Комплекслы операция

2014 елның 25 апреле, җомга
Комплекслы операция
2014 елның 21 апреленнән 30 апрельгә кадәр район территориясендә “Куркынычсыз йорт, подъезд, фатир” дигән комплекслы операция үткәрелә. Ул милек җинаятьләрен булдырмау һәм объектларны, фатирларны, йортларны полициянең ведомстводан тыш сагы карамагына алуны активлаштыруны күздә тота.

Элеккечә кала
Үзең асраган малның сатарга дигәнен махсус пунктларга китереп суярга дигән карар чыккач, авылларда яшәүчеләрне борчу баскан иде. Аларны тынычландыра торган хәбәр бар.
“Россельхознадзор”ның ТР буенча Идарәсенең өлкән инспекторы Ринат Фәйзрахманов хәбәр итүенчә, терлекләрне сую тәртибе 1 майдан соң да элеккечә кала.

Табылды
21 мартта Арча шәһәрендә яшәүче өлкән яшьтәге бер бабай югалган иде. Аның гәүдәсе Түбән Мәтәскә белән Күпербаш арасындагы елга буенда табылды.

Авыл үзешчәннәре чыгыш ясый
29 апрельдә Шушмабаш мәдәният йортында «Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың җыры” дигән исем астында Яңа Кенәр зонасы авыл җирлекләренең гала концерты була.

Россиянең куркынычсызлык федераль хезмәте чик буе сагы институтына студентлар җыя. Мәгълүматларны 89050227761 телефоны аша алырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International