Өмәләрдә катнашып күңелләр дә чистара

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Өмәләрдә катнашып күңелләр дә чистара
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров дүшәмбе киңәшмәсендә санитария–экология икеайлыгында алда торган бурычларга тукталды. Территорияләрне, биналарны тәртипкә китерергә. Агач утырту, газоннар ясау, буяу, агарту, чәчәкләр үстерү — болар инде гадәти эшләргә әверелде.
Узган ел яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, “Арча” спорт комплексы белән берлектә матурлык дөньясы тудырды. Моның өчен артык чыгымнар да кирәк түгел, кул астында булган материалларны файдаландылар.
— Әле эшнең башы гына, — диде район башлыгы. — Кем ничек булдыра ала, нәтиҗәсен соңрак ясаячакбыз.
Мәктәпләр, башка уку йортлары үзләренә җитәр-лек бәрәңге, яшелчә үстерергә тиеш. Бу мәсьәләдә педагогика көллияте, агролицей коллективларына да таләпләр шундый ук.
Алмас Әминович электрон түләүләрнең торышыннан канәгатьсезлек белдерде. Узган айда канализация, салкын су өчен нибары 180 кеше шушы рәвештә түләгән. Халык өчен иң гади, уңайлы юл бит инде ул, югыйсә. Димәк, коллективларда кешеләргә аңлату җитми. Әлеге мәсьәләдә республика җитәкчелегенең дә таләбе катгый.
Язгы кыр эшләре чорында хуҗалыкларга кирәкле ярдәмне күрсәтергә. Предприятие, оешмалар хез-мәткәрләре хуҗалыкларга барып эшләсә, аларның ике ай дәвамында хезмәт хаклары тулысынча саклана, эшләгән өчен дә түләнә.
Ә басуларда эш темпы арта. 22 апрельгә барысы 1552 гектарда күпьеллык үләннәр, 1193 гектарда уҗымнар тукландырылды. “Татарстан” ширкәте аеруча өлгерлек күрсәтә. Бу хуҗалыкта 430 гектарда күпьеллык үләннәр, 580 гектарда уҗымнар өстәмә сый алды. “Арча” ширкәтендә 784 гектарда күпьеллык үләннәргә ашлама кертелде.
“Курса МТСы”, “Татарстан” ширкәтләре зәп җирләрен тырмалауга керештеләр.
Районның экология комиссиясе һәркөнне шәһәрдә, авылларда чисталыкның торышын тикшерә. 21 апрельдә үткәрелгән рейд барышында шәһәр урамнарында бик күп җитешсезлекләр ачыкланды, гаеплеләргә беркетмәләр төзелде. Тимер юл вокзалы — шәһәрнең капкасы, үтүчеләр шуңа карап шәһәргә бәя бирә. Чынлап карасаң, оялырлык күренешләр бар монда. Вокзалның уң ягында берничә фатирлы йортлар бар. Алар каршын чытырманлыклар баскан, тузган, күптән кул тимәгән биналар, сарайлар. Чын мәгънә-сендә кыргый территория бу. Ишегаллары — коточкыч, монда тулы антисанитария. Шунысы гаҗәп, әлеге фатирларның хуҗалары Арчада фатир алган, я йорт салган, ә бу хәрабәләргә квартирантлар керткән-нәр. Шуның белән акча эшлиләр. Чисталык, тәртип дигән нәрсә аларга кирәкми.
Арчаның көньяк өлешендә йортлар сала башлаганчы тәмле, мул сулы чишмә аккан. Хәзер аның үзәне генә калган, чишмәнең тибеп чыккан урынын тирес, салам, чүп–чар белән томалаганнар, юлы беткәч, су аска киткәндер инде. Менә шул үзәнне Сафиуллин, Тукай урамнарында яшәүчеләр чүплеккә әйләндергән. Тынгысыз җан Вәкил Сөнгатов шуның бер өлешен чистартып агачлар утыртты, быел сыерчык оялары куйды, гүзәллек дөньясы тудырды. Әле шуннан челтерәп чишмә суы да агып торса! Менә дигән үрнәк бит инде бу!
Мондый мисаллар күп. Үткән шимбәдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе, партиянең “Яшь гвардияче”ләре инициативасы белән “Обелиск” дигән акция оештырылды. Арчаның 1,2,7нче мәктәпләре, 5нче гимназиясе укучылары шәһәр үзәгендәге аллеялар, һәйкәлләр урнашкан территорияне, хәрби очучылар, хәрби әсирләр күмелгән зиратларны чүп–чардан арындырдылар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International