Тукай рухы кабат яңара

2014 елның 25 апреле, җомга
Тукай рухы кабат яңара
22 апрельдә “Казан арты” тарих–этнография музеенда мәктәпләрнең 8–10 сыйныф укучылары арасында олуг шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Моңлы сазым” дип исемләнгән әдәби–музыкаль кичә узды.
Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкаручылар, укучыларның Г.Тукайга багышлап яки аның иҗатына ияреп язган шигъри әсәрләрен үз эченә алган кичәнең максаты — укучыларда сөекле шагыйребезнең иҗатына мәхәббәт һәм әдәбият белән кызыксыну тәрбияләү. Быел балалар арасында шигырь иҗат итүчеләрнең шактый булуы тамашачылар өчен куанычлы булды. Туган җиребездә Тукай мирасын дәвам итүчеләр үсә икән.
Бу атнада Арча Тукай рухы белән яши. Гомумән, татар дөньясында апрельне Тукай ае дип йөртәләр. “Моңлы сазым” ел саен үткәрелүче кичә булса, инде өченче ел рәттән Яңа Кырлайда Габдулла Тукай укулары уза. Шагыйрьнең иҗади мирасын өйрәнүгә, укучыларда әдәбиятка омтылыш тәрбияләү, сәләтле балаларның үсеше өчен шартлар тудыруга багышланган укуларга быел 52 укучы килгән. Аларның хезмәте шагыйрьнең иҗатындагы балачак темасын, халкыбызның гореф-гадәт-ләренең чагылышын, бүгенге көн сәнгатендә Тукай образы белән бергә укучыларның мәктәп, балачак темасына үзләре иҗат иткән тылсымлы, маҗаралы әкиятләрен, эзләнүләр ярдәмендә табылган материалларга таянып язылган әдәби әсәрләрдәге авыллар тарихын үз эченә алган. Тукай укуларында балалар шагыйрьнең иҗатына бәйле күп яңалык ачса, республиканың ерак районнарыннан килүчеләр Тукай эзе сакланган җирдә кунак булып, мемориаль музей белән танышу бәхетен дә татый. Чувашиянең Шыгырдан авылыннан Гүзәл Яфизовага бабасы Кәлиф Вәлидинең шигырьләрен шагыйрьнең рухы сакланган җирдә яңгырата алуы зур куаныч булса, без шул җирдә яшәвебез белән нинди бәхетле!
Тукай бакча балаларының да дусты. Үзе кызык та, куркыныч та нинди матур эчтәлекле әкиятләр язып калдырган ул аларга! Һәм ничә буын баласын шулар ярдәмендә тәрбияләргә булыша. Шагыйрь туган көнен нәниләр дә искә ала. 22 апрельдә Арчаның 4нче (“Бәләкәч”) балалар бакчасы сабыйлары район балалар китапханәсенә “Бөек Тукай, сине һәрбер бала ярата” дип исемләнгән әдәби кунакханәгә җыелып, электрон презентация аша Тукайның ятимлектә узган балачагы белән танышты. Китапханәче апалары янына үзләре дә күчтәнәчсез килмәгәннәр икән, Тукай әкиятләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсә-түләре, шигырьләрен сөйләүләре зур бүләк булды.
Үзәк китапханә хезмәт-кәрләре ел да шагыйрьнең бәйрәмен төрле чаралар белән каршы ала. 29 апрельдә, зурлар бүлегендә “Туган телем, син йөрәгемә бик якын” дигән кичәдә әдәбият сөючеләр очрашачак.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International