Иҗтимагый совет утырышы

2014 елның 18 апреле, җомга
Иҗтимагый совет утырышы
15 апрельдә Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышы узды.
Беренче көн тәртибе буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова чыгыш ясады. Ул Иҗтимагый совет башкарган эшләргә уңай бәя бирде. Совет әгъзаларының төрле социаль–икътисадый мәсьәләләрне караган вакытта актив гражданлык позициясендә торулары өчен рәхмәт белдерде. Иҗтимагый советның яңа составы турындагы муниципаль район башлыгы карары белән таныштырды. Утырышта Иҗтимагый совет рәисе итеп яңадан бертавыштан Ринат Һидиятов сайланды. Ул 2009 елдан башлап башкарган эшләргә йомгак ясады. Халыкны борчыган актуаль проблемаларны тикшерү, урыннарга чыгып халыкны кабул итүне оештыру белән беррәттән, киләчәктә җирле–хокукый актларны әзерләгәндә җәмәгатьчелек фикерен белдерү, коммерцияле булмаган оешмаларның эшен координация-ләү юнәлешендә дә активрак булырга чакырды.
Икенче көн тәртибе буенча утырышта Бөек Җиңүнең 69 һәм 70 еллыкларын каршылауга әзерлек барышы турында җитди сөйләшү булды. Бәйрәм чараларын үткәрү өчен хакимият һәм җәмәгатьчелек оешмаларының хез-мәттәшлеген тагын да көчәйтү буенча бурычлар куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International