Бергә–бергә күңел ачкач, кәефләр дә яхшыра

2014 елның 11 апреле, җомга
Бергә–бергә күңел ачкач, кәефләр дә яхшыра
Узган шимбәдә Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә районның мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Иң көчле ике коллектив. Укытучыларның мәгарифтә генә түгел, сәнгатьтә дә көчле булулары бәһасез, ә мәдәният хезмәткәрләре бу өлкәдә “йөз пот тоз ашаган” профессионаллар. Шуңа “Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың җыры!” дигән исем астында үткән концертның шәп булачагын арчалылар алдан ук тойды. Тамаша залы ул көнне шыгрым тулы иде.
Концертны район мәгариф идарәсе башлап җибәрде. Халык музыка уен кораллары ансамбле “Умырзая”, “Рамай”, “Әтнә”, “Нәфисә”, “Талы–талы” көйләре күпләрне яшьлегенә, үткәненә алып кайтты. Аңа чишмә буенда яшьләрнең очрашуын, күңел ачуларын чагылдырган фольклор күренеш бәйләнеп китте. Тамашачы шулай акрынлап сәнгать, җыр, моң дөньясына чумды. Эльвира Гобәйдуллина, Алсу Сәмигуллина, хезмәт ветераны Гөлсинә Акбитова (Алсу белән Гөлсинә җыр көйләрен үзләре иҗат иткән), вокаль ансамбль, Рисәлә Әхмәтханова һәм Алсу Сәмигуллина дуэты башкарган җырлар күңелләргә үтеп керә алды. Мәгариф идарәсе җитәк-чесе Рина Бәдриева чыгышы үзенчәлекле һәм кызыклы булды. Ә биюләр... Рус һәм татар халыклары биюләре дәртләндергеч һәм дулкынландыргыч иде. Скетч исә гаилә темасын яктыртты. Чыннан да, яшькә дә карап тормыйча һәр гаиләдә бер мизгел эчендә тормышны чәлпәрәмә китерерлек вакытлар була. Төпле киңәш, ярдәм-чел караш, туганнарыңның якын мөнәсәбәте мондый вакытта иң зур көчкә ия.
Район мәдәният идарәсе коллективы, Арча үзешчәннәре, күптән түгел генә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” очрашуында катнашып, Казанда яшәүче якташларыбыз алдында концерт куеп кайттылар. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән озатылды. Игътибар итсәгез, соңгы вакытта телевидениедән көн дә диярлек арчалыларны күрсәтәләр. Безнең Арча төбәге элек–электән әдәбият кына түгел, сәнгать өлкәсендә дә дан казанып килгән һәм бүген дә шул югарылыктан төшми.
Бу көнне дә аларның чыгышлары уңышлы чыкты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗанов, мәдәният идарәсе җитәк-чесе Илнур Котдусов, Зилә Зиннәтова белән Дамир Гасыймовның җырлаулары алкышларга лаек булды, яңа оешкан егетләр вокаль ансамбле чыгышы искиткеч матур чыкты. “Буталдым” шаян һәм “Поднос” фольклор биюләрен, халык музыка уен кораллары ансамбле уйнавын, күңелле сәхнәне дә тамашачы яратты. “Безнең горурлыгыбыз” дигән исем астында сәхнәгә төрле елларда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме алган мәдәният өлкәсе ветераннарының чыгуы уңышлы булды. Шушмабаштан Хәйдәр Әхмәтов, Иске Ашыттан Саяра Фәттрахманова, Яңа Кенәрдән Диләрә Иванова, Арчадан Илшат Гатин, Фирая Батыршина, Зилә Шәйхетдинова, Расих Галимҗанов, Флорид Гасыймов, Гөберчәктән Халидә Әхмәдиева, Кушлавычтан Фәния Хәнәфиева — районыбызда сәнгать дөньясын яңгыраткан, мәдәният өлкәсендә абруй казанган районыбыз горурлыгы. Алар мәңге яшь, һәрчак тамашачы белән.
Сәхнә сөя матурлыкны,
Яшьлекне, елмаюны.
Сәхнәдә яшәгән кеше
Белми ул картаюны.
Киләчәктә дә коллективлар белән концертлар оештырып, тамашачының да, үзебезнең дә күңелне күреп, сәхнәләрне гөрләтеп, картаюны белмичә яшьнәп яшәргә язсын.
18 апрельдә иң яхшы номерлардан гала-концерт була.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International