Бәрәңге нигә уңыш бирми?

2014 елның 25 апреле, җомга
Бәрәңге нигә уңыш бирми?
Соңгы елларда күпләрнең бәрәңге үстерүдән гайрәте чикте. Чөнки мәшәкате, чыгымнары бик нык артты. Узган гасырның сиксәненче елларына кадәр бәрәңгенең корткычлары да, авырулары да юк диярлек иде. Сентябрь ахырына кадәр үсә иде ул, ямь–яшел сабакларын урырга кызганып торалар иде.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалы белгечләре бүгенге шартларда бәрәңге үстерү буенча укулар оештырды. Шунда бәрәңге авырулары һәм корткычлары күрсә-телгән стендка карап шаккатып утырдым. Аларны санау өчен ике кул бармаклары гына җитми.
— Безнең районда бәрәңгенең 60 процентын шәхси хуҗалыклар җитештерә, — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Элек безнең районда “Ракета”, “Северный”, К.Якуб исемендәге хуҗалыклар бик әйбәт уңыш алалар иде. Хәзер, нигездә, “Кырлай”, “Ак барс агрокомплексы” гына бу эш белән ныклап шөгыльләнә. Үстерә белмәгәннәр бәрәңгенең файдасы юк, дип саный. Бүгенге укулар икенче икмәкне үстерүне файдалы итү юлларын өйрәтү максатында үткәрелә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов үзенең чыгышында сортларны дөрес сайлауның аеруча мөһим булуын әйтте. Хәзер алар күп төрле һәм төрле максатларда файдаланыла. Ышанычлы бер–ике сорт белән эшләү әйбәт. Иртә сортларда крахмал аз. Соңрак өлгерә торганнарында күп була.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Биектау районара бүлек җитәкчесе Сәгыйть Сәләхетдинов сортларны яңартуның, чәчү әйләнешенең әһәмияте турында сөйләде. Чит илләрдә сортларны 3–4 ел саен алыштырып торалар. Бездә дә алардан кайтарылган сортлар бишенче елны уңышны кискен киметә, авыруларга, корткычларга каршы торучанлыгы кими.
Безнең шартларда “Нев-ский”, “Розара”, “Зекура”, “Удача” сортлары әйбәт уңыш бирә.
Яровойлаштырып утырту мөһим. Андый бәрәңге 7–8 көнгә алданрак тишелә. Баздан гына чыккан бүлбеләрне салкын җиргә утыртканда алар озак, начар, хәлсез тишелә. Тишелеп беткәч төбен өяргә, җәй буе туфракны йомшак тотарга.
Хуҗалык бакчаларында да чәчү әйләнешен булдырырга мөмкин. Участокны ике өлешкә бүлеп, бер өлешенә бәрәңге утыртырга, бер өлешенә клевер чәчәргә. Ике елдан аларны чиратлаштырырга. Шулай эшләгәндә авырулар, корткычлар зыяны кими.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях биопрепаратларны киңрәк кулланып, экологик чиста бәрәңге үстерү алымнарын аңлатты.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәким-җанов бәрәңге үсү чорын- да иң зур зыян китерүче өч корткычны атады. Болар - колорадо коңгызы, каты корт, вак суалчаннар (нематода). Шәхси хуҗалыклар шикле тоелган утыртасы орлыкларны бүлеккә алып килеп тикшертеп алсалар иде. Анда нинди авыру һәм корткыч белән зарарланганын ачыклыйлар. Соңгы өч елда бәрәңгегә черек авыруы иң зур зыян салды. Әлеге чир бүлбедә дә, тамырда да була. Мондый үсемлек кәегеп утыра, тартып алганда тиз йолкына, тамыр инде өзелгән, каралган була. Андый төпләрне күрүгә йолкып юк итеп барырга.
Шулай ук вирус авырулары күбәйде. Бәрәңгенең яфракларында мозайка рәвешендә төрткеләр барлыкка килә, очы бөтәрләнә.
Шәхси хуҗалыкларда бәрәңгене көз көне дә, язын да кул аша үткәрәләр, шиклеләрен утыртмыйлар. Авыруларсыз, яңартылган сортлар алып утырту авыруларга каршы көрәш чарасының иң нәтиҗәле юлы булып тора. Утыртканда һәм тишелеп чыккач “Ризоплан” дигән препарат белән эшкәртсәң, әйбәт.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов республикада җитештерелгән препаратларны алып кайтып шәхси хуҗалыкларда кулланырга тәкъдим итте. Бу эш Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗановка йөкләнде. Аның белән элемтәгә керергә теләсәгез, телефоны: 3–51–84.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International