Ленин һәм бүгенге заман

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Ленин һәм бүгенге заман
22 апрельдә коммунистлар В.И.Ленинның тууына 144 ел тулуны билгеләп үтте. Бу уңайдан “Россия Федерациясе коммунистлар партиясе”нең (КПРФ) Татарстан төбәк бүлеге Арча җирле бүлекчәсе “В.И.Ленин һәм бүгенге заман” дигән темага Ленин укулары үткәрде. Аны КПРФның Арча җирле бүлекчәсе беренче секретаре Фердинанд Ибраһимов алып барды. Анда район коммунистларыннан тыш ветераннар, партия тарафдарлары да катнашты. Соңыннан коммунистлар Совет мәйданындагы В.И.Ленин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Үләннәрне яндырма
Язгы, җәйге айларда иң куркынычы – янгыннар. Аерата урманнарның дөрләп януы андагы тереклеккә, тирә–юньдәге басуларга, авылларга бик зур зыян сала. Гадәттә урманда янгын апрель башларында күзәтелә башлый.
—Инде юл кырыйларындагы коры үләннәрне яндыра башлаганнар, — ди борчылып, район янгын часте җитәкчесе Рөстәм Сафин. — Әлегә республикада һәм безнең районда урманнарда янгыннар күзәтелми. Ә менә Россия буенча алар бар инде. Янгыннардан бик сак булырга кирәк. Коры үләннәргә ут төртмәскә, тәмәке төпчекләрен сүндермичә ташламаска, теләсә кайда учак якмаска кирәк.

Г.Тукайны искә алдылар
— Район балаларны тернәкләндерү үзәгендә Г. Тукайны искә алу уңаеннан бик матур кичә үткәрелде, – дип хәбәр итә тәрбияче Рәисә Дәүләтшина. —Балалар һәм әти–әниләр бик шат булды.
Тәрбиячеләр белән бергәләп «Су анасы»н кызыклы итеп уйнап күрсәттеләр. Балалар Г.Тукайның поэмаларын, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сөйләделәр, шул чор уеннарын башкардылар.

Декларация тутырырга кирәкме
“Минем авылда пай җирем бар, аны 2013 елда инвесторларга арендага биргән идем. Ишетүем буенча, миңа декларация тутырып тапшырырга кирәк икән. Шул хәбәр дөресме, җавап бирсәгез иде?” — дигән сорау белән безгә Ашытбаш авылында яшәүче Фаил мөрәҗәгать итте.
Әлеге сорауга Россия Федерациясе салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче санлы районара салым инспекциясенең Арча бүлеге баш белгече Рима ХИСАМИЕВА җавап бирде:
— Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә 2013 елда пай җирләрен арендага тапшырган физик затлар үзләре яшәгән җирдә 3–НДФЛ формасындагы декларация тутырып тапшырырга тиеш. Декларация тапшыруның соңгы чоры итеп 2014 елның 30 апреле билгеләнгән.
3–НДФЛ формасындагы декларация нигезендә исәпләнгән сумма 2014 елның 15 июлендә бюджетка түләнергә тиеш. Салым түләүчеләргә җайлы булсын өчен декларация тапшырган вакытта аларга салым инспекциясе хезмәткәрләре реквизитлары тутырылган түләү квитанцияләре бирә. Тутыру өчен декларация бланкларын салым инспекциясеннән бушка алырга мөмкин.
Россия Федераль салым хезмәтенең сайтында (http:// www.nalog.ru) “Декларация–2013” дигән махсус компьютер программасы урнаштырылган, ул автомат рәвештә декларацияне тутырырга һәм дөреслеген тикшерергә мөмкинлек бирә.
Салым инспекциясендә табышларны декларацияләү буенча белешмә бирү хезмәте телефоны да эшли. Арча шәһәрендәге номеры: 3–28–26.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International