Капка төбе остаханә түгел

2014 елның 18 апреле, җомга
Капка төбе остаханә түгел
17 апрельдә район административ комиссиясенең утырышы булды. Аны комиссия рәисе урынбасары, Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев алып барды.
Билгеле булганча, 1 апрельдән экология икеайлыгы башланды. Район комиссиясе шәһәр һәм авылларда рейдлар үткәрә, тирә–юнебезне пычратучыларга, кагыйдәләрне бозучыларга беркетмәләр төзи. Административ комиссия әнә шул беркетмәләрне карап, гаеплеләргә карата җәза билгели.
Кәче авылында яшәүче Рамил Хөснетдинов урамда трактор ремонтлый, шунда май аккан. Аңа 2 мең сум штраф түләргә туры килә.
Арча шәһәренең Тукай урамында яшәү-че Рушан Галәветдинов капка төбендә машина юганда эләгә. Аңа да 2 мең сум штраф салынды.
Нократ Аланында яшәүче Марсель Галимьянов Арчага килеп электр баганаларына белдерүләр ябыштырып йөри. Комиссия аңа 3500 сум штраф билгеләде.
Автобус тукталышларын, баганаларны, коймаларны төрле игъланнар белән чуарлаучылар моның ярамаган эш икән-леген аңларга тиеш. Аңламаганнарны җавапка тартачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International