Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 15 апрельдә “Курса МТСы”, “Ак барс агрокомплексы” хуҗалыкларының терлекчелек фермаларында булды

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШЛЫГЫ Алмас Назиров 15 апрельдә “Курса МТСы”, “Ак барс агрокомплексы” хуҗалыкларының терлекчелек фермаларында булды, язгы кыр эшләренә әзерлек, шул җирлекләр-дәге социаль объектларның эшчәнлеге белән кызыксынды.
Ул Сеҗе авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Алар авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү, клубларны төзек-ләндерү, балалар бакчаларының эш сәгатьләрен ата–аналарга уңайлы итеп көйләү мәсьәләләрен күтәрделәр.

Арчалыларга кубок тапшырылды
Узган шимбәдә «Арча» спорт комплексында авыл районнары командалары арасында кул көрәше буенча республика бәйгесе булды.
Ул күңелле вакыйгадан башланып китте. 43 авыл районнары арасында 17 спорт төре буенча уңышлы чыгыш ясап, Арча районы республика Спартакиадасында беренче урынны алган. Шул уңайдан “Уңыш” физкультура спорт җәмгыяте җитәкчесе Вивади Мәхмүтов район спортчыларына Мактау грамотасы һәм кубок тапшырды.
Кул көрәше буенча республика чемпионатында 20 районнан 200 кеше катнашты. Арча районының ирләр командасы — икенче, хатын-кызлар командасы дүртенче урынны яулады. Ирләр арасында Фәрит Мөбарәков, Фәнис Мөхәммәтшин — беренче, Марат Мөхәммәтшин икенче урынны алды. Хатын–кызлардан Гөлназ Нәбиуллина беренче урынны берәүгә дә бирмәде, Алсинә Байназарова өченче булды.

Хезмәтне саклау
Видеоконференция режимында 2013 елда республика предприятиеләрендә хезмәтне саклау хәленә кагылышлы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең утырышы булды. Анда прокуратура, тикшерү бүлеге, Роспотребнадзор вәкилләре һәм 2013 елда, 2014 елның 1 кварталында хезмәт урынында авыр тән җәрәхәтләре һәм үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары теркәлгән эш бирүчеләр чакырылган иде.
Утырыш ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин хезмәткәрләргә хезмәтне саклау буенча укыту, инструктажлар, медицина тикшерүе уздыру, махсус киемнәр, аяк кием-нәре һ.б. белән тәэмин итү һәм предприятиенең җитештерү участокларындагы эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләүнең мөһимлеген искәртте.

Игътибар: конкурс
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе белән берлектә Җиңү көне уңаеннан мәктәп укучылары арасында иншалар конкурсы игълан итә.
Хөрмәтле мәктәп укучылары, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда эшләгән якыннарыгыз турындагы язмаларыгызны “Бабамның җиңүе – минем азатлыгым!”, “Тылда җиңүне ничек якынайттылар!” темалары буенча яза аласыз. Язмаларыгыз 2014 елның 9 маена кадәр район газетасы редакциясендә кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.


Ләйлә белән Камилә — дипломант
И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесында Нәҗип Җиһанов исемендәге яшь пианинода уйнау осталары арасында республика бәйгесенең өченче йомгаклау туры үткәрелде. Арча сәнгать мәктәбеннән Ләйлә Камалова — беренче, Камилә Закирова өченче дәрәҗә дипломант исеменә ия булды (укытучылары Эльвира Рәхмәтуллина). Яшь музыкантларга киләчәктә дә җиңүләр телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International