Ата–анага да тынычлык юк

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Ата–анага да тынычлык юк
Район суды Арчада яшәүче 40 яшьлек Ленар Гыйләҗиевка карата җинаять эшен карады.
2014 елның 3 февралендә төнге сәгать 11нче яртылар тирәсендә Л.Гыйләҗиев исерек хәлдә үз өендә тавыш күтәрә, гаилә әгъзаларының тынычлыгын боза. Хәтта әти–әнисенең сүзенә дә колак салмый. Карт әтисенең түземлеге бетеп, полициягә ярдәм сорап шалтырата. Полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Арадан берсе Л.Гыйләҗиевны тынычланырга күндермәкче була. Дуамалчыга шул гына кирәк, ул кухнядагы өстәлдән пычакны алып, селтәнә-селтәнә полициянең өлкән сержанты янына якынлаша һәм көтмәгәндә аның уң кулына кадый. Бәхеткә каршы, яра куркыныч булмый. Шунда ук полиция хезмәткәрләре Л.Гыйләҗиевны кулга ала.
Судта Л. Гыйләҗиев гаебен тулысынча таныды.
РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә гаепле 2 ел 6 айга сынау чоры белән шартлы рәвештә хөкем ителде. Сынау чорында хөкем ителүче, җинаять–башкару инспекциясенә хәбәр итмичә, яшәү урынын үзгәртә алмый, айга ике тапкыр әлеге инспекция-дә теркәлү үтәргә тиеш, аңа спиртлы эчемлекләр кабул итү урынында булырга һәм эшләргә ярамый.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
прокурор
урынбасары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International