Һәркем үзенчә тырыша

2014 елның 25 апреле, җомга
Һәркем үзенчә тырыша
Хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре узган көз соңрак чәчелгән басуларда уҗымнар әйбәтрәк кышлап чыкты, диләр. Арча сорт сынау участогында 11 сентябрьдә чәчкән булганнар, уҗымнар — сокланырлык!
Барын да алдан күреп бетереп булмый, авыл хуҗалыгында бигрәк тә. Кайсы елны иртә чәчеп уңасың. Табигатьтә күп нәрсә хәзер ата–бабалар заманындагыдан үзгәрәк. Гомумән алганда, уҗымнарның торышы начар түгел. Күп хуҗалыклар бу көннәрдә уҗым һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру белән мәшгульләр. Яңгыр да вакытлы булды, бездә дымның артыгы юк.
—Күпьеллык үләннәргә гектарга 2 цент-нер исәбеннән чәчкечләр белән аммиак селитрасы кертәбез, — ди “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. — Анда дүрт агрегат эшли. Фәрит Гайнетдинов “МТЗ–80” тракторы белән 150 гектарга ашлама кертте инде.
Бу хуҗалык районда иң күп ашлама туплады. Уҗымнарга да өстәмә сыйны чәчкечләр белән кертәчәкләр.
Рөстәм Хәмзин 250 гектарда зәп җир-ләре тырмалаган.
— Шушы көннәрдә зур җитештерүчәнлекле “Макдон” ургычы алып кайтабыз, — ди җитәкче.
“Ак барс агрокомплексы” ширкәтендә өч тараткыч агрегат кындырак басуларына ашлама сибә, күпьеллык үлән җирләрен тырмалыйлар. Тракторчылар Альберт Авзалов, Ленар Гарипов нормаларын күпкә арттырып үтиләр.
“Ватан” ширкәтендә Рифат Гыйльманов “Туман” агрегаты белән 420 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырды. “Северный” хуҗалыгында Ленар Миннебаев дүртенче ел рәттән “Роса” агрегаты белән эшли. Быел да ул күпьеллык үлән басуларына, уҗымнарга ашлама сибә.
“Арча” ширкәтендә быел эшләр элекке еллардан күпкә әйбәтрәк оештырылды. Иң башта хезмәт хакы түләүнең җайга салынуын әйтергә кирәк. Соңгы вакытта зарланып шалтыратучылар юк, ниһаять, колбаса, сыр, майонез кебек тагылмалардан котылдылар. Акчасын бирсәң, кеше кирәк әйберен үзе алачак. Әле менә март аена исәп–хисап ясарга әзерләнәләр.
— Кызыксындыру чаралары эшләдек, — ди ширкәт җитәкчесе Илшат Әшрәфҗанов. — Нормаларын арттырып үтәүче механизаторларга талоннар биреп барабыз, ахырдан шул талоннарга карап премия акчасы бирәбез. Ел тәмамланганда шулай ук 50 килограммлы бозаулар бирү каралган. Чәчүдә нормасын үтәгән көн өчен механизаторлар 50шәр килограмм бушлай ашлык алачак.
Быел тракторларга, комбайннарга, ерактан эзләмичә, ышанычлы кешеләрне утыртырга җыеналар. Авылларда да бар әле андыйлар. Ширкәтнең “Игенче” бүлекчәсендә Данил Зиннәтуллин “ДТ–75” тракторы белән күпьеллык үлән тырмалый. 1980 елдан бирле тракторда ул. Бу тракторга утырганына — 14 ел. Кышын бульдозерга әверелдерә, ферма тирәсендә эш җитәрлек аңа.
Рәис Габделкадыйров “МТЗ–1221” тракторы белән зәп җирләре тырмалый. Әйбәт эшли, тырыша.
Илһам Әшрәфҗанов “Роса” агрегаты белән уҗымнар тукландыра. Агрегатка навигатор куелган, компьютер ашламаның күпме, ничек кертелгәнен яздырып бара. Агрегатка бензин белән эшли торган двигатель куйганнар, ашлама төягечне уңайлы итеп үзгәрткәннәр.
“Арча” ширкәтендә уҗым һәм күпьеллык үләннәрнең соңгы гектарларын тукландыралар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International