Уяу булыйк!

2014 елның 18 апреле, җомга
Уяу булыйк!
Һәр язны җылы, коры һава урнашу белән, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен кызу көннәр башлана.
— 15 апрельдән район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашында патрульлек итү башланды һәм ул 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, — ди Арча урманчылыгының бүлек җитәкчесе Әнәс Закиров.
Мондый уяулыкның нәтиҗәсе күз алдында — соңгы елларда безнең урманнарда янгыннар булганы юк. Янгыннарга каршы тору максатында билгеләнгән чаралар үзвакытында үтәлә. Быел урман кырыйларында моңарчы булган 484 километр озынлыкта сөрелгән полосалар яңартылып чыгыла, 155 километр озынлыкта яңалары булдырыла. Шулай ук урманга якын урнашкан Үрнәк бистәсе, Наратлык, Казанка, Каргалы авыллары тирәсендә сөрү эшләре уздырыла.
Арча урманчылыгының янгын–химик станциясе бар, ул кирәкле техника белән тәэмин ителгән, җиһазландырылган.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, урманнарда, полосаларда учак ягарга, тәмәке төпчекләре, янып торган шырпы ташларга, аланнарда һәм болыннарда, тау битләрендә үлән яндырырга ярамый. Шулай ук басуларда камыл һәм салам яндыру тыела. Чүп–чар ташлаучыларга да җәзалар катгый. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүче кешеләргә — 1,5–2,5 мең, урындагы затларга — 5–10 мең, юридик затларга 30–100 мең сумга кадәр штраф салына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International