Авылга язучы килде

2014 елның 11 апреле, җомга
Авылга язучы килде
Өч Пошалым мәктәпләре укучылары Урта Пошалым мәдәният йортында Татарстан Язучылар Берлеге рәисе, Шәйхи Маннур исемендәге бүләк иясе, язучы, драматург Рафис Корбан белән очрашты. Аның белән әңгәмә корды, табышмакларына җаваплар тапты, кызыксындырган сорауларга җаваплар һәм каләм иясе кулыннан балалар өчен язылган китаплар, журналлар алу бәхетенә ирешеп, шагыйрьнең яңа шигырьләрен ишеттеләр.
Бүгенге очрашу аларның күңел түрендә балачакның якты хатирәсенең гүзәл мизгеле булып урын алачак. Кем өчендер, бәлки, әдәбият юлына этәргеч тә, һөнәр сайлауга юнәлеш күрсәтү дә булыр. Кичәне алып баручы Урта Пошалым китапханәсе мөдире Гөлназ Галим-җанова тере язучыны 5 сыйныфта укыган вакытта күрүен әйтә. “Аннан соң авылга язучының килгәне булмады”, – ди. Шул көннән кыз Госман Садә иҗатын бик ярата. Белмәссең, бәлки китаплар патшалыгына да аны әнә шул очрашудан калган хисләр алып килгәндер. Китапханәче апалары балалар күңелендә Рафис Корбан иҗатына да мәхәббәт тәрбияләгән. Әгәр алар язучының иҗатына битараф булса, “Керпе малае дуслар эзли” әкиятен сәхнәләштерә (Югары Пошалым укучылары), шигырьләрен “су кебек эчә”, көйгә салынганнарын моңлы итеп башкара (Урта һәм Түбән Пошалым башлангыч сыйныф укучылары) алыр идеме икән?!
Кичәдә шагыйрь үзе дә күңеле белән балачагына кайтты. Хәер, кайтты дию генә аз булыр, аның күңеле мәңгелек балачак илендә калган сыман. Һәрхәлдә иҗаты — рухи хәзинәсе шуны күрсәтә. Балачагында укытучыларын нинди сорау-лар биреп аптыраткандыр да, авылдашларын ниләр белән гаҗәпләндергәндер, әмма күргән–ишеткәннәре хыялый авыл малаеның җанына илһам өстәп, уйлары тәүлек дәвамында ак кәгазь битләренә төшерүен сорап кыбырсыта. Әнә шулай дөньяга балалар өчен берсеннән–берсе матур шигырьләр туа.
Шигырь язу авырмы, дип сораган балаларга ул шаяртып, “Гер күтәрүгә караганда җиңелрәк”, — дигән җавабын ишеттерде. Балалар өчен шактый китаплар язган, “Күчтәнәч” журналының нәшире һәм мөхәррире тәүге шигырен 9 яшендә иҗат иткән. Һәм әнисеннән күчкән сәләтне гомере буе юлдаш итеп яши. Аның яхшылыкка, туган телне, туган җирне яратырга өндәгән шигырьләрендә малайлар шук, шаян, чая, күп белә. Балалар дөньясында кайнаганга, Рафис Харис улына татарча мультфильмнар өчен сценарийлар язу да бик җиңел. Ә “Тапкырларга – табышмак” китабы татар баласы укырга тиешле 100 китап исемлегенә кертелгән. Өлкәннәр өчен дә шигырьләр җыентыгы бар шагыйрьнең, ләкин, “Балаларга язуы җиңелрәк”, — ди ул. Кызлары да әтиләрен (ике кыз үстерәләр) еш кына “Әти, син һаман балалыктан чыкмаган”, — дип шелтәләп ала икән.
— Балалар белән очрашуларда еш булсам да, һәрберсеннән үзгә кичерешләр белән кайтам, — ди каләм иясе. Пошалымнан да балаларның самимилеген, керсез хисләр тулы карашыннан иңгән яктылыкны төяп, туачак шигырьләренә, әкиятләренә персонажлар, рухи азык туплап, очрашу мизгеленең истәлеге булсын дип балалар тарафыннан әкият геройлары ясалган плакат-рәсемнәр һәм бергә төшкән фотосүрәтләр белән китте ул.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International