Өйдән чыкмыйча да язылып була

2014 елның 11 апреле, җомга
Өйдән чыкмыйча да язылып була
Без шундый гасырда яшибез, барысы да каядыр ашыга, тиз арада күп эш башкарып калырга тырыша. Ирексездән, җир шары тизрәк әйләнә башламадымы икән дип уйлап куясың. Шунысы кызык, элекке заманнарда безнең бабаларыбыз, техника һәм элемтә чараларыннан башка яшәп, атларда һәм җәяү йөреп, ничек барлык эшләрен башкарырга өлгерде икән? Ә безнең көндәлек эшләргә дә вакыт калмый.
Бүген без электрон түләүләр турында сөйләшербез. Газета битләрендә Интернет челтәре аша түләүләр башкару, табибка, балалар бакчасына чиратка басу, шулай ук башка бик күп төрле дәүләт хезмәтләре башкару мөмкинлеге турында еш язабыз. Күптән түгел айның соңгы көнендә банкка коммуналь хезмәтләр өчен түләргә ашыгучы танышымны очраттым. Бу очрашу мине яңадан кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. “Һич вакыт җиткереп булмады”, — диде ул. Электрон түләүләр турында сүз кузгаткач, аның мондый мөмкинлек турында бөтенләй белмәве ачыкланды. Ул бу турыда газета битләрендә укымаган, алар газетага да язылырга өлгермәгән.
Бүгенге мәкалә компьютер белән яхшы таныш, тик почтага барып яки өенә хат ташучы чакыртып, вакытлы матбугатка язылырга вакыт таба алмаучылар өчен.
Беренче эш итеп эзләү битенә “ТАТМЕДИА” сүзен кертәбез һәм тәкъдим ителгән исемлектән tatmedia.ru сайтын табып, шунда керәбез. Баш биттә “Язылу” (“Подписка”) сылтамасына басабыз. Боларны башкарганнан соң, tatpost.ru сайтына чыгабыз. Мин шунда ук теркәлү үтәргә киңәш итәм. Моның өчен “Теркәлү үтү” (“Регистрация”) сылтамасына басып, тәкъдим ителгән юлларны тутырырга кирәк (инглиз телендә “Учет язуы исеме” (“Имя учетной записи”), “Пароль”не раслау, электрон поч-та адресы һәм түләүченең нинди төркемгә керүе – физик яки юридик зат). Аннан соң “Кулланучыны өстәргә” (“Добавить пользователя”) һәм “Дәвам итәргә” (“Продолжить”) сылтамаларына басабыз. “Кулланучы профиле” (“Профиль пользователя”) бите ачыла. Анда кулланучы турында теркәлү мәгълүматлары: фамилиясе, исеме, әтисенең исемен рус телендә тутырабыз һәм “Мәгълүматны сакларга” (“Сохранить информацию”) сылтамасына басканнан соң, аскарак төшеп, “Парольне үзгәртергә” (“Заменить пароль”) сылтамасына басып, теләсәгез, парольне үзгәртә аласыз яки “Үткәрмәскә” (“Отмена”) басарга кирәк. “Язылу каталогы” (“Каталог подписки”) бите ачыла. Сул якта “Басмаларны эзләү” (“Поиск изданий”) баганасында вакытлы матбугатның төрен сайлыйбыз һәм исемен язабыз. Безнең очракта “Арча хәбәрләре” газетасы. “Эзләү” (“Поиск”) сылтамасына басабыз. Килеп чыккан тәрәзәчектә “Арча хәбәрләре” газетасы каршысында “Сайларга” (“Выбрать”) сылтамасына басабыз. Ничә газетага языласыбызны һәм почта индексыбызны керткәннән соң “Кәрҗингә өстәргә” (“Добавить в корзину”) һәм “Кәрҗингә күчәргә” (“Перейти в корзину”) сылтамаларына басабыз. Керткән мәгълүматның дөреслеген тикшергәннән соң, “Язылуны рәсмиләштерергә” (“Оформить подписку”) дигән сылтаманы сайлыйбыз. Ике төрле түләү мөмкинлеге бар: “Акча белән хат ташучыга” (“Наличными почтальону”) яки “Интернет аркылы банк картасы белән” (“Банковской картой через Интернет”). Безне икенче мөмкинлек кызыксындыра. Шуны сайлыйбыз һәм “Дәвам итәргә” (“Продолжить”) басабыз. Та- гын бер тапкыр барлык мәгълүматның дөреслеген тикшерәбез һәм “Түләргә” (“Оплатить”) сылтамасына басабыз. Соң-гы адым – карта реквизитларын (номер, карта хуҗасының исеме, өч санлы раслау коды) кертәбез һәм тагын “Түләргә” (“Оплатить”) басабыз. Шулай итеп, газетага язылдык. Нәкъ шушы юл белән башка төрле матбугатка да языла аласыз. Икенче тапкыр инде җиңелрәк булачак, чөнки сез бер тапкыр теркәлү уздыгыз.
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International