«Җидегән чишмә” Тинчурин театры сәхнәсендә

2014 елның 18 апреле, җомга
«Җидегән чишмә” Тинчурин театры сәхнәсендә
14 апрельдә “Җидегән чишмә” Арча халык театры Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Гөлсинә Зәкиеваның “Елый икән, елый ирләр дә” мелодрамасын күрсәтте. Казан тамашачысы арчалылар чыгышын яратты, соңыннан үзләрен аягүрә басып алкышлады.

Җиңүчеләргә — бүләкләр
Арча балалар сәнгать мәктәбендә Мәдәният елы уңаеннан бәйгеләр оештырылды. Башта икенче, өченче сыйныф укучылары арасында фортепианода этюд уйнау осталары барланды, аннан гитарачылар һәм думбрачылар. Баянчылар, гармунчылар осталыкларын күрсәтте. Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Пошалымда якташлар очрашуы булды
Урта Пошалым мәдәният йорты тамырлары Пошалым белән бәйләнгән, бүгенге көндә читтә, эш–гамәлләре белән туган якның горурлыгы булып яшәүче якташларны һәм авылдашларны үзенә җыйды.
Читтә яшәүче 25 якташ (барысы 70ләп чакырылган иде) бу бәйрәмгә ихлас шатлыкларын белдерде, авылдашлары тарафыннан аларның тормышларына кагылышлы сораулар яуды, Рөстәм Закиров, Рафил Җәләлиев, Рузалия һәм Фи-дәрис Мортазиннар һ.б. моңлы җырларын бүләк итте. Мортазиннар башкарган җырларның авторы — Феликс Мортазин Иске Кырлайда туса да, заманында Урта Пошалым мәктәбендә укыган.
Озак еллар күрешмәгән якташларны очраштырды бу кичә. Күпләр яшьлекләренә кайтты, балачакның кабатланмас мизгелләрен искә төшерде. Таралышканда һәркемдә бер генә теләк иде: мондый очрашуны күптән оештырасы булган, киләчәктә тагын уздырырга кирәк. Мәдәният хезмәткәрләре якташларны ел саен март аенда очрашуга җыярга вәгъдә бирде. Матур башлангычның гомере озын булсын!

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көненә багышланган һәм кулланучылар базарының барлык өлкәсендә хокук бозуларны киметү максатыннан төрле чаралар узды. Территориаль орган белгечләре тарафыннан кулланучылар өчен базарларда, сәүдә үзәкләрендә 18 дежурлык һәм консультация бирү, элемтә салоннарында 8 акция, шулай ук уку йортларында кулланучыларның хокукларына багышланган 7 тематик лекция, авыл җирлекләрендә 10 тапкыр гражданнарны кабул итү (аларда 24 кешенең мөрәҗәгате тыңланды), хуҗалык субъектлары өчен 12 семинар үтте.
Әлеге чаралардан күренгәнчә, кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә кулланучылар хәрәкәте җәмәгатьчелеге көчлеләнә бара, тормыш, халыкның сәламәтлеге, тирә-як мохитне саклау өчен кулланылучы товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын, куркынычсызлыгын арттыруда эш алып барыла.

ЮХИДИнең район бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән, 2014 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр Татарстан Республикасының региональ әһәмияттәге юлларында зур йөк транспорт чаралары хәрәкәте чикләнде.
Әлеге чикләүгә туры килә торган транспорт чаралары хәрәкәте, искәрмә рәвештә махсус рөхсәт белән генә тормышка ашырыла ала. Мондый рөхсәт булмау административ хокук бозу дип санала, транспорт чарасы тоткарлана.

Илмир ярымфиналга чыкты
Казанда Бокс үзәгендә 1996–1997 елларда туган яшүсмерләр арасында Россия студентлар җәмгыяте буенча Россия беренчелегенә ярышлар булды. Боксчылар ярышында Арчадан тренер Марат Галиевта шөгыльләнүче Илнур Хәлиуллин белән Илмир Нуруллин катнашты. Икесе дә лаеклы уен күрсәтте. Илмир Нуруллин ярымфиналга чыкты һәм өченче урынны яулады. Җиңүчеләр ил беренчелегенә финалда уйнаячак.
Йөзү буенча беренчелек
“Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2001—2003 елгы малайлар һәм кызлар арасында йөзү буенча ярышлар үтте. Анда барлыгы 35 бала катнашты. Адель Гомәров, Алсу Абдрахманова, Эмиль Абдрахманов, Алинә Кәримова беренче урыннарны яулады. Тренерлары — Илшат Габдрахманов һәм Евгений Савченко.

Бадминтон буенча ярышлар
Теләчедә бадминтон буенча (төньяк–көнбатыш зона) Татарстан Республикасы беренчелеге булды. Барлыгы 7 команда катнашты. “Арча” спорт мәктәбе командасы составындагы Арчаның беренче һәм икенче мәктәбе укучылары, тәҗрибәләре аз булуга карамастан, матур уен күрсәтте.

Район яшьләре волейболда өлгерләр
“Арча” спорт мәктәбендә “Сәламәтлек” спардакиадасы кысаларында волейбол буенча район беренчелегенә ярышлар оештырылды. Беренче урында — Яңа Кенәр командасы, икенче — Яңа Кырлай, өченче – Арча яшьләре.
Барлык волейбол уйнаучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Баскетболчы кызларыбыз – дүртенче
Кукмарада 2002–2003 елгы кызлар арасында баскетбол буенча ачык район беренчелеге узды. 6 команда арасында тренер Җәүдәт Хәсәнов җитәкчелегендә “Арча” спорт мәктәбе баскетболчы кызлары бар иде. Алексеевск командасыннан бары тик ике генә очкога калышып, дүртенче урынны яуладылар. Аларның спорт мәктәбендә баскетбол белән бер елдан да кимрәк шөгыльләнүләрен исәпкә алганда, бу җиңүгә тиң.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International