Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Эшнең нәтиҗәсе — кешедә
2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Эшнең нәтиҗәсе — кешедә
8 апрельдә район Мәдәният йортында “Бердәм Россия” сәяси партиясе Уставы нигезендә праймериз, ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү үткәрелде.
14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайланачак. Праймериз нәтиҗәләре лаеклыларны алдан ачыкларга ярдәм итәргә тиеш.
Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТРның Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина алып барды.
Республикада партия эчендә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде. Комитет кандидатлар исемлеген раслады. Алар бүген барысы 157 кандидат. Күпчелеге партия әгъзалары, теләктәш-лек белдерүчеләр дә бар.
Безнең районда үткә-релгән праймеризда 18 кандидат катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТРның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, якташыбыз “Татнефть продуктлары” Холдинг компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Сабиров бар иде. Безнең районнан Укучылар сарае җитәкчесенең балалар иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Лия Ильина шулай ук кандидат буларак катнашты.
Сайлаучылар — “Бердәм Россия” сәяси партиясе әгъзалары һәм шушы партия белән хезмәттәшлек итүче җәмәгать оешмалары (профсоюз, яшьләр оешмалары һ.б.) вәкилләре. Тавыш бирүләр республиканың 18 мәйданчыгында оештырыла. Һәрберсендә 200 сайлаучы. Безнең районда Арча, Әтнә, Балтач, Кукмарадан 192 сайлаучы катнашты.
— Мондый праймериз беренче тапкыр 2011 елның июлендә үткәрелде. Ул вакытта Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга партия эчендә алдан тавыш бирү оештырылды, — дип сөйләде Татарстан Республикасының Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина. — Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларга праймериз шулай ук беренче тапкыр үткәрелә.
Кандидатлар белән очрашуны, тавыш бирүне тиешле югарылыкта оештырган өчен Лилия Маврина Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назировка, аның урынбасары Любовь Осинага рәхмәт әйтте.
Кандидатлар сайлаучылар алдында 5әр минутлык чыгыш ясады. Алар үзләре белән таныштырганнан соң, программаларын бәян итте. Теләгән кеше кандидатларга сорау бирә ала иде.
— Иң катлаулысы — төзегән программаны тормышка ашыру, — дип сөйләде Разил Вәлиев. — Депутатның вазыйфасы канун кабул итү, аның үтәлешен күз уңында тоту һәм сайлаучылар белән эшләү. Сайлаучылар белән эшләүгә игътибар биреп җиткермибез. Шәхсән үзем нәрсә эшләргә җыенам? Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе буларак, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруны күздә тотам. Гомумән, бюджет системасында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырасы бар. Авылдагы проблемалар борчый. Авылларны үстерү өчен комплекслы дәүләт программасы кабул итәргә кирәк. Кешегә эш тә булсын, юллар да төзелсен, медицина һ.б. тармаклар да үсеш алсын.
Райондашыбыз Лия Ильина — “Бердәм Россия Яшь Гвардиясе” штабы җитәкчесе дә. Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын кызыл диплом белән тәмамлаганнан соң 6 ел яшьләр белән эшләү дәверендә ирешкән уңышлары белән таныштырды.
— Мин үз кандидатурамны яшьләр мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан тәкъдим итәм, — дип сөйләде ул. — Минем янымда һәрвакыт яшьләр, аларны яхшы аңлыйм. Аларның сәләте буенча эшлибез һәм уңышларга ирешәбез. Кызганыч, яшьләр авылдан китә. Әмма аларга кайдадыр эшләп йөргәнче, туган җирдә, туган авылда да сәләтне ачып, иҗади һәм һөнәри мөмкинлекләрне тормышка ашырып буласын төшендерергә һәм шушы юнәлештә эшләргә кирәк.
Чыгышлар тәмамлангач, һәр сайлаучы бюллетень алып, яшерен тавыш бирү юлы белән кемнәрне хуплавын белдерде.
Сайлаучыларның кайсы белән сөйләшсәм дә, аларда бер уртак фикер ярылып ята: депутатларның эш нәтиҗәсе халыкның әйбәт яшәвендә чагылырга тиеш. Бүгенге очрашу, тавыш бирүнең “Эшнең нәтиҗәсе — кешедә!” өндәве белән үтүе очраклы түгел.
Румия НАДРШИНА
P.S. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре белән tatarstan.er.ru сайтында танышырга мөмкин.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз