Закон этләрне яклый

2014 елның 18 апреле, җомга
Закон этләрне яклый
Ветеринария берләшмәсе мәгълүматларына караганда, безнең районда гына да узган ел 62 кешене — эт, 22 кешене мәче тешләгән, хәтта берәүне сыер тешләгән!
— “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын асрау буенча аерым мәсьәләләр турында” яңа Закон кабул ителде, – дип хәбәр итә район прокуроры Ринат Ситдыйков. — Бу Закон йорт хайваннарын асрау шартларын, аларны урамда йөртү кагыйдәләрен, һәм, шулай ук, урамда йөрткәндә калдыкларын җыештырып алу, җәмәгать урыннарына чыкканда авызлыклар кидертү бурычларын билгели. Этләрне исәпкә алу, кеше һәм йорт хайваннарына хас авыруларны булдырмау, югалган этләрне эзләү һәм хуҗасына кире кайтару максатыннан эт-ләрне теркәү каралган.
Иң башта районда эт, мәчеләрнең санын ачыкларга тырыштым. Район дәүләт статистика бүлеге, авыл җирлекләре, шәһәр Советында мал–туарның гына исәбе барлыгы беленде. Яңа чыккан Законның 8нче маддәсе нигезендә, этне теркәү өчен хуҗасы гариза белән авыл җирлекләренә һәм шәһәр Советына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Район ветеринария бер-ләшмәсендә эпизоотолог булып эшләүче Айрат Фазлыев:
— Котыру чиреннән районга елга 1800 эт, 800 мәчегә вакцина кайта, — дип райондагы кече дусларыбызның санын азрак күзалларга ярдәм итте. Әмма бу районда шуның кадәр эт, мәче бар дигән сүз түгел.
— Һәрнәрсәдә тәртип булырга тиеш. Этне хуҗасы урамга чыгарып җибәрә. Урам, басуларда эт төркемнәре барлыкка килә, — дип сөйли район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәкыйп Йосыпов. — Хуҗасыз этләрне утлы коралдан атарга ярамый. Узган елның февралендә республика Министрлар Кабинетында кабул ителгән карар (22.02.2013 ел, №126) нигезендә, хуҗасыз этләрне тоту белән махсус оешма, бригадалар шөгыльләнергә тиеш. Хуҗасыз этләрне “очучы” шприцлар белән йоклатып яки башка җайланмалар белән эләктереп, вакытлыча асрау өчен приютка алып кайтырга, клиник тикшерү үткәрергә, авырсалар, дәваларга, йогышлы чирләрдән вакцина ясарга, эт алырга теләүчеләргә аларны бирүне оештырырга кирәк. Мондый хезмәт Казанда бар.
— Эт яратмагач, аны тиешенчә карамагач, ашатмагач, урамга куып чыгарырлык булгач, ник алырга? — ди Арчада яшәүче Рәүф Хәкимов.
Ә ул курчаксыман кечкенә Чихуахуа нәселле эте турында бик яратып сөйли.
— Күзгә генә карап тора, кеше акыллары бар анда, — ди. — Яшәү ямен, тәмен бирүче тере җан иясе бит ул. Әле бүген дә, машина ачкычларын алгач, сөенүен күрсәгез, үзен машинага алыр, дип уйлады. Мин эшкә барам, дигәч, тынычланып, риза булып, арттан карап калды.
— Кичә генә ике песине мунчада юып чыктым, — дип сөйли Арчада яшәүче Светлана Хисамиева. — Бүген урамга чыгып китте инде алар, тагын пычранып керерләр, песисез яшәүне мин күз алдына китерә алмыйм. Ишегалдында вольерда эт асрыйбыз. Бик яратабыз үзләрен. Кибеттән коры азык сатып алып ашатабыз. Ризык күп китми.
Районда өендә кыйммәтле, нәселле эт, мәчеләр тотучылар да байтак. Этләрдән Шпиц, Мопс, Пекинес, Чихуахуа, Алабай, Хаска, Немец овчаркасы, Ротвейлер, мәчеләрдән Британең, Шотландка, Мейн-кун... — тагын әллә ниндиләрен асрыйлар. Хәтта “сөеклеләре” белән күргәзмәгә йөрүчеләр бар. Эт, мәчеләренең еш бала китерүләрен теләмәүчеләргә ветеринария клиникаларында йорт хайваннарын нәселсезләндерәләр дә.
Яңа закондагы 7 маддәнең 5нче бүлеге турында да дәшми каласы килми. Ә анда, йорт хайваннары белән граҗданнарның тынычлыгын бозмаска, кешеләргә зыян салмаска, диеп язылган. Этеңнең көне–төне өрүеннән күршеләрең тәмам гаҗиз булып, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә икән инде, закон күршеңне яклаячак. Чит илләрдә мондый гаугалы этләрнең тавыш ярыларын кисәләр, ди.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International