Бүгенге тормышның һәр мизгеле шатлык китерә

2014 елның 11 апреле, җомга
Бүгенге тормышның һәр мизгеле шатлык китерә
Бөек Ватан сугышы еллары, Җиңү көннәре ерагайган саен ветераннарыбыз саны да кими бара. Бүгенге көндә исән–сау булган каһарманнарыбыз ничек яши? Мохтаҗлык кичермиләрме? Шуларны барлау нияте белән җитәкчеләр сугыш ветераннарының өйләрендә булды. Шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев һәм аның урынбасары Тәлгать Җәләлетдинов белән безгә дә берничә сугыш ветераны белән очрашырга туры килде.
Айванда яшәүче Абдулла Шәйхиевның сөйләр сүзе күп иде. Бөек Җиңүгә 70 елга якын вакыт үтүгә карамастан, аның бер генә мизгеле дә ветераннар йөрәгеннән китми. Онытылырлыкмы соң? Күпме газап, хәсрәт, күз яше. “15 яшемдә Маруся атлы ак атым белән ашлык ташыдым, лобогрейкада, комбайнда ашлык урдырдым, берүзем 7—8 хатын–кызны алыштырдым. 18 яшем тулу белән армиягә алдылар. Безне Япония чигенә җибәрделәр. Порт Артурга бардык. Шунда 1951 елга кадәр хезмәт иттем. Сугыштан соң да бик күп авырлыклар кичердем. Бүгенге тормышым яхшы, зарланырлык урыным юк,”—диде ул хәл белүләре өчен рәхмәт әйтеп.
Әдһәм Әхмәдҗанов армиягә 1942 елда алына. 226нчы танк дивизиясе составында егет Сталинград өчен барган сугышта катнаша, үлемнән кала, разведкада каты яралана, башта госпитальдә дәвалана, аннан туган ягы Казахстанга кайта. 3 ел элек юллама буенча Арчага эшкә килгән табиб улы Рөстәм аны үз янына чакырып ала. Шулай 3нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры Арчада улы гаиләсе белән яши. Язмышыннан зарланмый.
Арча үзәгендәге сугыш ветераны буларак алган фатирында яшәүче 88 яшьлек Бари Муллагалиев та тормышыннан ка-нәгать. Пар канаты, 59 ел бергә гомер иткән хатыны Мәнфүрәнең янында булуы да аның өчен зур бәхет. Бари Муллагалиев 1943 елны сугышка алынып, 5нче казак корпусында Украинаны азат итүдә катнашкан, Киев өчен көрәшкәндә авыр яраланып, озак вакыт госпитальдә дәваланган, аннан Иранда, Төркия чигендә хезмәт иткән. 7 елдан соң гына туган ягына кайткан.
Сәлмән Мәүлетов Омскида туса да, безнең якны үз иткән. Кытайда хезмәт иткәннән соң, 1950 елда Арчага кайткан һәм шул вакыттан бирле биредә яши. Үсемлекләрне саклау станциясендә озак еллар агроном булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Хатыны Диләрә ханым белән тату, матур гомер кичерә.
Николай Гурьянов та Кытай чигендә, аннан Кытайның үзендә булган. 1950 елда гына кайткан, озак еллар йортлар идарәсендә хисапчы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. 57 ел инде хатыны Татьяна белән тигез гомер итә. Тормышыннан зарланмый.
Арча станциясендә гомер итүче Госман Габдрәхимов 2нче Балтыйк буе фронты составында Эстония, Латвия, Литваны азат итүдә катнашкан, Польшага барып җиткән.
Арчадан Халисә Гафурова, 17 яшендә сугышка алуларын сорап, хәрби ко-миссариатка бара. Әмма кызны ул чакта кире боралар. Тик озакка түгел. Бер елдан соң чакырталар. Шулай 1942 елда армиягә алына Халисә апа, 379нчы зенит артиллерия дивизионы составында башта разведкада, аннан санинструктор була, Җиңүне Венгриядә каршылый. Туган ягына зенитчы кыз 1945 елның августында кайта. “Сәламәт-легем дә, тормышым да яхшы, зарланыр урыным юк. Болай хәл белүегез үзе күңелле. Рәхмәт яусын,”—диде ул озата чыкканда.
91 яшьлек Николай Волчук тумышы белән Украинадан. Күзләре начар күрүе сәбәпле, сугышка ул 1944 елны гына алына. 417нче артиллерия батальонында шофер була. “Бервакыт самолетлар килеп чыгып, машиналарны бомбага тота башлады. Кем кая сибелде. Соңыннан машина янына килсәм, кабинасы юк,—ди Николай Волчук.—Мин шундый сугышны баштан кичереп, исән–сау калуым белән бәхетле”. Хәзер ул хатыны Валентина белән ветеран буларак үзенә бирелгән фатирда яши.
Арчада яшәүче Сания Камалетдинова Мәскәү астында һава һөҗүменә каршы оборонада торган. “Киткәндә миңа 18 яшь кенә иде. 1941 елдан 1945 елга кадәр шунда булдым. Басуларда землянкаларда яшәдек. Кайт-канда 3әр метр ситсы бирделәр,—дип искә ала Сания ханым.—Лаеклы ялга 26 ел район башкарма комитетында икътисадчы–баш хисапчы булып эшләп чыктым. Тормышым бик рәхәт. Хөкүмәтебез ярдәме белән фатирлы булдык. Форсаттан файдаланып, бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә”.
Шулай ук Арча станциясендә яшәүче Изил Зиннәтуллин янында да булдык. Ул 1934 елгы. Бөек Ватан сугышы башланганда әле 7 яшьлек сабый гына була. Әмма аңа да сугышның ни икәнен татырга туры килә. “1956 ел. Бер атнадан кайтабыз, дип торганда сугышчан тревога булды. Танкларга утырып киттек. Кая, ни өчен барганны да белмибез. Будапештка (Венгриядәге контрреволюция вакыты) кердек. Подвалларга качып, безне көтеп ятканнар икән. 5 танкны шунда ук яндырдылар. Безнең танкка да ут капты. Тик үзебезгә зыян килмәде. Минем белән Арча районы егетләре дә бар иде. Кәче егете шунда ук һәлак булды. 3 көн барган бу сугыш 1500 кешенең гомерен алып китте”,—дип искә төшерде ул көннәрне И. Зиннәтуллин.
Һәрберсенең язмышы төрле, тормышы үзе бер тарих. Әмма барысының да башыннан үткәне бер — сугыш. Без күз алдына да китерә алмаган авырлыкларны башларыннан кичергән бу кешеләр өчен бүгенге матур тормышның һәр мизгеле, игътибар һәм ихтирам, шатлык кына китерә. Исән–имин генә булыгыз, ветераннар.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International