Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәктәпләрдә “урак өсте” җитә
2014 елның 11 апреле, җомга
Мәктәпләрдә “урак өсте” җитә^
Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен урак өсте —Бердәм дәүләт имтиханнары якынлаша.
Укучылар һәм аларның әти-әниләре түземсезлек белән билгеләнгән көннәрне көтә. Балалары белемнәрен күрсәтә алырмы, чит мәктәп диварларында, югалып калмасмы һәм чыгарылыш имтиханнары белән бәйле башка сораулар бүген әти-әниләрне һәм укытучыларны иң борчыганнары.
Шул уңайдан Арча районы буенча Бердәм дәүләт имтиханнары координаторы, мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик үзәк методисты Лилия Гатауллина белән сөйләшәбез.
— Лилия Мәхмүдовна, Бердәм дәүләт имтиханнарына санаулы көннәр калып бара. Быел районда күпме чыгарылыш сыйныф укучысы исәпләнә? Алар имтиханнарны кайда тапшырачак һәм нинди әзерлек эшләре алып барыла?
—Быел Арча районында 270 чыгарылыш сыйныф укучысы исәпләнә. Алар барысы да имтиханнарны Арчаның икенче урта мәктәбендә тапшырачак. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек кече яшьтән үк башлана, ә чыгарылыш сыйныф укучылары белән бу эш максатчан рәвештә алып барыла. Дәрес вакытында һәм өйдә мөстәкыйль шөгыльләнгәндә алар теоретик белемнәрен практикада кулланырга өйрәнә. Укучыларны психологик яктан әзерләү, алар имтихан тапшыру процессы турында хәбәрдар булсын, контроль тикшерү материалларының эчтәлеге, төзелеше һәм катлаулылык дәрәҗәсе белән таныша алсын өчен районда сынау Бердәм дәүләт имтиханнары оештырыла. Алар барысы да махсус имтихан тапшыру пунктларында узды. Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүдә педагогик тәҗрибә белән уртаклашу системасын җәелдерү максатыннан Арчаның беренче, икенче мәктәпләрендә, бишенче гимназиядә, Түбән Мәтәскә, Яңа Кенәр, Иске Чүриле һәм Шушмабаш мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча ресурс үзәкләр эшли. Бу мәктәпләрнең теләсә кайсына өстәмә шөгыльләнү өчен алдан билгеләнгән көннәрдә (аерым фәннәр буенча шөгыльләнү көннәре http://arskinfo.ucoz.ru сайтында урнаштырылган) укучылар килә ала.
—Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда үзгәрешләргә аерым тукталып үтәсе килә. Укучыга үзе белән нәрсә алып килергә кирәк һәм нәрсәләр алып керергә ярамый?
— Имтихан тапшыру пункты-на һәр чыгарылыш укучысы бер сәгать алдан паспорт, пропуск, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру турында белешмәлек, кара гельле ручка белән килә. Аерым фәннәр буенча имтиханнарга өстәмә әйберләр (аларның исемлеге белән укытучылар таныштыра) алып керергә рөхсәт ителә.
Үзең белән элемтә чаралары, электрон-исәпләү техникасы, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язма мәгълүматлар һәм башка мәгълүмат саклау һәм тапшыру чаралары алып керү тыела. Аларны алып керү очрагы, мин куллану турында әйтмим дә, имтихан нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруга китерәчәк. Таләпләрне бозучы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручылар имтиханнан чыгарыла.
Быел үзгәрешләр бары Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру тәртибенә генә кагылачак. Имтихан тапшыру пунктында барлык аудиторияләр дә видеокүзәтү системасы, телефоннарны блокировкалау һәм металлэзләгечләр белән җиһазландырылачак. Мәгариф өлкәсен күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов чараларның контрольне көчәйтүгә һәм бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру процедурасын үтә күренмәле итүгә юнәлдерелгән булуын әйтте.
— Җәмәгать күзәтүчеләре турында да әйтеп үтсәгез иде, кемнәр алар һәм ничек сайлап алына?
— Имтихан тапшыру пунктларында җәмәгать күзәтүче-ләре булачак, алар бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү процессын контрольдә тотачак. Райондагы һәр теләгән кеше: массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, ата-аналар комитетлары, попечительлек советы, җәмәгать берләшмәләре һәм оешмалары әгъзалары, уку йортлары хезмәткәрләре, законнар чыгару органы әгъзалары (аларның балалары имтихан тапшырмаган очракта) җәмәгать күзәтүчеләре була ала. Җәмәгать күзәтүчесе булырга теләүчеләр 15 апрельгә кадәр мәгариф идарәсенә аккредитациягә гариза тапшырырга тиеш.
— Әти-әниләргә, балаларга киңәшләрегез һәм теләкләрегез нинди?
— Бердәм дәүләт имтиханнары – ул зур стресс, балалар өчен генә түгел, әти-әниләр һәм укытучылар өчен дә. Шуңа күрә, беренче чиратта, әти-әниләр балаларына игътибарлырак булсын, үзләренә ышаныч тудырсыннар иде. Һәр укучы бары үз көченә генә таянырга тиеш.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына мин бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калам.
Бердәм дәүләт имтиханнары турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында (mon.tatar.ru) табарга була.
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз