Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Онытмагыз: сез—Арча егетләре
2014 елның 25 апреле, җомга
Онытмагыз: сез—Арча егетләре
Армиягә чакырылучылар белән очрашуны оештыру күркәм традициягә әверелде. Кичә Арча сәнгать мәктәбендә шундый чараның чираттагысы үткәрелде. Анда быел армия сафларына алынучы егетләребезне котлау, аларга теләкләрен җиткерү өчен ветераннар, отставкадагы хәрбиләр, әти–әниләр килгән иде.
— Без быел яз армиягә алынучыларны җыйдык. Ата–бабаларыбыз эшен дәвам итегез, чын ир–егетләр булып калыгыз, хезмәтегез тыныч тормышка гына юнәлдерелсен, исән–имин әйләнеп кайтыгыз, — диде аларга мөрәҗәгать итеп район башкарма комитеты җитәкчесе, армиягә чакырылучылар комиссиясе рәисе Илшат Галимуллин һәм район хакимияте исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды.
Армия чакырылучылар — тәвәккәл, нык характер- лы, үз–үзләренә ышанган егетләр генә түгел, гаиләдә ата–ананың терәге булган кебек, илнең ышанычлы уллары да. Армия сафларына алынган көннән алып алар өчен тормышларында яңа чор башлана. Хәрби бурычларын ничек үтәүләре аларның үзләреннән генә тора. Ә ата–аналар өчен улларының яхшы, намуслы хезмәт итүләре турында часть командирларыннан рәхмәт хатлары алу рәхәтлек, күңел тынычлыгы бирә. Очрашуда ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов, әти–әниләрне сәхнәгә чакырып, шундый хатлар тапшырганда, аларның йөзләрендә нур балкыды, күзләрендә шатлыклы күз яшьләре ялтырады. Мондый рәхмәт хатлары Айсылу һәм Рәфикъ Хурамшиннар, Фәридә Зыятдинова, Зөлфия Хәйретдинова, Илсөя Галимуллинага уллары Рәмис, Рамил, Илдар, Салават хезмәт иткән частьлардан килгән иде.
— Безнең егетләребез бүгенге көндә 48 хәрби частьта хезмәт итә.Алар белән элемтәне югалтмыйбыз, даими рәвештә ничек хезмәт итүләре турында сорашып торабыз. Мондый хатлар алу безгә дә бик күңелле. Арча егетләре беркайда да, беркайчан да сынатмый дип горурланабыз. Язгы армиягә чакырылу 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итә. Бу юлы бездән 72 егет армия сафларына алына. Аларга да шулай нык характер күрсәтеп, якыннары, дуслары, безнең йөзгә кызыллык китермичә, чын солдатлар булып хезмәт итүләрен телибез,—диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов.
Булачак ил сакчыларын Әфган сугышы ветераны, запастагы офицер Сергей Баһаветдинов, район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев котлап, изге те-ләкләрен җиткерде. Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Камалов теләкләре аеруча үтемле булды. Залдагылар аны аягүрә басып тыңлады.
— Безгә укырга мөмкинлек булмады. 17 яшьтән илне сакларга чыгып киттек. Беренче сугышта ук безнең полктан 25 кеше генә исән калды. Бервакыт күкне немец самолетлары каплап алды. Санадым, 72 иде. Берсе 32 бомба ташлады. Яу кырында күпме кеше башын салды. Теләгем шул: Ватанга хыянәт итмәгез, исән–имин булыгыз. Сезгә сугыш ачысын татымыйча, тыныч тормышта хезмәт итәргә язсын, — диде сугыш ветераны һәм булачак солдат кулына иң беренче повестканы да ул тапшырды.
Җитәкчеләр, ветераннар, отставкады хәрбиләр кулыннан повестка алу үзе зур мәгънәгә ия. Егетләргә хәзер алар ышанычын акларга туры киләчәк. Әти–әниләр исеменнән чыгыш ясап, Ринат Фазылов та шундый фикер җиткерде.
Кичәдә “Кем ул патриот?” дигән республика иншалар бәйгесендә җиңү яулаган Йолдыз Хәбибуллинага да бүләк тапшырылды.
Соңыннан Рәмис хәзрәт чыгыш ясады, егетләргә хәерле юл, имин хезмәт теләп, дога кылды. Хәерле сәгатьтә, егетләр. Киләсе язда барыгызны исән–имин каршы алырга насыйп булсын.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз