Кошларда да кеше язмышлары

2014 елның 18 апреле, җомга
Кошларда да кеше язмышлары
Зәмһәрир суык кыш артта калды. Әле кайчан гына асып куйган җилем маен чиратлашып килеп ашаучы песнәк, чыпчык, чәүкәләрне тәрәзәдән күзәткәли идем. Март ахырында ук:
—Әни, Казанга сыерчыклар кайтты, тавышлары ишетелә, — дип шалтыратты кызым. Әле ул вакытта авылда күренмиләр иде.
Узган ел авылда булган чакта бер хәл турында язып үтим әле.
Авылыбыз зиратындагы йөзьяшәр усакларга оялаган каргалар бервакыт тузына башлады. Козгыннар һөҗүм иткән икән үзләренә. Көрәшеп–көрәшеп карадылар да, ояларын калдырып, су буендагы таллыкларга күченде каргалар. Яңа оялар ясап бала үстерделәр. Бераздан зираттагы күккә ашкан усак агачындагы оялар юкка чыкты. Әллә козгыннар оялары белән күченде, әллә аларга каргалар рәнҗеше төшеп, ояларны җил тузгытты.
Әлеге язмамны редакциягә җибәрәсе көнне ояларга сыерчыклар кайтты.
Гөлгенә ГЫЙНИЯТОВА.
Югары Пошалым

Гаҗәпләндем
Бар табигать уянган чор. Туган якка кайткан сыерчыклар шатлыкларын җырга сала. Басу–кыр өсләрендә тургай моңы тынмый.
Боздан арчылып иркен сулыш алган елга буенда чәберчекләр, шөлдиләр йөгерешә. Суга иелгән тал ботагы йомшак песиләр белән бизәлгән. Талгын җилдә зирек алкалары чыңы ишетелгән кебек. Йомры, бүрткән бөреләрдән яз сулышы бөркелә. Мул уңыш вәгъдә иткән басулар өстендә рәшә уйный.
Шушы хозурлыкка сокланып басып торганда күктә кыр казлары тавышы ишетелде. Күтәрелеп карадым һәм бер могҗизага тап булдым. Ук очы сыман почмак ясап кыр казлары оча. Гадәти хәл, алар шулай бер–берсен алыштырып, ял иттереп оча. Гаҗәп-ләндергәне шул булды, почмакның иң бер арткы өлешенә аккош ияргән. Соры казлар арасында ул зурлыгы һәм аклыгы белән әллә каян аерылып тора. Бу сокландыргыч манзара иде. Ялгыз аккошның казлар ярдәмендә туган якка кайтып баруын дулкынланып алар күздән югалганчы карап калдым.
Фотоаппаратым янымда булмаганга уфтанып куйдым. Сирәк кадр буласы иде бит.
Дамир НУРИӘХМӘТОВ.
Урта Бирәзә

Кайда сез, аккошлар?
Хәтнә күперендә басып торам,
Монда элек бик зур күл булган.
Ә күлендә төнбоеклар үскән,
Пар аккошлар шунда коенган.
Мин күрмәдем моны, сөйләделәр
Бу турыда миңа олылар.
Аккошларны сагынып, моңсуланып
Алар күчте инде бакыйга.
Кая киткән гүзәл аккошкайлар,
Кайтмыйлармы күлләр кипкәнгә?
Әллә үпкәлиләр микән хәтнәлеләр
Чит җирләргә күчеп киткәнгә.
Халидә МӨХӘММӘТДИНОВА.
Акчишмә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International