Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кирәк икән, Америкага баралар
2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Кирәк икән, Америкага баралар
— 2015 елдан пенсияләр яңача исәпләнәчәк, диләр. Янәсе, пенсиягә соңрак чыксаң, отышлырак. Хөкүмәткә пенсионерның эшләве ни өчен кирәк? Районда эшләүче пенсионерлар күпме? — дип шалтырата Арчадан Г. Сибгатуллина.
— 2015 елдан, пенсия яшенә җитеп тә, пенсия акчасы алмыйча тагын 5 ел эшләсәң, ул 36 процентка үсәчәк,— дип аңлата Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова. — Бүген районда 16234 пенсионерның 4931е, ягъни 30 проценты, эшли. Эш урынында рәсми теркәлеп эшләүче пенсионерлардан Пенсия фондына взнос, ягъни акча керә.
Бу аңлашыла да, яшьләрнең күбесе алдагы пенсияләре турында уйламый, шунлыктан, кайда күбрәк акча түлиләр — алар шунда. Рәсми теркәлеп эшләү мәсьәләсе аларны бик кызыксындырмый. Ә Пенсия фондын эшләүчеләр тәэмин итә. Эшләүчеләр армиясе пенсионерлар хисабына тулылана. Хөкүмәтебезнең кешене пенсиягә мөмкин кадәр соңрак чыгарырга омтылуы әнә шуны күздә тота. Кешенең сәламәтлеге һәм энергиясе булганда ник әле аларны эшләтмәскә. Хатын–кызларны 60 яшьтән, ир–атларны 65 яшьтән пенсиягә чыгару мәсьәләсе инде бер генә тапкыр күтәрелмәде. Әле менә Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмә-кәрләре берлеге башлыгы Александр Шохин ир–ат белән хатын–кызның лаеклы ялга чыгу вакытын тигезләргә тәкъдим иткән иде. Ләкин Россия җитәкчелеге бу тәкъдимнән баш тарткан.
Быел көзен пенсиягә чыгачак “Северный” хуҗалыгы механизаторы, Шекә авылыннан Әлтәф Габдрахманов белән сөйләшәбез.
— Механизатор булып эшли башлавыма 40 елдан артты, —дип сөйли ул. —30 елдан артык “ДТ-75” тракторында эшләдем. Авыр хезмәт. Пенсиям начар чыкмас, дип уйлыйм. Хәзер Американың заманча техникасында. Мин үзем, исән-сау пенсиягә чыгып, пенсия алу ягында. Сәламәтлек булса, язларын эшләрмен әле...
“Курса МТСы”нда эшләүче 75 яшьлек Реваль Сафиуллин турында бухгалтерия кызлары:
— Кичә Чистайдан кайтты, бүген Лаешка юл тотты. Уфага да бара, кирәк икән, Америкага чыгып китә... — дип яратып сөйлиләр.
— Тазалык булганда йөрим әле, — ди Реваль абый. — Заманында механизатор, механик булып эшләдем. Бүген менә хуҗалыкка кирәкле әйберләр алып кайтам.
Арчадан 72 яшьлек эшмәкәр Әсфәндияр Нуриев:
— Өйдә нишләргә кирәк? — дигән сорауны куя һәм сүзен дәвам итә. — Узган ел Әминәм вафат булды. Эх, ул исән булса... Бик әйбәт кеше иде. Яшьтән югары белем алдым. Районның иң эре предприятиеләрендә җаваплы урыннарда эшләдем. Кеше белән эшли торган бик авыр хезмәтләрне башкардым. Пенсиягә чыксам, бер көн дә эшләмәм, дигән сүзем бар иде. Сүземдә тордым. Үземне эшмә-кәрлектә сынап карарга булдым. Үгезләрне саттым да, Ивановодан урын–җир әйберләре алып кайтып сата башладым. Бүген менә келәмнәр белән сату итәм. Беләсезме, 12 ел бер көн ял иткәнем юк минем. Бу шөгыльдән, гаиләмә һәм кешеләргә файда китерүемне аңлап, алардан рәхмәт ишетеп, күңел рәхәтлеге алам.
Районда хәтта 80 яшенә кадәр тракторда эшләгән кеше бар! Ул — Күкчә Бирәзәдән Габделнур Гарифуллин. Тракторын куйганга берничә генә ел. Үзе исән–сау.
Эшләүче пенсионерлар турында бик озак сөйләп булыр иде. Ходай Тәгалә сәламәтлек бирсен аларга.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз