Уңыш шулай яулана

2014 елның 18 апреле, җомга
Уңыш шулай яулана
Арча сорт сынау участогы мөдире Фәнис Зарипов районда иң күп посылка алучы кешедер. Кайлардан гына килми алар аңа — Франция, Дания, Германия, Россиянең Киров өлкәсе, Краснодар, Новосибирск һ.б.
— Посылкалар авырмы? — дим.
— Берсе–берсе 10ар килограмм, — ди ул.
Яңа сорт орлыклар чыгару белән шөгыльләнүче галимнәр иң беренче аларны әнә шундый участокларда сынап карый икән.
— Быел язгы бодайның — 36, арпаның — 34, борчакның — 18, солының — 16, җитеннең — 10, рапсның 40 яңа сортларын алдык, — ди галим–агроном.
Боларга арышның көздән чәчеп калдырылган — 19, көзге бодайның — 40, тритикаленең 13 сортын өстәргә кирәк. Өч кешедән торган коллективның хезмәте алдында баш иярлек.
Гыйнвар, февраль айларында уҗымнарның торышын күзәтеп барганнар, бәя — канәгатьләнерлек.
— Без минераль ашлама кертәбез (шуннан башка уңышка исәп тотып булмый), әмма агулар кулланмыйбыз, чөнки алар яңа сортның геннарына зыян китерергә мөмкин, — ди Фәнис Зарипов.
Сортларны өч ел сыныйлар, әгәр алар шушы чорда районның уртача уңышыннан югарырак уңыш бирсә, районлаштыруга тәкъдим итәләр.
Бу көннәрдә басуларда җанлылык сизелә, “Туман”, “Роса” агрегатлары уҗым һәм күпьеллык үлән җирләренә ашлама сибә. “Игенче” ширкәтендә бу эшне Рәфкать Мөхәммәтгалиев башлап җи-бәрде. Аңа “К–700” тракторы беркетелгән, туфрак өлгергәч, аммиак кертеп культивация ясаячак.
—3 мең гектар көзге бодайга, 500 гектар шепкәнгә, 400 гектар кындыракка ашлама кертәчәкбез,—ди хуҗалыкның баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган агрономы Марат Вахитов.
Быел уңышлы чыкса, арпа белән рапсны көздән чәчә башларга да мөмкиннәр. 2 градус җылыда тишелергә тиеш икән алар. Канадада шулай эшлиләр икән. Дым барында тишелеп, үсеп, ныгып калырга тиешләр дип көтәләр.
Хуҗалык техниканы язга әзерләү буенча беренче урынны алды. Агрегатлар ике сменада эшләячәк. Быел тагын бер “Нью–Холланд” тракторы кайткан.
Район хуҗалыкларында быел 6 “Туман” һәм “Роса” агрегатлары эшли. “Арча” ширкәтендә — 344, “Татарстан”да — 197 гектарда күпьеллык үләннәр, “Татарстан”да 230 гектарда уҗымнар тукландырылды. “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләрендә эш темпы арта.
“Северный” хуҗалыгында 150 тонна бәрәңге яровойлаштырылды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International