Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Балалар дини бәйгедә
2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Балалар дини бәйгедә
Арча үзәк мәчетендә төрле чаралар, бәйгеләр оештыру матур традициягә әверелеп бара. Әле кайчан гына остазлар, имамнар бәйгесе үткәрелгән иде, узган якшәмбедә биредә балалар арасында дини бәйге булды.
—Районыбызда 76 мәчет бар, 48ендә укулар бара. Симетбаш, Сөрде, Айван, Мирҗәм мәчетләрендә дә быел укулар башланды. Бер җыелышта Җәлил хәзрәт: “Мин 54 бала укыттым. Хәзер бөтен мәчеткә 50 бала җыеп булмый”,—дигән иде. Менә бүген карап торам, күпме бала бәйгегә җыелган. Аллага шөкер, балалар бар, мәчеткә йөри. Арча станциясе мәчетендә быел гына да 21 өлкән яшьтәге кеше һәм 18 бала шаһәдәтнамә алды,—диде районның мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая Фәтхуллина.
Мәчетләрдә дини белем үзләштерүче балалар арасындагы бәйгене Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев ачып җибәрде.
—Зур бәйгедә күрешүебезгә шатбыз. Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә юлында, аның рәхмәте белән йөрибез,—дип башлады ул сүзен.—Ел да мәчетләребездә 2—2,5 мең кеше белем ала. Дини укуларның тагын бер елы тәмамланып килә. Ел дәверендә нәрсә үзләштердегез? Шуны сынап карау, бигрәк тә бер–беребез белән очрашу, аралашу өчен җыелдык без бүген. Сез барыгыз да дини юлдан китеп, Аллаһы Тәгалә рәхмәтен алган балалар. Шуңа сөенергә кирәк. Чөнки туры юлларын таба алмаган балалар, яшьләр дә күп бит. Сезгә дини белем бирүче остазларыгызга да рәхмәт белде-рәсем килә. Бу җиңел эш түгел. Уңышлар һәм җиңүләр телим һәрберегезгә.
Ул көнне махсус бәйгегә дип Татарстан Республикасының Диния нәзарәтеннән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Саба районыннан дин кардәшләр дә килгән иде.
—Төрле чаралар, бәйгеләр оештыруы белән Арча районы республикада башкаларга үрнәк булып тора. Моның өчен Раил хәзрәтнең үзенә рәхмәт җиткерергә кирәк. Бүгенге бәйге дә зур мәгънәгә ия. Чөнки балаларда безнең киләчәк,—дип балаларга изге теләкләрен дә җиткерде Рөстәм хәзрәт.
Бәйгедә мәчетләрдә төрле сыйныфларда белем алучы 50 дән артык бала катнашты. Беренче булып алар үзләре, туган төбәкләре белән таныштырып язган иншаларын жюри әгъзалары хөкеменә тапшырды. Ул өй эше итеп бирелгән булган һәм балалар аңа чын күңелдән әзерләнгән. Шигырь юллары язганнары, плакатлар, альбомнарга кадәр ясаганнары бар. Кайберләре үзләре, гаиләләре турында гына язмыйча, авыл тарихына, мәчетләре эшчәнлегенә дә тукталган.
Алдагы сынаулар шактый катлаулы иде. Нәкъ имтихандагыча. Башта балалар гарәпчә Коръәннән өзекләр укыды. Аннан үзләренә бик тиз арада биш вакыт намаз уку тәртибен аңлатып язарга кушылды. “Сез моны төнлә уятып сорасалар да белергә тиеш”,—диде Раил хәзрәт. Иң соңыннан, озак уйламыйча, билетны алу белән үк, сорауларга җаваплар бирергә туры килде.
Сынаулар җиңелләрдән булмаса да, балалар сер бирмәде. Тик 50 дән артык баланың барысы да җиңүче булып бетә алмый. Монысы көн кебек ачык. Һәр бәйгенең җиңүчесе, җиңелүчесе була. Бу көнне беренче урынны Наласадан Гөлгенә Кәлимуллина, Шушмабаштан Сиринә Фәйзрахманова, икенче — Арча станциясеннән Әмир Хуҗин, Яңа Кырлайдан Әдилә Зарипова, өченче — Иске Кырлайдан Амвоз Исрафилов, Айваннан Мәдинә Фәтхетдинова, дүртенче — Мөрәледән Инсаф Җәләлиев, Яңа Кенәрдән Ильяс Сабиров, бишенче урында Утар Атыдан Фирүзә Мостафина, Урта Пошалымнан Илнур Мәхмүтов яулады. Аларга кыйммәтле бүләкләр бирелде. Гомумән, бәйгедә катнашучыларның берсе дә ул көнне бүләксез китмәде. Чөнки көчләрен сынап карарга теләп районкүләм бәйгедә катнашу ул үзе зур җиңү.
— Безнең мәчеттә 23 бала дини белем ала. Атнага бер тапкыр мәктәптән соң киләләр. Бик яратып, ихластан йөриләр. Моның өчен әти–әниләренә, укытучыларына рәхмәтлемен. Ә Гөлгенә уку алдынгысы. Бик тырыш бала. Бу җиңүгә лаек иде ул, — ди остазы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, биш ел мәчеттә укытучы Фәридә Галиуллина.
Балаларга яшьтән үк ислам дине нигезләрен өйрәтү читтән керүче халкыбыз өчен ят булган экстремизм кебек агымнарга каршы тору максатында да бик кирәкле һәм мөһим чара.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз