Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Күпфатирлы йортларда почта тартмасын кем куя
2014 елның 11 апреле, җомга
Күпфатирлы йортларда почта тартмасын кем куя
Вакытлы матбугатка икенче яртыеллыкка язылу башланды, газета–журналларга бәяләр артты, Интернет көннән–көн үз упкынына тарта... Мондый басым астында кайсы якка атларга, кайсын сайларга да белмәссең. Юк, алай дию дә бик үк дөрес булмас. Чөнки газета, журналлар алдырган кеше аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый һәм аны бернинди каршылыклар да куркытмый.
Тик менә безне шундый сораулар кызыксындыра: күпкатлы йортларда яшәүчеләргә көн-дәлек почта ничек барып ирешә? Аларда почта тартмалары бармы? Юк икән, аларны кем урнаштырырга тиеш? Бу сорауга җавап эзләп, гадәттәгечә, иң беренче Интернетка кердем. Тик, кызганыч, төпле һәм төгәл аңлатма таба алмадым. Ахыр чиктә күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең үзләренә мөрәҗәгать итеп карарга булдым.
Банк урамы, 18нче йортның бер подъезды ишегендә домофон юк икән, аңа керү кыенлык тудырмады. Иң беренче фатирдан чыккан Роза Нуретдинова соравымны ишетүгә икенче катка менгәндә бачкыч мәйданчыгында идәндә торган почта тартмаларына күрсәтте. “Стенага эленгән иде ул. Узган ел ныклап төзекләндергәннән соң идәндә калды”,—диде.
—Ә менә безнең йортны ныклап төзекләндергән “Икстрой” ширкәте үз эшен җиренә җиткереп башкарды,—ди Банк урамы, 20нче йортта яшәүче Фердинант Абдуллаҗанов.—Ишектән керүгә стенага урын әзерләде. Без һәрберебез почта тартмалары сатып алдык. Шунда урнаштырып та бирде.
Шул ук урамның 24нче йортында яшәүче Сәвия Зиннәтова да мөмкинлекләре булганнарның үз ишекләре турысына алып куюларын, ә калганнар өчен почта тартмаларының баскыч астында булуын әйтте. Иске, әмма бар. “Мин “Арча хәбәрләре”н генә алдырам. Ансыз булмый. Бөтен яңалыкны белеп торасың”,—диде ул.
—Почта тартмаларын һәркем үзе сатып ала. Торак– милекчеләр ширкәтенең аларны үз исәбенә алып куярга акчасы юк. Безнең “Уют” ширкәтенә 8 йорт карый, коммуналь хезмәтләр өчен зур суммада әҗәтебез бар. Кыш чыктык. Ватылган рәшәткәләрне карыйсы, чә-чәкләр утыртасы бар,—диде җитәкчесе Роза Билалова, проб-лемаларын санап китеп.
Шәһәр Советы башкарма комитетында бу хакта ни уйлыйлар?
—Әйе, почта тартмаларын һәркем үзе сатып ала, ә төзегән яки ныклап төзекләндергән оешма аларны урнаштырып бирә, торак–милекчеләр шир-кәте башта сатып алуны оештырса, аннан карап, контрольдә тота. Яңадан барлык йортларда почта тартмаларын бер кат барлап чыгарга кушылды,—диде җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев.
Ә менә яңа төзелгән йортларда ничек? Берничә йортка кердек, хатлар, газета–журналлар, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен квитанцияләр я тәрәзә төбендә ята, я ишек сапларына кыстырылган.
—Яңа төзелгән йортларны тапшырганда подрядчылар тарафыннан почта тартмалары куелырга тиеш. Ул шул фатир бәясе исәбенә керә. Ул яктан “Энергосервис” ширкәте бик төгәл,—ди “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Фәрит Зәйнуллин (редакциядән: тик менә әлеге ширкәт төзеп ел ярым элек тапшырган Зур урам, 9а йортта әлегә кадәр почта тартмалары юк, квитанцияләр тәрәзә төбендә я ишек тоткасында). Йортларны ныклап төзекләндергән оешмалар да почта тартмаларын урнаштырып китәргә бурычлы. Юк икән, ТМШ җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә почта тартмаларын фатир хуҗалары үзләре сатып ала.
—Алар гомуми йорт милкенә керә түгелме соң? Гомуми йорт милкен карап торган, төзекләндергән өчен йортта яшәүчеләр акча түли.
—Юк, ут, газ исәпләү приборлары кебек үк почта тартмалары да һәркемнең үз милке.
Ярый, монысын аңлаштык та, ди. Ә менә хат ташучылар бинага ничек керә? Һәр йортта диярлек хәзер домофон бит. Банк урамы, 27 йортта хатны урам яктагы телефон номерлары язылган калайга кыстырып киткәннәр иде. Аның хуҗасы кулына барып ирешүе икеле түгелме соң?
—Һәр хат ташучыга почта бүлекчәсе үз хисабына домофон ачкычлары ясатып бирде. Яңадан бу мәсьәләне ачыкларбыз,—диде Арча почта бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов.
Әйе, монда ачыклыйсы мәсьәләләр бар әле. Шундый бәяләргә газета–журналга язылалар икән, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз кулларына барып ирешәчәгенә төгәл ышансын иде. Коммуналь хезмәтләргә акча җыючы оешмаларны бу мәсьәлә аеруча кызыксындырырга тиеш.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз