Үзбәкләр бездә кыяр үстерә

2014 елның 25 апреле, җомга
Үзбәкләр бездә кыяр үстерә
Рәхим Джумадурдыев Түбән Атыда кыяр теплицасында эшли. Биредә эшләүче үзбәкләрнең бригадиры ул. Шәхси эшмәкәр Дамир Хәлиуллинның 5 гектар мәйданны биләүче теплицаларында өч ел инде кыяр үстереп, Казан халкын яңа өзелгән кыяр белән тәэмин итәләр.
Биредә эшләүче 60лап үзбәк милләте вәкиле һәммәсе дә Үзбәкстаннан, бер авылдан. Гаи-ләсе, балалары белән яшәүчеләр дә бар. Бирегә иң элек Рәхим килеп эшли башлаган, аннан, авылдашларын, туганнарын чакыртып китергән. Нигә Татарстанга килү-ләре белән кызыксындым. “Монда эшләгән өчен акчаны әйбәт түлиләр”, — ди Рәхим. Уңыштан кергән табышның 25 процентын алалар икән. Бер җыйганда 9-10 тонна кыяр җыялар. Бер сезон кыяр үстергән өчен якынча 250 мең сум чамасы акча алалар.
Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Ядкәр Мөхәммәдиев әйтүенчә, Түбән Атыда эшкә яраклы 200 дән артык кеше бар, шуларның 60лабы читкә китеп эшли. Аларның күбесе Арчада эшләсә, Себергә китүче-ләре дә күп. Ләкин нигә читтән кеше чакырталар да, авыл халкы эшкә читкә китә соң? Авыл кешесе шул хезмәтне башкара алмыймыни? Әллә үзбәкләр кыяр үстерүдә алыштыргысыз остамы? “Авыл кешесе мондый тыгыз шартларга түзеп эшли алмый, — дип җаваплый соравыма каршы Дамир Хәлиуллин. — Аларның гаиләсен карыйсы, үз тормышы бар. Кыяр үстерү өчен тәүлекнең һәр сәгате исәптә. Вакыты җиттеме, сәгатен авыштырмый җыеп алырга кирәк. Беренче елны авылдашлар эшләп караган иде, икенче елда мондый шартларда эшләргә түземлекләре җитмәде”. Үзбәкләр төнлә дә 16шар кеше кизү тора икән (чыннан да, хуҗалыгы булган авыл кешесе тәүлек буе эшли алмый). Чөнки теплицалардагы җылылыкны сакларга, су тамуын, яктылыкны тикшереп торырга кирәк. Осталыкларына килгәндә, монда килеп эшли башлаганчы тәҗрибәләре булмаган. Хәзер үзләре өйрәнеп беткәч, туган авылларында да төзеп куйганнар. Августта туган якларына китеп бераз торып киләләр.
Район җирлегендә яшәүче мигрантлар башлыча авыл йортларына вакытлыча теркәлеп яши. “Бүгенге көндә районда 627 чит ил гражданины яши: вакытлыча ки-лүчеләр 288 (3 айга кадәр) теркәлгән, ә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алганнар — 369 (3 яки 5 елга кадәр), — ди ТР буенча миграция үзәгенең Арча районы бүлеге җи-тәкчесе Ольга Лошакова. – Күбесенчә Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан якларыннан киләләр”. Нигездә, алар безнең якларга акча эшләү нияте белән килә. Тик ят җирдә үзләрен тәртипле тотып, мондагы кануннарга буйсынып яшиләр микән соң? “Алар тарафыннан тәртип бозулар күзәтелми, җирле халык белән дә үзара килешеп, тату яшиләр”, — ди Ольга Владимировна. Түбән Атыдан Фәргать Рәхимов та алар белән авыл халкының тату булуын әйтте. Март аенда Арчада бер мигрантның кыз балага кул күтәрүе турында хәбәр килеп ирешкән иде. Район эчке эшләр бүлегендә андый хәлнең булуын расладылар. Җинаять эше ачылган, эш судта. Соңгы елларда башка җинаять кылулары теркәлмәгән. Ләкин мигрантларның бер авылдагы йортка теркәлеп икенче авылда яшәүләре дә ихтимал. Бу алар тарафыннан тәртип бозу булып санала. Полициядә андый очракларны контрольдә тоталар.
Соңгы елларда читтән килгән гражданнар арасында йогышлы авыртулар, туберкулез белән авыручылар булуы турында шомлы хәбәрләр ишетелгәли. Үзара хөрмәт саклап яшәсәләр дә, җирле халык бигрәк тә шунысыннан курка. “Миграция үзәгендә (Казанда) аларның сәламәтлеген тикшереп кайтаралар, эшкә яраксызларны шунда ук кире җибәрәләр”, — ди Дамир Хәлиуллин (Ольга Лошакова да әйтте бу сүзләрне). Узган ел бер эшчесе авырып киткәч, аңа хастаханәдә шактый кыенлыклар күрергә туры килә, шуңа күрә быел эшләүчеләргә иминиятләү полислары ясаткан. Димәк, берәр хәл була калса, дәвалануда каршылыклар булмаска тиеш. Авыл фельдшеры Надия Йосыпованы да борчый бу мәсьәлә. Кыяр үстерүчеләр арасында үзләренең шәфкать туташы да бар икән. “Безнең белән кыяр үстерә, кирәк чакта ярдәм дә итә”, — ди Рәхим. Ләкин читттән кайтучыларның кечкенә балалары да бар бит, алар авырып китсә, нишләргә?
“Хастаханәдә балаларны бернинди каршылыксыз кабул итәбез, — ди район үзәк хастаханәсенең балалар табибы Алсу Кузнецова. — Районга яшәргә кайткан мигрантлар тиз арада табиб яки фельдшер күзәтүе астына алына. Балаларга яшь буенча прививкаларны да, манту да ясыйбыз. Узган ел туберкулез белән авыручы ачыкланган иде, аны шундук Казанга җибәреп дәвалатып кайтардык. Бүгенге көндә андый куркыныч юк. Ә авыл фельдшерларына килгәндә, алар читтән кайтканнарның балаларын күзәтүгә алырга тырыша, ләкин төрле гаилә бар, күбесе йортка, бала янына да уздырмаска мөмкин”. Килүчеләрнең балалары мәктәпләрдә укый аламы икән соң? Район мәгариф идарәсе белән элемтәгә чыккач, район мәктәпләрендә мигрант балалары да укуын әйттеләр. Әти–әниләре теләк белдерсә, алалар икән.
Үзбәк, таҗиклар тырыш халык. Шуңа күрә аларны кайда гына күрмисең: базарда да алар, Казанда автобус та йөртәләр, аяк киемеңне ә дигәнче төзәтеп бирүче дә алар, төзиләр дә, тагын әллә ниләр эшләргә сәләтле. Инде татар авылларында яшәү-челәрнең дә күпмедер өлешен шул халык вәкилләре тәшкил итә башлады. Беркөн килеп бөтенләй бу якларга күченмәсләрме? Читләр яшәргә, эшләргә безгә килә, безнекеләр күп акча өмет итеп Себергә, Сахалинга һ.б. тарафларга китеп бара. Аңламассың бу дөньяны...
Розалия САФИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International