Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Үзе исерек, үзе юлда
2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Үзе исерек, үзе юлда
Күп тапкырлар кисәтүләр, аңлатуларга, хәтта штрафлар күләмен арттыруга да карамастан, юл һәлакәтләре саны елдан–ел арта. Моның сәбәбе нәрсәдә? Шул сорауга җавап эзләп, төрле яшьтәге берничә кешегә мөрәҗәгать иттем.
—Беренче чиратта, тизлекне арттыруда. Бу бигрәк тә яшьләргә кагыла. Кулларына машина йөртү таныклыгы алып, руль артына утырырга өлгермиләр, газга басу ягын карыйлар, тиешлеме, тиешсез урынмы, узарга чыгалар,—ди Илшат Фәйзиев.—Шоферлык стажым 30 елдан артык булса да, кайчак мин дә югалып калам. Аннан руль артында телефоннан сөйләшәләр. Бу да игътибарны читкә юнәлтә.
—Спиртлы эчемлек кулланып юлга чыгучылар бар. Алар аркасында бер гаепсез кешеләр зыян күргән очраклар азмыни?—дип кушыла 20 яшьлек Зилә Гарипова.—Минемчә, юлларда контрольне тагын да көчәйтергә кирәк.
Чыннан да, саный китсәң, сәбәпләр күп һәм төрле. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәргән төнге рейд вакытында моңа тагын бер кат инандык. Мондый рейдлар Арчада даими рәвештә оештырыла һәм анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең барлык хезмәткәрләре катнаша. Бу юлы 7 экипаж 7 юнәлештә чыгып китте. Кичке 5тән төнге 12гә кадәр арада 69 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Шуның 32се — укылмый торган номерлар белән юлга чыгу. Һәрберсенә 500әр сум штраф салынды. Куркынычсызлык каешы такмыйча йөргән 16 кешегә — 1000, баласын махсус креслосыз машинага утырткан 1 кешегә — 3000 сум штраф түләргә туры киләчәк. Тиешсез урында каршы як полосага узарга чыгучы 5 машина йәртүчегә дә беркетмә төзелде. Аларга 5000 сум штраф түләргә яки ярты елга, кабат эләксә, 1 елга правасыз калу яный. Шулай ук бу көнне исерек килеш руль артына утырып, батыраеп юлга чыккан 2 кешенең дә юлы “уңмады”, бәхетләренә үзләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлады. Югыйсә, бу сәяхәтләре, белмим, ничек тәмамланган булыр иде. Шунысы кызык, берсенең машина йөртү хокукы биргән таныклыгы бөтенләй юк. Хәзер аңа бу “кыюлыгы” өчен суд каршында җавап тотарга, ә менә машина йөртү хокукы булмаган килеш улына машина биреп чыгарган өчен әтисенә 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Исерекләрнең икенчесен дә җитди чара—саллы штраф яки 1,5—2 елга машина йөртү таныклыгыннан колак кагу көтә. Штрафлар күләме дә нинди зур.
—Бу елның 3 аенда гына 276 юл–транспорт һәлакәтендә машиналар ватылды, 7сендә кешеләр зыян күрде, 3 кеше (берсе бала) һәлак булды, 6сы тән җәрәхәте алды. Узган елның бу чоры белән чагыштырганда һәлакәтләр саны кимрәк (13 булган), әмма һәлак булучылар саны 1гә күбрәк. Төп сәбәп—тизлекне арттыру,—ди ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин. — Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары да быел 301гә арткан, 2378 булган. Иң күбе — тагын шул тизлекне арттырган өчен. 188е безнең хезмәткәрләр тарафыннан, 9381е фотовидеофиксатор ярдәмендә ачыкланды. Куркынычсызлык каешы такмаган өчен — 463, пычрак номерлар белән йөргәнгә — 642, тиешсез урында каршы як полосага узарга чыкканга — 146, җәяүлеләргә юл бирмәгәнгә 55 транспорт белән идарә итүчегә беркетмә төзелде. Дөрес урыннан юл аркылып чыкмаган өчен 90 җәяүлегә 500әр сум штраф салынды.
Балаларның язгы каникуллары вакытында юлларда аеруча ныклы контроль булды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балаларга карточка төзелеп мәктәпкә җибәрелде. Балаларын махсус җайланмасыз йөрткән 15 ата–анага беркетмә төзелеп, 3әр мең сум штраф салынды.
Ул штрафларны вакытында түләмичә йөргәннәргә дә катгый чара күрелә. Аларга яңадан беркетмә төзелә, эшләре судка җибәрелә, штраф күләме икеләтә арта, бу очракта инде түләтү белән суд прис-тавлары шөгыльләнә. Быел районда шундый 100 очрак ачыкланган.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз