Конкурс кызыклы үтте

2014 елның 18 апреле, җомга
Конкурс кызыклы үтте
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе Халыкара кошлар көненә (1 апрель) багышланган конкурс игълан иткән иде. Аның нәтиҗәләре куанычлы. Газета укучыларыбыздан үзләре күргән вакыйгалар турында кызыклы язмалар алдык, фоторәсемнәр дә шактый килде.
Сеҗе авылыннан 6нчы сыйныф укучысы Радил Җәгафаровның карлыгачлар, Урта Бирәзә авылыннан Дамир Нуриәх-мәтовның кыр казларына ияргән аккош турындагы язмаларын иң уңышлылары дип таптык. Аларга сыерчык оялары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Акчишмә авылыннан Халидә Мөхәммәтдинова, Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова, Курса–Почмактан Энҗе Сөләйманова, Арчадан Илүзә Галимҗанова, Майфәрваз Миннебаева, Күлтәс мәктәбе укучысы Алия Закирова, Кече Төрнәледән Алисә һәм Дания Фәхриевалар, конкурс-та катнашкан башка авторларыбызга зур рәхмәт. Аларның язмалары да газетабызда урын алачак.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әлеге конкурс тәмамланса да, табигатькә, кошлар, җәнлекләр дөньясына багышланган язмаларыгызны көтеп калабыз, киләчәктә дә бергә булыйк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International