөмкинлеге алачак.
Авыл халкының сәла-мәтлеген саклау да игътибар үзәгендә. Узган ел үзәк хастаханәнең бер өлешендә төзекләндерү эшләре төгәлләнде, Яңа Кенәр амбулаториясе һәм ун авылда фельдшер–акушерлык пунктлары да ныклап төзекләндерелде. Быел бу эш тагын сигез авылда: Ашытбаш, Казанбаш, Кәче, Кышкар, Яңа Кырлай, Сеҗе, Урта Бирәзә һәм Урта Курсада эшләнәчәк.
Соңгы елларда бик уңай модульле ФАПлар төзү программасы гамәлгә керде. 2012 елда без шундый дүрт ФАП торгызсак, быел алар Наласа һәм Айванда да сафка басачак. Сәламәтлек турында аны югалтканчы, алдан кайгырту кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физкультура, спорт белән шөгыльләнү безнең көндәлек ихтыяҗыбызга әйләнергә тиеш. Моның өчен дә районыбызда бөтен шартлар тудырыла. ”Арча” спорт комплексы үзе генә дә ни тора! Быел ябык Боз сарае ачылу да спорт сөючеләргә яңа мөмкинлекләр бирәчәк. Моннан тыш, республикада ачык спорт мәйданчыклары төзү дә каралган. Бу программа кысаларында узган ел — дүрт, быел 8 спорт мәйданчыгы төзелер дип көтелә. Алар Арча стадионында, Яңа Кенәр лицеенда, бишенче гимназиядә, Лесхоз, Шушмабаш, Иске Чүриле мәктәпләрендә, Айван авылында һәм шәһәрнең Көнбатыш микрорайонында урнашачак.
—Алмас Әминович, яшьләрне борчыган тагын бер сорау—ул балалар бакчасы мәсьәләсе.
—Әйе, бу проблема районда, бигрәк тә шәһәрдә әлегә хәл ителеп бетмәгән. Соңгы елларда аның буенча да боз кузгалды дияргә була. 2011 елда без шәһәрнең Шәрыкъ бистәсендә заманча 140 урынлы балалар бакчасын файдалануга тапшырдык. Өченче мәктәпнең реконструкция проектында да 40 урынлы балалар бакчасы урнаштыру каралган. Ул федераль программа буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы аша башкарыла. Хәзерге вакытта Арчаның көньяк өлешендә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше бара. Без аны быел ук файдалануга тапшырырга дигән исәптә торабыз. Әгәр ул да ачыла икән, шәһәрдә балалар бакчасы проблемасы, нигездә, хәл ителәчәк. Без республикада беренчеләрдән булып гаилә балалар бакчалары ачып җибәрдек. Хәзер безнең үрнәктә башка районнар да эшкә тотынды. Балалар аз булган кечкенә авыллар өчен бу бик кулай, отышлы юл.
—Элегрәк салынган йортларның күзгә күренеп яңаруы, күз көеге түгел, ә күз сөенеченә әверелүе гаҗәп хәл булды. Аларны ныклап төзекләндерү дәвам итәрме?
—Бу районыбызда иң уңышлы тормышка ашырылган программаларның берсе дип саныйм. Бездә 1995 елга кадәр төзелгән 74 күпкатлы йорт бар. Алар бик иске, таушалган, ямьсезләнгән иде. Ә тирә–ягындагы хуҗалык корылмалары, салам, печән, тирес өем-нәре шәһәрнең бөтен ямен алып торды. Районыбыз халкының бәхете дип әйтергә кирәк, республикада 1995 елга кадәр төзелгән күпкатлы йортларны ныклап төзекләндерү программасы барлыкка килде. Россия, Татарстан, җирле бюджет һәм милекчеләр хисабына төзүчеләребезнең тырыш-лыгы белән без әлеге йортларның барысын да танымаслык итеп үзгәртә алдык.
Быел тагын 6 йортта төзекләндерү эшләре башкарылачак. Алар инде хәзер үк тулы көченә бара. Ә инде йортлар тирәсен тәртипкә китерү ул, мөгаен, Арча тарихына аерым сәхифә булып керер. Без һәр ел саен махсус муниципаль программа нигезендә бу эшне дәвам итәбез.
Бер әңгәмә кысаларында гына барлык дәүләт программалары буенча алып барылган эшләрне колачлап бетерү мөмкин түгел. Бүген республикада 26 программа эшли. Без шуларның барысында да актив катнашабыз. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, төзелеш, һичшиксез, бөтен район тормышына җан өрүче, үз артыннан башка күп тармакларны әйдәп баручы, күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итүче, халыкның яшәү дәрә-җәсен яңа баскычка күтәрүче тармак. Соңгы елларда актив төзелеш һәм төзекләндерү алып бару нәтиҗәсендә без үзебезнең төзелеш оешмаларының матди–техник базасын ныгытуга, барлык дәүләт программаларының уңышлы үтәлүенә һәм авылларыбызның, шәһәрнең тышкы йөзе заманча үзгәрүенә һәм, иң мөһиме, халкыбызга яшәү өчен уңай шартлар булдыруга ирешә алдык.
Исрафил
НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International