Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Китап битләрендә — җиһан сере
2014 елның 11 апреле, җомга
Китап битләрендә — җиһан сере
Арча Үзәк китапханәсенең уку залы бу юлы үзенчәлекле шәхесләрне — җиһан белән кызыксынучыларны җыйды. Якташларыбыз Хәлил Гайнетдинов һәм Ким Шакировның “Җиһангирлар, безне космос үзенә дәшә!” китабын тәкъдир итү кичәсенә әдәбият сөючеләр белән очрашып, авторларның шатлыгын уртаклашырга Казаннан дуслары — галимнәр дә кайткан.
Космик тирәлекне өйрәнүдә үзләреннән лаеклы өлеш керткән татарларга багышланган китап турында язган бар иде. Ә бүгенге тәкъдир итү ки-чәсендә китап битләрендә урын алган кешеләрнең дә булуы аеруча дулкынландырды. Шулардан Яңа Кенәр лицее укучылары һәм Хәлил абыйның кызы Гөлсинә дә бар. Гөлсинә Йолдызлы шәһәрдә булып кайтса, Хәлил Гайнетдиновның укучылары (Яңа Кенәр лицеенда җиһан турында махсус дәресләр дә алып бара) беренче хатын–кыз космонавт Валентина Терешкова белән очрашу бәхетенә ирешкән. Кичәдә алар үзләре башкарган проект белән таныштырды.
Кичәнең яртысы уздымы, юкмы, шигырь сөючеләр арасында танылу алган райондашыбыз Зиннур Тимергалиев җиһан турындагы шигырен яңа табадан төшереп, тамашачы хозурына җиткерергә дә өлгерде. Кичә шулкадәр илһамландырган ки, Зиннур аны берничә минут аралыгында язып өлгергән. “Җиһангирлар, безне космос үзенә дәшә!” китап авторлары 400 битле китапны 5 елдан артык язган.
Хәлил абыйның дусты, якташыбыз Фәрит Хуҗин әлеге китапның дөньяга чыгуын Россия күләмендәге зур вакыйга дип бәяли. Хәтта, “Районыбызда туып, космос өлкәсенә өлеш керткән шәхесләр турында тагын бер китап язарга мөмкин”, — дигән тәкъдим белән чыкты. Фәрит әфәнденең район Үзәк китапханәсен баетуда өлеш кертеп, күп китаплар бүләк итүенә дә бүгенге мавыктыргыч кичә сәбәпче булды. Галим Альберт Саттаров (ул да якташ, язучы Радик Фәизовның кияве) Арча җирлегенең тирәнтен уйлый белүчеләр, тырыш кешеләр бирүе белән горурлануын әйтә. Чыннан да, әгәр шулай булмаса, язучы Тәбриз Мөбарәков (тумышы белән Мөрәледән) космик иярченнең траекториясен исәпли алыр идеме?! Аның исәпләве буенча космик иярчен очып, җиргә кире әйләнеп кайткан! Бүген татар кешеләренең җиһан юлындагы хезмәтләре турында сүз күп булды. Арадан арчалылар да булуы нинди шатлык!
Кичә ахырында Хәлил Шәйхнур улы гармунда халкыбызның үзәкләргә үтә торган моңлы көйләренә тезмә уйнаганда күпләр үзләренең татар милләтеннән булуына сөенеп, татар ул–кызларының гамәлләренә горурланып, милләтебез кичергән михнәтләрне күз алдыннан үткәреп уйлар чоңгылына чумгандыр. Сирәк очрый торган, тырышлыгы белән аерылып торган шәхесләрнең берсе ул Хәлил абый. Нинди генә эшкә тотынмасын, ахырына кадәр башкарып чыгачагы көн кебек ачык. Бу китапны язарга тотынганда да күпләр ышанмаган, юкны бушка уздырып йөри дип санаганнар. Тик җиһанга бар күңелен бирүчене кеше сүзе генә туктатамы соң?! Зиһенендә тупланган мәгълүмат инде яңа китап туар өчен нигез булып тора. Ә аңарчы тәүге космонавт Юрий Гагаринның җиһанга чыккан көнен искә аласы, укучылары белән бәйрәм шатлыгын уртаклашасы бар.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз