Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Миләребез кипшермәсен
2014 елның 25 апреле, җомга
Миләребез кипшермәсен
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе каршында пенсионерлар өчен Университет эшли башлады. Ул рәсми рәвештә район мәгариф идарәсенең актлар залында ачылды. Өченче буын Университетында белем алырга теләүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева, район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина сәламләде һәм уңышлар теләде.
“Россия пенсионерлар берлеге” җәмәгать оешмасының Арча районы бүлекчәсе рәисе Сания Камалетдинова:
— Россия күләмендәге безнең пенсионерларның җәмәгать оешмасы зур көчкә ия, — дип сөйләде. — Оешма пенсионерларның уй–фикерләре белән яши, аларны актив тормыш белән яшәргә өнди һәм моның өчен шартлар тудыра. Кайберәүләр пенсиягә чыккач, үз кичерешләре белән ялгызлыкта кала, картайдым, кирәгем калмады, дигән авыр уйларга бирелә, иртәсе елаудан башлана. Андыйларга ярдәм кулы сузарга кирәк. Өченче буын Университеты өлкәннәрне тулы тормыш белән яшәргә әзерли. Иң мөһиме — үзара аралашу. Апрель ахырында районда сезнең өчен спартакиада башланачак. Пенсионерлар йөзү, йөгерү, гимнастика, шахмат һ.б. ярышларда катнашачак. Иң көчлеләрне майда Казанда үтәсе спорт ярышлары көтә. Шулай ук “Кешеләргә матурлык бүләк итегез” дигән конкурсны да башлап җибәрәбез. Монысы бакчаларда, ишегалдында чәчәкләр үстерү буенча ярыш.
Өлкәннәребез мәдәният өлкәсендә дә актив. Өченче буын Университетында пенсионерлар компьютер белемен үзләштерәчәк, табиблар чыгышы белән сәламәтлек мәктәбен узачак, сәяхәтләр ярдәмендә туган як тарихын өйрәнәчәк, татар телен белмәүчеләр татар телен үзләштерәчәк.
Компьютер белемен шушында, район мәгариф идарәсенең компьютерлар сыйныфында, туплаячаклар. Идарәнең баш белгече Илшат Фәйзуллин укытачак.
— Кыска гына вакытта компьютерны тулысынча өйрәнеп бетеп булмый, — дип сөйли Илшат Фәйзуллин. — Мин аны университетта 6 ел өйрәндем. Иң мөһиме — компьютердан курку хисен юкка чыгару. Ул каршылыкны үткән һәр өлкән кеше компьютерда эшли ала.
Элеккеге китапханәче, Арча станциясе мәдрәсәсе мөгалли-мәсе Әлфия Рәхимова:
— Пенсиягә чыкканга 20 ел, — дип сөйли. — Хәзер бар нәрсә компьютер белән эшләнә. Заманадан артта калып булмый. Кояшыбызның кайчан байыйсын белгән юк...
— Гомерең буе укы, өйрән, дигән гыйбарә бар, — дип сүзгә кушылды мәдәният дөньясы белән яшәүче Роза Әминова.
— 63 яшь миңа, — ди Людмила Кирина. — Арчаның 2нче балалар бакчасында эшләдем. 42 ел хезмәт стажым бар. Бәлки әле мин тагын кайдадыр эшләрмен. Ә компьютерны белү кирәк. Татар теленә дә өйрәнер идем.
Гомере буе балалар белән эшләгән, хәзер районның мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая Фәтхуллина:
— Диния нәзарәте белән элемтәгә керү өчен гел Интернетны ачарга кирәк. Оныгыма ялынырга туры килә. Кая гына барсаң да, компьютерны беләсеңме, дип сорыйлар. Чынлап торып өйрәнәсе иде.
— Миләребез кипшермәсен өчен килдем, — ди уены-чыны белән элек ательеда эшләгән Тамара Федорова.
Ә ми дигәнең, медиклар әйтмешли, гел хәрәкәтне ярата.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз