Егетләр һәрчак бергә

2014 елның 18 апреле, җомга
Егетләр һәрчак бергә
Һәркем өчен — русмы син, татармы, ир–атмы, хатын–кызмы, таза–саумы, инвалидмы — кояш та бертөрле чыга, җил дә бер юнәлештән исә, тормыш та бер агымнан бара. Бары тик һәр туган таңны шатланып каршы алырга, аңа өметләр багларга гына кирәк. Аз гына читкә авыштыңмы, язмышың күгендә кара болытлар пәйда буласын көт тә тор. Тумыштан инвалид булсалар да, Арчада яшәүче Рамил Шәрәфетдинов, Айрат Низамов, Илфир Шәйдуллин күңелләрен төшермиләр, һәр туган көннең рәхәтен күреп, башкалардан калышмаска тырышып белемен дә алып, спорт, сәнгать белән дә шөгыльләнеп яшиләр.
—Юк, инвалид булуымнан кимсенмим мин, дөресрәге, үземнең бу халәтемә игътибар итмим. Таза–сау кешеләр алдында читенсенмим, кая чакырсалар, шунда барам, ял итәм, күңел ачам. Мин дә алар кебек үк тулы хокуклы зат. Якын дусларым бар. Рамил, Илфир белән без һәрвакыт бергә. Кайбер сау–сәламәт кешеләрнең дә андый дуслары юк,—ди Айрат Низамов.
Айрат белән редакциядә очраштык. Әнисе Мөслимә ханым белән килгән иде. Сүз ара сүз чыгып сөйләшеп киттек, үткәннәрне искә төшердек, бүгенгене барладык, киләчәккә планнар белән бүлешергә дә өлгердек.
—38 яшьтә генә кияүгә чыктым мин. Балам тууны түземсезлек белән көттем. Авырлык белән таптым. Улыма 9 ай булганда, ДЦП дигән диагноз куйдылар. Өзлексез хастаханәләргә йөрү башланды, әбиләр дә калмады. 9 яшендә шифаханәгә бардык. Аның киңәше белән хирургта булдык, буыннарына катлаулы операция ясаттык. Тагын шифаханәгә киттек. 10 яшендә улым атлый, бераздан таяк белән йөри башлады,—ди Мөслимә Низамова.
15 ел элек ире вафат була. Мөслимә ханым бөтен гомерен улына багышлый. Әнисе ярдәмгә килмәсә, ана йөрәге күпмегә түзгән булыр иде. Эштән дә, башка җирдән дә тизрәк өйгә, улы янына ашыга, акрын йөрүнең ничек булганын да оныта ул.
Балаларны тернәкләндерү үзәгендә Айратны мәктәптән укытучылар килеп укыта. Имтиханнарын да бирә малай. Тәмамлагач, программистлыкка укый, югары белем ала. Спорт белән шөгыльләнә башлый. Күптән түгел Алабугада үткән инвалидлар арасында штанга күтәрү буенча ярышта катнашып, 4нче урынны алып кайтты. Өйдә 4 төрле тренажеры бар, шуларда шөгыльләнә, бочче спорт уенын ярата. “Моның өчен Фәрит Минхәеровка чиксез рәхмәтлебез. Нинди изге күңелле кешедер ул. Файда да эзләми, дан да көтми, күңеле кушуы буенча балаларыбызны сөендерә, — ди Мөслимә ханым. — Табиблар бервакытта да кире бормый. Дуслары белән бер–берсенә кунакка йөрешәләр, кайчак кунып та калалар, сөйләшәләр, көлешәләр. Мин шуннан канәгать. Хәзер көн тәртибендә өйләндерү мәсьәләсе тора. Тагын шунысы бар, беренче төркем инвалид булгач, эшләргә ярамый. Алар өчен эш акча табу чыганагы түгел бит, ә үзләрен тулы хокуклы гражданнар итеп тою өчен кирәкле чара. Аннан 18 яше тулгач, алар турында уйлаган, хәтта инвалидлар көнендә искә алган кеше дә юк. Хөкүмәтебез бу хакта да уйласын иде”.
Программист буларак, офис программасы белән эшли Айрат. Ә менә Рамил Шәрәфетдинов компьютерлар, принтерлар да ремонтлый. Гомумән, бар яктан да булган ул. Компьютерны “су кебек эчә”, шигырьләр иҗат итә, бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый, спорт белән шөгыль-ләнә... 24 яшьлек көче ташып торган таза гәүдәле егетнең инвалид коляскасында булуы гына йөрәкне әрнетә.
Рамил дә тумыштан инвалид. Айратныкы кебек үк диагноз. Йөри дә алса... Әнисе Тәнзилә ханым улын аякка бастыру өчен ниләр генә эшләмәгән. Кытай табибларына кадәр барып җиткән, дәвалаучы әбиләрне йөреп чыккан. Башка бала да тапмыйча, улы өчен дип яшәгән һәм яши. “Ул да кеше бит, минем өчен йөрәгемнән өзелеп төшкән бала, бәгырь кисәге. Яшьтәшләре алдында ким–хур булмасын, дидем. Коляска белән үзем алып йөреп, Арчадагы институт филиалында укыттым. Хәзер әнә дипломлы белгеч. Тик даими эше генә юк. Әмма ул тик тормый, эшне үзе таба”,—ди Тәнзилә Шәрәфетдинова.
Дусларның өченчесе Илфир Шәйдуллин эпилепсия белән авырый. Бу чир җиде яшендә генә билгеле була. Әти–әнисе Ифрат белән Розалия аны тер-нәкләндерү өчен бөтен тырышлыкларын куя. Тик... файдасыз. “Күпме дарулар гына эчә ул, — ди Розалия.—Ярый әле бушка бирәләр. Мәктәпкә йөри алмады, укытучылар өйгә килеп укытып, 9 сыйныфны тәмамлады. Компьютерны бик яхшы белә. Аллага шөкер, шулай күңелен төшермичә йөреп торуына без бик шат”.
Рамил, Айрат, Илфир — өчесе һәрчак бергә. Айрат машинасы белән килә, Илфир Рамилне коляскасы белән этеп алып китә. Шулай шәһәрдә үткән бәйрәмнәргә дә баралар, спорт комплексына күнегүләргә дә йөриләр, бер–берсенә кунакка да йөрешәләр, җәйләрен хәтта табигатькә дә чыгалар. Ихтыяр көчен югалтмыйча, кайбер сау–сәламәт, баһадирдай ир–егетләр дә авырлыклар алдында югалып калып, үз–үзләренә кул салганда, бу егетләрнең каршыларында очраган киртәләрне ерып, тормыштан тәм, ямь табып яшәүләренә сокланырлык.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International