Район Советы утырышында

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Район Советы утырышында
5 апрельдә район Советының чираттагы 36нчы утырышы узды. Анда район Советы рәисе урынбасары Любовь Осина дин һәм милләтара мөнәсәбәтләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Докладчы билгеләп үткәнчә, районда татар (94,1 процент), рус (5), мари (0,4 процент) һәм башка милләт вәкилләре үзара дус, тату яши. Һәр халыкның милли гореф–гадәтләрен, мәдәниятен, телен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырылган.
Арча районы дини оешмалар саны буенча республикада алдынгы урында. 76 мәчет һәм 2 чиркәүдә ислам һәм христиан динен тотучылар өчен вөҗдан иреге хокукын тормышка ашыру мөмкинлеге бар.
Дин әһелләре районның җәмәгать тормышында актив катнаша. Ике төп дин тарафдарларының бер–берсенә үзара хөрмәт һәм ихтирам белән каравы районда милләтара мөнәсәбәтләр, иҗтимагый куркынычсызлыкның нигезен тәшкил итә.
Чит илләрдән килеп эшләүчеләр белән бәйле тискәре күренешләр, җинаятьләр дә күзәтелми. Хәзерге вакытта бездә 602 чит ил кешесе яши. Аларның күпчелеге — Урта Азиядән. Соңгы вакытта республиканың кайбер районнарында мигрантлар һәм җирле халык арасында килеп чыккан низаглар муниципаль хакимият һәм хокук саклау органнарының бу мәсьәләне даими контрольдә тотуын таләп итә.
Депутатлар 2014–2016 елларда район территориясендә РФ 2025 елга кадәргә милли дәүләт сәясәте стратегиясен тормышка ашыру буенча чаралар планын раслады.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов үз чыгышында республикада, шул исәптән безнең районда да, кеше хокукларын яклауның торышы белән таныштырды.
Узган ел җәмәгать ярдәмчесенә 51 мөрәҗәгать кергән. Аларның күпчелеге социаль яклау (26) һәм торак мәсьәләсе (8) буенча. Хезмәт хакын вакытында түләмәү очраклары да бар. Аның буенча районда 9 җитәкче административ җаваплылыкка тартылган. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил узган ел республикада торак–коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге законнарның бозылуына да зур игътибар биргән. Арча районында да прокуратура тарафыннан бу өлкәдә 39 очрак теркәлгән һәм тиешле чаралар күрелгән.
Ринат Әлифханович шулай ук медицина хезмәте күрсәтү, инвалидларга яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру, аларның хокукларын тәэмин итү мәсьәләләренең мөһимлегенә басым ясады.
Любовь Осина тагын бер әһәмиятле мәсьәлә — җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгате белән эшләүгә багышланган доклад ясады. Докладтан күренгәнчә, мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге җир (416), юллар (238), торак шартларын яхшырту (203), торак–коммуналь хуҗалык (73) мәсьәләләренә карый.
Соңгы елларда районда юллар төзелешенә зур игътибар бирелүгә карамастан, әлегә 128 авылның 47сенә юллар салынмаган. Зур чыгымнар таләп итүче бу эш федераль һәм республика программалары кысаларында дәвам итә. Быелдан башлап муниципаль юл фонды булдырылу да берникадәр ярдәм итәр дигән өмет бар.
Районда торак төзелеше программаларының уңышлы үтәлүе, аларда катнашу шартлары, тәртибе турында мәгълүматның Арча муниципаль районы сайтына урнаштырылуы бу төр мөрәҗәгатьләрнең шактый кимүенә китерде.
Любовь Михайловна торак–милекчеләр ширкәтләре җыелышларын даими үткәрү кирәклеген дә искәртте. Алар торак–коммуналь хезмәте күрсәтүдә халыкта туган сорауларны вакытында чишәргә ярдәм итә.
Интернет аша мөрәҗәгать итү формасы да торган саен киңрәк кулланыла. 2012–2013 елларда шундый 103 мөрәҗәгать булса, быелның 3 аенда гына да 22 кеше Интернет аша сорау юллаган.
2012 елның апреленнән Татарстанда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы да эшләп килә. Ул да халыкка турыдан–туры республика һәм муниципаль хакимият органнарына үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.
Бу өлкәдә законнар үтәлеше прокуратура хезмәткәрләренең дә даими күзәтүе астында. Узган ел, мәсәлән, гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибен бозган өчен 3 муниципаль хезмәткәр — административ, 10сы дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Халык мөрәҗәгатьләре белән эшне камилләштерү максатында 2014 елдан һәр җирле үзидарәнең ай саен хисап бирү тәртибе кертелгән, муниципаль хезмәткәрләр белән дә даими укулар оештырыла.
“Халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү — районның социаль–икътисади халәтен ачыклау, проблемаларны вакытында күреп хәл итү өчен бик мөһим чара. Шуңа күрә бу өлкәдә ваемсызлык, битарафлыкка юл куелырга тиеш түгел”, —дип йомгаклады үзенең чыгышын Любовь Осина.
Район Советы утырышында шулай ук 2013 елда район бюджеты үтәлеше, җирле муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр кертү һәм башка мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде. Алар белән сез Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatar.ru) тулырак таныша аласыз.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International