Куян куып машинасыз калган

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Куян куып машинасыз калган
19 апрельдә республикада кайбер төр киек кошларга язгы ау ачыла һәм ул ун көн дәвам итеп, 28 апрельдә тәмамлана.
10 апрельдә Арчада уздырылган зона семинарында сүз язгы ауны тәртипле итеп оештыру турында барды. Анда Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Федор Батьков, бүлек җи-тәкчеләре Ренат Чиспияков, Радик Мотаһаров аучылык хуҗалыкларына куела торган таләпләр, әлеге тармактагы яңалыклар турында сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр.
Соңгы вакытта республикада аучылык кагыйдәләрен бозучыларга карата кырыс чаралар кулланыла. Мәсәлән, Алабуга районында төнлә ут яктысында куян аулаган браконьерның “Нива” машинасы, мылтыгы конфискацияләнгән, 100 мең сум штраф салынган, аучылык билеты алынган.
— 2013 елда Арча районында унбиш кеше ау кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылды, — диде аучылык буенча районара бүлек җитәкчесе Илһам Галимҗанов. — Язгы ау чоры алдыннан контрольне тагын да көчәйттек, рейдлар үткәрәбез, аңлату эшләре алып барабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International