Закон таләпләре катгый

2014 елның 25 апреле, җомга
Закон таләпләре катгый
Район прокуратурасы «Идарәче компания» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау өлкәсендә закон таләпләре үтәлешен тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Идарәче компания» ширкәтенә төрле мәсьә-ләләр белән мөрәҗәгать иткән гражданнарның хокукларын бозу очраклары ачыкланды.
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә “Россия Федерациясе гражданнары мөрә-җәгатьләрен карау тәртибе турындагы” Федераль Законда (2.05.2006ел, № 59) каралган срокта җавап бирелми. Моннан тыш мөрәҗәгатьләр тер-кәлми, аларның исәбе алып барылмый, нәтиҗә-дә законның 8нче маддәсе таләбе бозыла.
Компания җитәкчелеге тарафыннан законның 9нчы маддәсе нормалары үтәлми, алар үзләренә килгән мөрәҗәгатьләрне, һичшиксез, вакытында карарга тиеш.
Мондый хәл гражданнарның конституцион хокукларына хилафлык китерә.
Район прокуратурасы “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесенә закон бозуларны бетерү турында тиешле күрсәтмәне бирде һәм ул дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Ринат СИТДЫЙКОВ,
район прокуроры,
юстициянең өлкән киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International