Хисап–сайлау җыелышы

2014 елның 11 апреле, җомга
Хисап–сайлау җыелышы
«Россия Федерациясе коммунистлар партиясе»нең (КПРФ) Татарстан төбәк бүлеге Арча җирле бүлекчәсенең хисап–сайлау җыелышы булды. Җыелышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, КПРФның Татарстан Республикасы комитеты беренче секретаре Хафиз Миргалимов катнашты.
Оештыру утырышында КПРФның Арча җирле бүлекчәсе беренче секретаре итеп Фердинант Гариф улы Ибраһимов сайланды.

Көрәшчеләр үзләрен күрсәтә
“Арча” спорт мәктәбендә 1998–2000 елларда туган яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ярышлар булды. 10 үлчәү категориясендә 48 егет бил алышты. Үз үлчәү авырлыгында җиңгән өметле яшьләрне әйтеп үтәбез.
Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Әлфис Маннанов, Салават Минҗанов, Фәнгиз Маннанов,Сеҗедән Дилүс Әхмәдиев, Ашытбаштан Марсель Мәгъсүмов, Шушмабаштан Камил Кәримов, АПКдан Алмаз Локманов, Яңа Кенәр лицееннан Рәмис Иванов, Сикертәннән Нияз Шафиков, Наласа мәктәбеннән Фаяз Зарипов.
Командалар арасыннан Ашытбаш һәм Сеҗе мәктәпләре беренче урынны алды. Җиңүчеләр 17–19 апрельдә Актанышта Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиев кубогына узачак ярышларда катнашачак.

Ярдәм кирәк
Яңа Кенәрдә урнашкан “Өмет” тернәкләндерү үзәген кемнәр генә белми. Биредә райондашларыбыз гына түгел, күрше районнардан да килеп ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар.
Хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтелсә дә, бүгенге көндә “Өмет” тернәкләндерү үзәге иганәчеләр ярдәменә дә мохтаҗ. Үзәктә бүгенге көндә мөһим мәсьәлә булып җиһазлар проблемасы тора. Сенсор бүлмәсе дә зур үзгәрешләр таләп итә. Изге күңелле кешеләр ярдәменнән тыш кына моны башкарып чыгу мөмкин түгел.
Без, үзәктә эшләүчеләр, үзебезнең яклардан чыккан, эшмәкәрлек белән шөгыльлә-нүче изге күңелле затлардан бу үзәккә дә булышлык итүләрен, өлкәннәребезне сөендерерлек ярдәм көтеп калабыз.
“Өмет” тернәкләндерү үзәге
хезмәткәрләре
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International